Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2019 елны Халыкара урындагы халыклар телләре елы дип игълан итте.

Максаты – урындагы халыкларның телләренә ярдәм итү, хуплау һәм активлаштыру. Бу башлангычны оешмада торучы барлык әгъза-дәүләтләр, шул исәптән Россия Федерациясе, хуплады. ЮНЕСКО, Берләшкән Милләтләр Оешмасының әйдәүче агентлыгы буларак, халыкара урындагы халыклар телләре елына старт бирәчәк рәсми чара оештыра. Ул 28 гыйнварда ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында үтәчәк.

https://kiziltan.ru/
Фото: «Культура Башкортостана» сайтыннан.

Комментарий язарга