Логотип «Мәйдан» журналы

2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак

2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак.Бу хакта HeadHunter Россия компаниясенең "Хезмәт хакы буенча мәгълүматлар банкы" проекты җитәкчесе Наталья Данина җиткерде, дип яза РИА Новости.Монна...

2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак.



Бу хакта HeadHunter Россия компаниясенең "Хезмәт хакы буенча мәгълүматлар банкы" проекты җитәкчесе Наталья Данина җиткерде, дип яза РИА Новости.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә, курьерларга, ваклап сату буенча сатучы-консультантларга, шулай ук b2b өлкәсендә сату менеджерларына ихтыяҗ зур.
Кадрлар дефициты шартларында эш бирүчеләргә эш эзләүчеләргә хезмәт шартларын тагын да яхшыртырга яки югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәргә туры киләчәк, дип белдерә эксперт.
Шулай ук башкалада да, төбәкләрдә дә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә консалтинг, мәгълүматлар базаларын администрацияләү, девелопмент һәм сату хезмәткәрләренә дә яхшы түлиләр.
Эксперт, тулаем алганда, 2018 елда Россиядә барлык эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүдә тотрыклы үсеше сизелә, дигән нәтиҗә ясаган.

Фото: https://pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/13/178739/

Комментарийлар