Логотип «Мәйдан» журналы

2019 елда бәйрәм яллары күпмегә сузылыр?

РФ Хезмәт министрлыгы ял көннәрен күчерү турындагы хакимият карары проектын әзерләде, дип яза «Российская газета».Яңа ел каникулларыннан 5 гыйнвар - шимбә көн 2 майга - пәнҗешәмбегә, ә 6 гыйнвар, якшә...

РФ Хезмәт министрлыгы ял көннәрен күчерү турындагы хакимият карары проектын әзерләде, дип яза «Российская газета».
Яңа ел каникулларыннан 5 гыйнвар - шимбә көн 2 майга - пәнҗешәмбегә, ә 6 гыйнвар, якшәмбе, 3 майга - җомгага, күчерелә. 23 февраль шимбәгә туры килү сәбәпле, ул 10 май, җомга көнгә, күчә.
Шулай итеп, Яңа ел каникуллары 2018 елның 30 декабреннән башлана һәм ун көн - 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Киләсе елда Ватанны саклаучылар көненә озын яллар каралмаган, 23 һәм 24 февраль - шимбә, якшәмбе көннәрендә ял итәчәкбез. Ә менә Халыкара хатын-кызлар көне җомгага туры килә һәм шунлыктан өч көнгә сузыла.
2019 елда май каникуллары моңарчы булмаганча озак дәвам итәчәк. Беренче май бәйрәме уңаеннан 1 майдан 5 майга кадәр - 5 көн ял итәчәкбез. Җиңү көнендә 9 майдан 12 майга кадәр - 4 көн ял булачак.
Россия бәйсезлеге көнендә киләсе елда бер генә көн ял көтелә - 12 июнь сишәмбе көн. Ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә өч көнлек яллар булачак - 2-4 ноябрьләрдә.
Татарстанлыларны өстәмә яллар да көтә. ТР Хезмәт министрлыгы әлегә 2019 елга календарь әзерләмәде. Шулай да инде билгеле булганча, анда 30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь - ТР Конституциясе көне, Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәме (вакыты әлегә төгәл билгеле түгел, якынча фаразлар буенча, 5 июнь һәм 12 август) кертеләчәк.
49c1c7ff67f3a7f0d187e90a79488c91-1
Чыганак: https://vestikamaza.ru

 

Комментарийлар