Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булачак шәһәр ачыкланды

Казаннан соң 2015 елга төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланган Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә ТӨРЕКСОЙ даими шурасының 33нче утырышы узды. Җыенда Төркия, Әзербәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төр...

Казаннан соң 2015 елга төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланган Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә ТӨРЕКСОЙ даими шурасының 33нче утырышы узды. Җыенда Төркия, Әзербәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан һәм Гагаузия (Молдова составында) катнашты, дип хәбәр итә әлеге чараны оештыручылар.
ТӨРЕКСОЙның генераль сәркатибе Дүсән Касәинов утырышта билгеләп үткәнчә, 2015 елда төрки дөньяда берничә мөһим вакыйга булды.
Беренчедән, ТӨРЕКСОЙның Яшьләр камера хоры булдырылды. Әлеге хорны оештыру турындагы карар да 2014 елда Казанда кабул ителгән иде. Хорга биш республикадан (Татарстан, Төркия, Әзербәйҗан, Казакъстан һәм Кыргызстаннан) 32 җырчы кергән. Хор быел Германиядә үткәрелгән Икенче Европа хор ярышларында өч алтын медаль яулап алды.
Икенчедән, 2015 елда ТӨРЕКСОЙ традицион музыка фестивален оештырды. Әлеге фестиваль Себер халыкларының музыка уен кораллары һәм тува, алтай, хакас, якут халыкларының тамак төбе белән җырлау ысуллары белән танышырга мөмкинлек бирде. Концертларның берсе хакас чәчәне Семён Кадышевка багышланды. Сүз уңаеннан, ТӨРЕКСОЙ илләрендә 2015 ел нәкъ менә аның исеме астында уза.
Өченчедән, 2015 елда ТӨРЕКСОЙ төрки дөнья музыка академияләре һәм консерваторияләре ректорларының беренче очрашуын үткәрде.
Моннан кала, 2015 ел төрки илләрдә Һалдун Танер исеме астында да үтә. Һалдун Танер – төрек драматургы, быел аның тууына 100 ел тула. Драматургның берничә пьесасы һәм хикәясе казакъ һәм әзербәйҗан телләренә тәрҗемә ителгән.
Узып барган ел юбилейларга да бай. Төрле илләрдә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 190, уйгыр язучысы Зия Самәдинең 100, казакъ акыны Сөенбай Аронулының 200, казакъ шагыйре Сакән Сәйфуллинның 120, кыргыз шагыйре Алыкул Осмоновның 100, әзербәйҗан язучысы Ильяс Әфәндиевнең тууына 100 ел тулуга багышланган төрле чаралар оештырылды. Фәнни симпозиумнар, концертлар уздырылды, басмалар нәшер ителде.
ТӨРЕКСОЙ даими шурасының 33нче утырышында 2016 елга төрки дөньяның мәдәни башкаласы булып Әзербәйҗандагы Шәке шәһәре сайланды. Шура әгъзаларының бөтенесе дә нәкъ менә әлеге кала өчен тавыш бирде.
Шулай ук, 2016 ел төрки илләрдә шагыйрь Йосыф Баласагуни исеме белән узачак. Киләсе 2016 елда аның тууына 1000 ел тула.
2016 елда ТӨРЕКСОЙ эшчәнлеге программасына Габдулла Тукай, Солтан Габәши, Нәҗип Җиһанов, Габдулла Кариев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, София Гобәйдуллиналарның юбилейларына багышланган чаралар да кертелде.
Шунысы да мөһим: быел 18нче тапкыр оештырылган ТӨРЕКСОЙ рәссамнары пленэры нәтиҗәләре буенча Ел премиясе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган рәссамы Григорий Әйдиновка бирелде.
Искәртеп үтәбез: Төрки дөньяның мәдәни башкаласы – ТӨРЕКСОЙның яңа инициативасы. 2012 елда мәдәни башкала исеме Астанага (Казакъстан) бирелгән иде, 2013тә – Искешәһәргә (Төркия), 2014тә – Казанга, 2015 елда - Марыга.
Белешмә өчен. ТӨРЕКСОЙ – төрки илләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшлеген ныгытыр өчен булдырылган халыкара оешма. 1993 елның 12 июлендә Алматыда Әзербәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстанның мәдәният министрлары уртак килешүгә кул куйды. ТӨРЕКСОЙ турындагы килешүгә соңрак күзәтүче әгъзалар буларак Россия төбәкләре дә кушылды. Алар: Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тыва, Саха-Якутия һәм Хакасия республикалары. Молдова составындагы Гагаузия дә ТӨРЕКСОЙда күзәтүче булып тора. Хәзерге вакытта оешмага әгъза булган 6 ил һәм күзәтүче дәрәҗәсендәге 8 төбәк керә.
 
Татар-информ ИА

Комментарийлар