Логотип «Мәйдан» журналы

2013 ел. Тукай һәйкәле янында

Апрель. Тукай туган көн,Ява карлы яңгыры.Шагыйрьләрнең шигырьләреТоман аша яңгырый.Күшеккәннәр кояш көтә,Көтә һәйкәл, көтә ил.Тукайга гөлләр китердек,Әрсезләнеп исә җил.Һәйкәл янына ышыкка,Тыгызлана к...

Апрель. Тукай туган көн,
Ява карлы яңгыры.
Шагыйрьләрнең шигырьләре
Томан аша яңгырый.
Күшеккәннәр кояш көтә,
Көтә һәйкәл, көтә ил.
Тукайга гөлләр китердек,
Әрсезләнеп исә җил.

tukaj


Һәйкәл янына ышыкка,
Тыгызлана килгәннәр.
«Кояш барыбер чыгачак,
Без түзәрбез!» – дигәннәр.
Тукай янында җылырак,
Ул тора аягүрә.
Ул биектә, кояшның да
Чыгуын алдан күрә.
 
Тукайга гөлләр китердек,
Гөлләр таралып ята.
Кешеләр килә торалар,
Чәчәкләр һаман арта.
 
Өметлеләр килгән монда.
Кар-яңгырга коенып,
«Туган тел» җырлый сабыйлар,
Таш һәйкәлгә сыенып.
 
Фото: интернеттан

Комментарийлар