Логотип «Мәйдан» журналы

2-16 июньдә кемнәргә бәхет елмаячак?

Астрологлар йолдызнамәнең дүрт билгесен бу көннәрдә зур шатлык-сөенечләр, үзгәрешләр көтүен билгели.Чаян, Игезәкләр, Балык, Кыз билгесендә туганнар яңа тормышка әзер булсын. Үзгәрешләр төрле өлкәләрдә...

Астрологлар йолдызнамәнең дүрт билгесен бу көннәрдә зур шатлык-сөенечләр, үзгәрешләр көтүен билгели.
ruki-k-nebu
Чаян, Игезәкләр, Балык, Кыз билгесендә туганнар яңа тормышка әзер булсын. Үзгәрешләр төрле өлкәләрдә булырга мөмкин – финанслар, эш, мөнәсәбәтләр, торак шартлары. Иң мөһиме – үзгәрешләрне кабул итә белү. Ышаныгыз, алар яхшыга гына!
Яңа мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Язмыш сезгә билгеләр күрсәтәчәк, күрми калмагыз. Яңа танышулар яисә күптән тормышыгыздан югалган кешенең яңадан килеп чыгуы юкка түгел. Ә кемдер, киресенчә, тормышыгыздан югалырга мөмкин. Кайгырмагыз, димәк, шулай кирәк. Ул урынга яңа кеше киләчәк!
Эчке тавышыгызны ишетә белегез. Йөрәк кушканча эшләсәгез, отылмассыз.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/2-16-iyund-kemn-rg-b-het-elmayachak-302153/

Комментарийлар