Логотип «Мәйдан» журналы

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә....

Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 
Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.
Муса Җәлил дигәндә без батырлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылык, кебек сүзләр кулланабыз.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес.
Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта. ”Моабит дәфтәрләре” дип йөртелә алар. Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә ничек кенә булмасын, мескенләнү дә, төшенкелеккә бирелү дә, язмышка кул селтәү дә юк. Аларда җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт хисләре чагыла.
 
Катыйльгә
 
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
 
Меңен түгел, бары йөзен генә
Юк итәлдем синең сыңарның,
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп,гафу сорармын.
 
Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә батыр, Туган илләрен нык яратучы, Ватанга тугырыклы кешеләр иде. Бу исемнәрне беркайчан да онытмыйк:
 
Гайнан Кормаш
 
Фоат Сәйфелмөлеков
 
Абдулла Алиш
 
Фоат Булатов
 
Муса Җәлил
 
Гариф Шабаев
 
Әхмәт Симай
 
Абдулла Баттал
 
Зиннәт Хәсәнов
 
Әхәт Атнашев
 
Галләнур Бохараев
 

Комментарийлар