Логотип «Мәйдан» журналы

14 февраль - гашыйклар көне

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әл...

serdceМәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш ватканнар, әмма әлегә хәтле берәү дә мәхәббәтнең төгәл формуласын яки кагыйдәсен уйлап тапмаган. Татар язучысы Әмирхан Еники әйтүенчә: "Мәхәббәт – ул йөрәк эше. Бернинди исәп-хисап мәҗбүр итү, көчләү, ялыну-ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа”. Шуңа күрә, әгәр мәхәббәтнең асылына төшенергә теләсәң, акыллы һәм тәҗрибәле кешеләрнең язмаларын укырга кирәк. Аларның фикерләре белән танышкач, кайберсе белән килешәсең, я бәхәскә керәсең, я мәхәббәтнең уйдырма булуына инанасың.


Ә мәхәббәт турында канатлы сүзләр бик күп, мәсәлән, Нури Арслан:


"Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар.
Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.
Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,
мәхәббәтне гаеп итмиләр", – дип ышандыра.


"Мәхәббәт дигәннәре шундый четерекле нәрсә инде ул. Ашыксаң – ялгышасың, сабыр итсәң – соңга каласың”, - дип уйлый Ләбибә Ихсанова. Ә менә Хәй Вахит: ”Чын мәхәббәт бер генә тапкыр, бер генә кешегә була”, - дип кырт кисә. Ә. Еники беренче мәхәббәтне бөтенләй санга сукмый кебек, ул: ”Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул күп вакытта беренче исерү генә булып чыга. Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач килә... Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул – акыл эше дә. Яратканда, кешене кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын да, ниһаять, эшен, кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә, әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була ала. Димәк, ярату хисе дә - кешенең үз ихтыярында: теләсә - ярата ала, теләмәсә - юк”, - дип уйлый.


Бүген - 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез. Бүген генә түгел, гомумән, елның һәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен, сез дә аны үзегезнең мәхәббәтегез, җылы карашыгыз, ихтирамыгыз белән бәхетле итегез.



Фото: https://vk.com/

https://belem.ru/

Комментарийлар