Логотип «Мәйдан» журналы

Җир йөзенә иңсен тынычлык...

( 2017 елга фатиха)Металл Әтәч булып, дөньяныДер селкеттем мин кырык биштә.Масаймыйча түзеп кара син,Бөек җиңүләргә иреш тә... Ике мең биш килде җиһангаАлтын Әтәч елы аталып.Алтмыш еллык җиңү таң...

( 2017 елга фатиха)
Металл Әтәч булып, дөньяны
Дер селкеттем мин кырык биштә.
Масаймыйча түзеп кара син,
Бөек җиңүләргә иреш тә...
 
Ике мең биш килде җиһанга
Алтын Әтәч елы аталып.
Алтмыш еллык җиңү таңында
Җиңү даны белән макталып.
 
Ки-кри-күк дип хөр аваз салдым,
Ишетсен дип мине бар дөнья.
Хөр ватаны булганда гына
Кеше үзен ирекле тоя...
 
Ике мең унҗиде әләмен
Кызыл Әтәч булып күтәрәм.
Ел башыннан эшкә керешик,
Бер минут та булмасын әрәм!
 
Мәхәббәт елы дип фаразлап
Үз гаиләсен корса буйдаклар,
Демографик план үтәлеп
Ил башының өметен аклар...
 
Гайрәтен чәчми калмас Әтәч,
Ут өстергәннең утын тыеп.
Җир өстенә җилпер канатын
Тынычлык дип атар җим коеп...
 
Садакларга уклар тутырып
Тартылмасын җәя кереше.
Изге нияз-нияттә булып,
Яңа елга керсен һәр кеше!..

Комментарийлар