Логотип «Мәйдан» журналы

11 октябрьдә Интернет эшләмәсә, аптырамагыз!

«РИА Новости» хәбәр итүенчә, 11 октябрьдә Интернеттан файдаланучы миллионнарча кеше челтәргә кергәндә кыенлыкларга очравы мөмкин.  Булачак проблема турында доменлы исемнәр һәм IP-адреслар белән и...

«РИА Новости» хәбәр итүенчә, 11 октябрьдә Интернеттан файдаланучы миллионнарча кеше челтәргә кергәндә кыенлыкларга очравы мөмкин.
 
Булачак проблема турында доменлы исемнәр һәм IP-адреслар белән идарә итү корпорациясе (ICANN) искәрткән.
Бу көнне тарихта беренче тапкыр доменлы исемнәрне саклау системасының криптографик ачкычлары алыштырылачак. Ачкычлар яңартылганнан соң, кайбер интернетчылар 48 сәгать дәвамында аерым ресурсларны ача алмаячак. Система "server failure", яки SERVFAIL хатасын күрсәтергә мөмкин.
Криптографик ачкычлар 2010 елда барлыкка килгән. Алар DNSSEC киңәйтү системасында кулланыла, интернет-адреслауның хәвефсезлеге һәм бербөтенлеге өчен җавап бирә. Ачкычлар һәр биш ел саен алыштырылырга тиеш. Ләкин провайдерлар әзер булмау сәбәпле, 2015 елда кичектерелгән булган.
Фото: ("РИА Новости" сайтыннан)
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар