Логотип «Мәйдан» журналы

100 яшьлек бабай үзенең "Мазда" автомобиле белән "Мерседес"ны бәргән

"Мазда" автомобилен йөртүче 100 яшьлек бабай Ригада "Мерседес" машинасын бәргән, дип хәбәр итә «Известия».Әлеге гадәттән тыш хәл 12 май көнне Пардаугава районында килеп чыккан. "Мазда" машинасы руле а...

"Мазда" автомобилен йөртүче 100 яшьлек бабай Ригада "Мерседес" машинасын бәргән, дип хәбәр итә «Известия».
Әлеге гадәттән тыш хәл 12 май көнне Пардаугава районында килеп чыккан. "Мазда" машинасы руле артында утыручы кеше, артка чигенгәндә, туктап торучы "Мерседес" машинасына килеп бәрелгән.
Бәрелгәннән соң, ир-ат туктап тормаган, хәрәкәтен дәвам иткән.
Гаеплене тоткарлаганнар. Документларны тикшерү барышында машина йөртүчегә 100 яшь икәнлеге ачыкланган.
 

Комментарийлар