Логотип «Мәйдан» журналы

1 октябрьдә Өлкәннәр көне

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.Кадерле өлкәннәребез!Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы ө...

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.

Кадерле өлкәннәребез!


olkenner-kone


Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!


Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
 
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
den-pozhilyx

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләребез!


Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
***
Картаям дип һич тә кайгырмагыз,
Өлкәннәрдә – акыл-сабырлык.
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

Комментарийлар