Логотип «Мәйдан» журналы

1 июньнән 17 июльгә кадәр пилотсыз җайланмаларны очырту тыела

Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 уздыру вакытында һава суднолары, пилотсыз очу җайланмалары – квадрокоптер, дрон, аэростат – очышы тыела.Дрон кебек пилотсыз очу җайланмалары өчен тыелган зона...

Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 уздыру вакытында һава суднолары, пилотсыз очу җайланмалары – квадрокоптер, дрон, аэростат – очышы тыела.
Дрон кебек пилотсыз очу җайланмалары өчен тыелган зона “Казан Арена” стадионыннан 10 км радиуста 3050 метр биеклеккә кадәр билгеләнгән.
Радиоэлемтә һәм икенчел радиолокация җайланмалары булмаган гражданлык һава суднолары, шул исәптән пилотсыз җайланмалар өчен дә чикләүләр кертелә. Алар өчен тыелган зона “Казан Арена” стадионыннан 110 км радиуста 8100 метр биеклеккә кадәр билгеләнә.
Әлеге очракларда күрсәтелмәгән һава суднолары очышы Россия Федерациясендә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 уздыру вакытында куркынычсызлык тәэмин итү буенча төбәк ведомствоара оператив штабы рөхсәте белән башкарыла.
Чикләүләр 1 июньнән 17 июльгә кадәр тәүлек буена кертелә, дип хәбәр итә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар