Логотип «Мәйдан» журналы

«Сыналу»

Хикәя.

1981 нче елның ноябрь урталары... Кояш кичке офыкка таба авышканда, Күмертау авиация берләшмәсенең биш катлы тулай торагы баскычына җыелган карлы-бозлы суларны дагалы ботинкалары белән чәчрәтә-чәчрәтә, ишегалды мәйданчыгына озын буйлы матрос күтәрелде. Зәңгәр төскә буялган ишек янында чыланган киң чалбар балакларын, юеш ботинкаларын какты, тимер дагалары белән таш плитәләргә шак-шок бәреп алды, җиңел генә ачылырга теләмәгән тимер ишекне гайрәтле генә каерып җибәрде дә эчкә кереп тә китте. Вахтёр апа, керүченең буй-сынын, төс-кыяфәтен күздән кичерде, кемгәдер охшатса да, ияләнгән гадәте буенча, таләпчән генә сорап куйды:
– Син кем, кемгә килдең?
– Рәкыйп минем исемем, Әбделмәнов...
«Ә, бу егет 26 нчы бүлмәдәге Әбделмәновка охшаган шул... Аның энекәше була инде, алайса», – дип уйлады:
– Абыең әле эштәдер, көндезен күренмәде. Бүлмә ачкычлары әнә эленеп тора.
– Кайчанрак кайтырлар икән?
– Сәгать бишләрдән дә калмыйлар иде, гадәттә. Өерләре белән кайтып керерләр озакламый! Әнә, диванда утырып тор...
Тынчу бүлмәдә каласы килмәде Рәкыйпнең... Аның бит әле бу апа белмәгән сере бар!.. Бу тулай торакта аның күңелен өч ел буе үзенә тартып торган Гөлчирәсе яши! Ул да әлегә эштәдер. «Гел беренче сменада гына эшлим», – дип яза иде Гөлчирә ул зарыгып көтеп алган хатларында.
Урамга чыкты. Көзнең тыйнак җиле, гомер соңында да җилбәзәк калган яфракларны тагын бер кат ымсындырып, гайрәтләнеп өерелде дә картларча тынып калды. Көз чаларган, яфраклар саргайган, табигать картайган булып тоелса да, язын яшеллек бетмәс-төкәнмәс дәрт белән янәдән туачак, бар дөньяны ямьгә күмәчәк...
Нәкъ менә шундый көздә озатканнар иде аны ерак диңгез буйларына. Повестка алгач, алдагы ялда озатырга килергә чакырып, хат җибәргән иде ул Гөлчирәгә. Тик вакытыннан алда, кисәк кенә алып киттеләр шул. Хушлашырга да өлгерә алмый калды... Чибәр кыз шул – артыннан йөрүчеләр дә булгандыр. Әмма көймәләре тиз комга терәлгән, күрәсең, «коры җир» солдатларының... Гөлчирә аның белән генә хат алышты. Куенында, йөрәк турында сакланган, кырыйлары чәчкә сурәтләре белән бизәлгән, шакмаклы дәфтәр битләрендәге Гөлчирәнең бик тә таныш-якын почеркына төрелгән ихлас хисләре җаны өшегән вакытларда җылытты, юатты, шатландырды, чарасызлыктан тәмам гаҗиз булганда, киләчәккә өметләндерде...

***


Кумертау Авиация заводы тулай торагының ишек каршында басып торган Рәкыйп каешына түгәрәк компас беркетелгән, ул чакларда модага кергән кул сәгатенә күз төшерде – вакыт инде өч тулып, дүртенче киткән икән! Икенче сменага эшкә баручы яшьләр ишектән чыга башлады. «Полёт» ашханәсе каршындагы автобус тукталышына узганда, болдырда таптанган матросны күреп алалар да егетләр баш кагалар, я дустанә кул да биреп күрешеп китәләр, кызлар исә кызыксынган карашлары белән күзләп узалар, үзара пышылдашып, артка борылып карый-карый, чырык-чырык көлешәләр...
Вахтёр апа, кабат килеп кергән моряктан Гөлчирәнең фамилиясен ишеткәч һәм кызлар бүлмәсенә керергә теләвен белгәч, бераз аптырап калса да рөхсәт итте, документ та сорап интектермәде...
Бүлмә ишеген шакуга, эчтән «заходите» дигән кызлар тавышы ишетелде. Ишектән үткәч тә, каршыда өч ишекле шифоньер һәм дүрт карават торган иркен бүлмәдә Гөлчирә юк иде. Бүлмәдә ике кыз – ишек каршындагы суыткыч янына баскан таза гәүдәле, кыска сары чәчле марҗа кызы Оля бүлмәгә башка егет керәсен көтә иде бугай, ишектә Рәкыйп пәйда булгач, бик мөлаем-кунакчыл җәелгән чырае үзгәреп, кулына сөлге тотып, бүлмәдән чыгып китте... Иң түрдәге караватта какча гәүдәле, зурайтып буялган күзләрен челт-челт йомып, юкка-барга чыркылдап көлеп утыручы кыз Ләлә (таныштыруы буенча – Ляля), көзгегә карап, бизәнеп утыруыннан аерылмый гына:
– Гөлчирә әлегә кайтып җитмәде. Эштән соң апаларына сугылгандыр... Ул иң бай безнең – өч апасы бар шушы бәләкәй генә шәһәрдә! – дип, күзләрен зур ачарга тырышып, елмаеп алгач, каршы тәрәзә янындагы койкага төртеп күрсәтте: – Әнә шунда, караватында утырып тор инде, алайса, озакламый үзе дә кайтып керер, бик тиз йөри ул, спортсменка!
Рәкыйп түргә үтүгә, Гөлчирәнең караваты стенасында эленеп торган, үзенең формадан төшкән фоторәсемен күрде: «Кара инде! Ничек кадерләп-бизәп, аның фоторәсемен рамка эченә куйган бит әле!» – дигән уй үтте егет күңеленнән… Кызның аны сагынып көтүенә тагын бер инанды ул! Чәчәкләр белән чигелгән ап-ак мендәрле урыны кырыена чүгеп, бүлмәне караштырып утырды...
Ишек ачылып, анда Гөлчирә күренде. Ашкынып килеп керсә дә, Рәкыйпне күрүгә, кинәт уңайсызланып-оялып, салкын һавадан алсуланган йөзен яшереп, аска ка-рады. Үрелеп, башындагы береткасын рәтләгән булды, соңында аны салып куюга, бераз юешләнгән бөдрә чәчләре дулкын-дулкын булып иңенә таралдылар.
Рәкыйп тә югалып калды... Күзләрен шар итеп, тагын ни булыр дип күзәтеп утырган Ләлә, хәлне аңлап, кыен булса да кызыксынуын җиңде, ниндидер сылтау табып, бүлмәдән юк булды.
Рәкыйп, әле һаман карашын күтәрмәгән Гөлчирәсе янына килеп, төшләренә кереп аптыраткан йомшак-нәфис чәчләре биләгән иңнәреннән кочып алды. Кызның ут кабынырдай булып кызган йөзенә чигәсен тидереп алуга, егет үзендә дә яну-калтырану тойды... Көзге яңгыр тамчылары ялтыраган маңгаеннан үбеп алды да дулкынланган тавыш белән:
– Исәнме, Гөлчирә... – дип кенә әйтә алды.
Кыз бераз тынычланган кебек. Тавышы бик табигый:
– Ә мин кайтышлый Минзыя апаларга кергән идем әле... Анда озак булмадым, бик кыстасалар да, чәй дә эчеп тормадым. Күңелем монда ашыкты... Кайтып, үзебезнең этажга күтәрелгәч, технолог Таня: «Сезнең бүлмәгә бер озын буйлы симпатичный моряк кереп китте», – дип әйтүгә, синең кайтканыңны белдем инде. Ноябрьдә кайтасыңны көтеп йөрсәм дә, сине күргәч, әллә нишләп киттем шул менә... Бизәнмәгән дә... Мин буйга үстем бит... Синнән дә озын булсам нишләрмен дип кайгыра идем, син озын икәнсең...
– И, тапкансың инде ни өчен кайгырырга, буйдамыни эш?.. Син миңа ничек тә кадерле бит!
Икесе бергә елмаеп куйдылар. Кыз, ниһаять, башын күтәрде. Озын-кара керфекләре бизәгән зәңгәрсу күзләрен тутырып, егеткә карады:
– Кая, чәй әзерлим әле. Ачыккансыңдыр бит көне буена...
Кыз буй-сынына бик ятышлы яшел төстәге көзге пальтосын салып, чөйгә элеп куйды. Шундый ук төстәге кофтадан, матрослар теле белән әйткәндә, «расклешённый» юбкадан калып, тиз-тиз өстәл хәстәрли башлады...
...Бу кадерле мизгелләрне күпме көткән, сөйгәненә әйтеләсе барлык матур сүзләрне оныткан, чын күңелдән бары тик: «Син миңа ничек тә кадерле», – дип әйтә алган сүзләрен, озак та үтми, егетнең яшь гомерендәге иң аянычлы вакытта җаны-тәне белән аңарга бирелгән Гөлчирәсе чын йөрәктән кабатлаячак иде...
 

 

***


Сагынылган туган авылында, туганнары, дус-ишләре белән берничә көн ял иткәннән соң, Кумертауга килде, заводка, очу аппаратлары сынау цехына эшкә урнашты. Сынаучының хезмәте – вертолётларда кулланылачак бихисап торбалар эченә һава җибәреп, су эчендә герметиклыгын тикшерү иде...
Гөлчирә белән гел бергә булдылар. Заводта да, аның эшләгән цехына барып, ап-ак халат кигән, йөзләгән хатын-кыз арасында, чибәр фотосы белән мактау тактасын бизәп торган алдынгы электромонтажчы-схемачы кызны оялтып, эшеннән бүлдереп йөрсә дә, кыз эченнән генә моңа риза булып, тыштан: «Бар инде, бар, эш урыныңа кит», – дип, җиңелчә генә битәрләп куып җибәргәнгә, күңеле күтәрелә, үз цехына йөгерә иде... Кичләрен урамда йөрделәр, якындагы техникум спорт залына волейбол уйнарга бардылар. Яңа ел бәйрәме көннәрендә тулай торак залындагы чыршы тирәли биеделәр, Рәкыйп әле гармунда уйнады, Яңа ел призын – Мәскәү Олимпиадасы символы булган сувенир аю отты да, аны Гөлчирәгә бүләк итте. Аларның бик күңелле йөрүләре кемнәрнедер көнләштерерлек тә булгандыр... Каты карашлардан Ходай сакласын, берүк, күз тимәсен инде бу гашыйк җаннарның эчкерсез мәхәббәтенә...
Яз айлары якынлашты.
Чираттагы ял көннәрендә авылга кайтты, кичке аш вакытында ул заманда телдән төшмәгән КамАЗ төзелеше турында сүз чыкты. Үткән җәй, Рәкыйп әле хәрби хезмәттә чагында, кунакка әнисенең сугышта һәлак булган иң зур абыйсы Әхәтнең улы Ядкәр абый кайткан булган. Татарстанда, КамАЗ заводларының берсендә югары урында эшләүче, ятим үскән, тормышның әчесен-төчесен күп татыган кеше. Ул институтта укыганда, Рәкыйпнең әнисе аңа бербөтен каз биреп җибәрүе, ачлы-туклы студентка бу үзе бер бәйрәм булуын сөйләп, Гайшә апайдан күргән игелеккә бик рәхмәтле калуын әйткән һәм, аңа ярдәм йөзеннән, улларын КамАЗ төзелешенә чакырган: «Көндез эшләсәләр, институтка кичке укуга керерләр, минем кебек күренекле кеше булырлар, Гәйшә апай...», – дигән.
Инде берничә тапкыр ишетелгән әлеге хәбәр менә бүген алгы планга куелып, Наурат абыйсының илкүләм төзелеш турында ашкынып сөйләве, яшьләр өчен кулай якларын санавы, аның Татарстанга барырга үгетләвенә кушылып, балаларының кеше булуын бик теләгән әнисе дә: «Барыгыз, балалар, анда укырга да мөмкинлегегез булыр. Әгәр инде, Ходай насыйп итеп, башлы-күзле дә булсагыз, абыегыз анда ярдәменнән ташламас», – дип, зур төзелешкә әйдәп, күңелдә пыскыган хыялга ялкын өстәп җибәргәч, һәрнәрсәдән игелек, һәркемнән изгелек (туганнардан бигрәк тә!) көткән Рәкыйп, кичекмәстән, удар Союз төзелешенә китәргә риза булды да куйды...
Бер атнадан алар абыйсы белән, Кпыйл станциясендә поездга утырып, Татарстанга таба юнәлделәр. Күмертау вокзалында поезд ике сәгатьләп торасын белгәнгә, Рәкыйп, шәһәргә килеп керүгә, тимер юл кискен борылыш ясаган урында поезд йөрешен акрынайткач, вагоннан сикереп төште дә, тулай торакка – Гөлчирәсе янына ашыкты...
Гөлчирә сизгер күңеле белән бу араларда нидер буласын тойса да, Рәкыйпнең үзе белән киңәшләшмичә, тагын ерак-еракка китеп баруына бик рәнҗесә дә, үзе егетне вокзалга озата китте....

 

 

***


Менә бер ай чамасы инде Рәкыйп КамАЗ җитештерү берләшмәсенең тармагы булган Зәй көпчәкләр заводында хәрби хезмәттә үзләштергән электрик-элемтәче белгечлеге буенча, автомат линияләргә хезмәт күрсәтүче югары разрядлы электрик вазифаларын башкара. Цехына килеп җитүгә, Рәкыйп биек-текә тимер баскычлардан өскә күтәрелә, электр щитларындагы ток бирү рубильникларын тоташтырып чыга. Бу эшләрне башкарганда, әтисе белән МТСта трактор ремонтлаулары хәтеренә килә дә, егетнең күңеле күтәрелеп китә! Югарыдан аска караса, анда тракторлары тирәсендә маташкан авылдашлары күренер кебек... Чынбарлыкта исә, аста линия хасил иткән станоклар аша, төрле операцияләр үтәп, озын цех буенча машина көпчәкләре тәгәри.
Цехка төшеп, каптёркага керсәң, цехның төрле участокларыннан дежур электриклар җыела. Рәкыйпне баштан ук үз иткәне – Корефан кушаматлы Алексей Сычев. Алар бергәләп ашханәгә йөриләр. Ашаганда, шунысына гаҗәпләнә Рәкыйп: Корефан ике талонга ике обед ала, ике подностагы тау хәтле ризык тегенең какча гына гәүдәсенә сыя да бетә – галәмәт хәл...
Шушы иптәше белән ял көннәрендә, әзер көпчәкләрне вагонга төяргә чыгып, шабашка да эшләп алалар. Бер көн эшләгәнгә, 10 сум акча түлиләр – бу бик зур акча инде алар өчен! Хыялы да зурдан безнең егетнең – акча җыеп булса, өр-яңа джинс костюм алып җибәрергә исәбе! Шәһәр үзәгендәге затлы универмагның киемнәр бүлегендә күрде. Кесәләренә рәсемнәр сугылган, ялтыравыклы каптырмалар белән чуарланган чалбарны, күп кесәле, төймәләре ялтырап торган җиңел генә куртканы да киеп карады. «Үзеңә тач, коеп куйган кебек», – дип аһ итте сатучылар... Әле яңа кроссовкалар да юнәтәсе булыр. «Май азакларында кайтам», – дип, хәбәр җибәрде Гөлчирәсенә! Ыспай гына, яңа киемнәрдән кайтып күренәсе килә сөйгәненә! Хәрби хезмәттән кайтуга, абыйсы үзеннән арттырган зәңгәрсу иске чалбардан күпме йөрергә була инде... Гөлчирәгә дә бүләк карап куйды. Бик сагындырды бит! Менә хезмәт хакы алгач, шабашка акчаларын да кушсаң – барысына да җитәргә тиеш, юлга да калыр...

 

 

***


Табигать шаулап-күкрәп яшеллеккә күмелә бара. Җылы, ямьле җәй хозурына әйдәүче май аеның чәчәк аткан чоры.
Тынчу цехтан урамга чыккан, кояш нурында җылынган-йомшарган асфальт тротуар буйлап завод ашханәсенә ашыгучы Рәкыйпне (тизрәк ашап өлгерсәң, тимер өстәлдә домино сугып алырга да вакыт кала) смена электригы Корефан куып җитте:
– Бүгенгә шабашка бар, кореш, – диде ул, Рәкыйпнең җилкәсенә дустанә кагып куйгач, – төнгелеккә обода* төяргә энергетика бүлеге чыга икән, килештем тәки үзләре белән. Теләсәң, сине дә яздырам, барасыңмы?
– Яздыр, мин дә барам! – Рәкыйп шатланып куйды. – Озакламый Җиңү бәйрәме. Туган якларны урап килергә исәп. Шуңа акча кирәк, брат! Бик сагындырды бит әле бу араларда.
...Товар тарату цехында берсе өстенә берсе тау-тау өеп куелган обода-боҗралар буенча товар вагонын сөйрәп керткән мотовоз, вагонны ычкындырып, кире чыгып китүгә, бер төнгә йөк төяүчегә әйләнгән алты егет тимер тәгәрмәчләрне зың-зың китереп төйи дә башладылар. Рәкыйп белән Корефан эчтәгеләргә күтәреп биргән ободаларны мәңге туймастай булып бер-бер артлы йоткан вагонның ырҗайган авызы, ниһаять, тулып-тутырылып, як-якка ачылышлы ишекләре бер-берсенә шудырылып ябып куелганда, чама белән, сәгать иртәнге өчкә якынлашкан булгандыр...
Төяп куелган вагонны чыгарырга арты белән цехка килеп кергән мотовоз, товар вагоны алдында сөрәеп торган алагаем зур фаркопка төрттереп алды да, вагонны так-кандай булып, чыгу ягына кузгалды. Әмма эләктергече ябылып бетмәде бугай, вагон мотовоз артыннан иярмәде, урынында калды... Вагонны тоташтыру өчен, фаркоптан калкып торган рычагны күтәрергә, эләктергечен ачып куярга кирәк иде... Рәкыйп, вагон алдына кереп, рычагны өскә күтәртеп куйды, әмма фаркоп ачылмады – эләктергечнең гомердә май күрмәгән фиксация штыре йөрми булып чыкты. Бер дә кузгалырга теләмәгән күгәреп беткән штырьне бушатырга тырышып, бармаклары белән боргалап азапланганда, кинәт уң җилкәсенә нәрсәдер бик каты төртелде, рельска абынып, сул якка чалкан авып китте... Рельска баш түбәсе белән бәрелеп, күз аллары ап-ак булганда, сул аягы тездән өстә бик каты, үзәкне өзәрдәй булып авыртты, сөякләренең шатыр-шотыр изелгәне генә ишетелеп...
...Таң алдыннан үзенең биек кабинасында йокылы-уяулы гына исәңгерәп утырган машинист, вагонның мотовозга иярмәгәнен абайлап алуга, кабаттан вагонны тоташтырырга ниятләп, артка чигендергәндә, вагон алдында маташкан егетне күрми дә калды... Шул мизгелдә, Каркадил җирендә баткан тракторны чыгара алмыйча интеккәндә, торба сугылып имгәнгән, соңында Хәллә бабай шифалы Аллабирде үләннәре белән дәвалаган, ә хәзер авыр мотовоз тәгәрмәчләре өзеп узган сул аяк янәшәсендә сузылган уң аякны ниндидер көч рельс өстеннән этеп  төшерергә өлгерде...

 

 

 

 

Рәкит АЛЛАБИРДЕ

 

 

Фото: https://pixabay.com/


 
Дәвамы: http://maydan.tatar/synalu-devamy/
«Мәйдан» №3, 2020 ел

 

Комментарийлар