Логотип «Мәйдан» журналы

Язмышлар кайда языла?

Хикәя

Интенсив терапия бүлегеннән бөтен уңайлыклары булган «люкс» палатасына күчерелгәч тә, Аиданың баш миен һаман шул бер үк сүзләр бораулады: «Мы сделали все возможное в данной ситуации. Әмма бу – гомерегезне саклап калуның бердәнбер чарасы иде... Алга таба да балага узуның куркыныч булуы турында без сезне тегесендә үк кисәткән идек. Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз». «А мой ребенок?» – дип сораган иде шунда хатын, өмет тулы күзләрен мөлдерәтеп. «Ә нәрсә бала? 20 атналык яралгы мөстәкыйль яши алмый, ул әле формалашмаган була, сез моны үзегез дә бик яхшы беләсез, бу срокта туган беренче балагыз түгел. Мин сезгә яшь чагыгызда ук әйттем, хәтерлисезме?» – дип,  карашы белән үтәли тишәрдәй булып җавап бирде табибә. Хөкем карары булып яңгыраган әлеге битарафлык катыш салкын сүзләр җыелмасын хатын беравык аңламый да торган иде. Ничек инде? Аның ире престижлы клиникага күпме акчалар түләде, бу хастаханәгә дә шактый гына материаль ярдәм күрсәтте, һаман саен оятсызлана барган табибка сораган бер әйберсен алып бирде. Тагын да булмады микәнни? Их, язмыш, язмыш... Ник бу хәтле сынаулар бирәсең син?.. Инде ничә көн хатынның бар уе – тик шул турыда. Әмма ничек булса да үзеңне кулга алырга кирәк. Вера Адамовна белми ул... «Мин тагын клиникага барачакмын, тагын дәваланып караячакмын, ЭКО ясатачакмын», – дип, үз-үзен юатырга тырышкан иде хатын. Әмма табибә ханымның җитди йөзе аны кырыс чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте. «Кабатлап әйтәм: сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз, ЭКО белән дә, ЭКОсыз да. Мондый операциядән соң авырга узып булса, ирләр дә бала табар иде. Сезгә хәзер үзегезнең сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Без кирәкле гормональ даруларны язарбыз, аларны сезгә гомер буе эчәргә туры киләчәк», – дип, Вера Адамовна кырт борылып палатадан чыгып китте. Йөрәге таш булып катты – Аиданың күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»...
Тәрәзә читеннән кереп, сыйфатлы ремонт ясалган булуга карамастан котсыз, эчке салкын бәреп торган бүлмәне кыл урталай бүлгән нечкә генә якты кояш нуры Аиданың игътибарын җәлеп итте. Газаплы уйларыннан арынырга теләп, хәлсез хатын, караватыннан торып, затлы халатын өстенә элде, ялт итеп юып куелган тәрәзә буена килеп басты, палатаның зәңгәрсу төсенә туры китереп, куе зәңгәрдән эшләнгән жалюзины читкә этеп, урам якка күз салды. Табигатьтә ямьле яз көннән-көн ныграк хакимлек итә. Хастаханә ишегалдындагы күккә ашкан агачларда борын төрткән ачык яшел төстәге вак кына яфраклар җылы кояш нурында җемелдәшә, кыш буе кар астында йоклаган үләннәр дә яшәргән, яз килүгә сөенеп, кошлар матур җырларын суза, мөгаен, бала чыгарыр вакытлары да җитеп киләдер. Бөтен табигать яңарганда, яшәргә омтылганда, ничек инде аңа гына бала сөю бәхете тәтемәсен ди? Ире дә бик бала җанлы кеше, урамда очраган сабыйларның ваемсыз йөгерешкәненә, «әттә», «әннә» дип, иң якын кешеләренә самими елмаю өләшеп, сүз белән аңлатып булмаслык бәхет бүләк итеп кочаклауларына әрнеп карап калуын әллә Аида күрмиме? Шуңа да бит Илдар башкаладагы макталган клиникага бер тиенен кызганмады, иң яхшы табиблар белән сөйләште, төрле дәвалану курсларын алдырды, бала төшкән саен, үзенең ачы күз яшьләрен эчкә йотып, кара кайгыда калган хатынын юатырга тырышты, дүрт тапкырдан соң да өметен өзмәде, инде бишенче курска да риза булды. Әмма... Язмаган булган. Нишләргә? Бу коточкыч яңалыкны ире ничек кабул итәр, ни әйтер? Аны гаепләрме?.. Сорауларның иге-чиге юк...
Ә бәлки аларга балалар йортыннан берәр сабый алыргадыр? Ә нигә? Кеше ала бит, үстерә. Үзе чит канны ярата алмаса, һичьюгы бала караучы алырлар – яраткан иренең күңелен күрер өчен хатын барысына да риза. Чөнки белә: аңа, иң беренче чиратта, әти булу бәхете, тир түгеп аякка бастырган бизнесын калдырырга дәвамчы кирәк. Ә хатын... Хатыннар килә дә китә, бүген берсе, иртәгә икенчесе. Аида тренажер залына баргач та еш күрә: бөтен хатын-кызның күзе – футболкасы эчендә тыгыз мускуллары уйнап торган чибәр, төз гәүдәле Илдарда. Шуңа да, спортны җене сөймәсә дә, тормышының якты кояшы булган ирен һәр ялтыраган әйбергә күзе төшкән саескан сыман әрсез чит-ят хатыннар күзеннән саклар өчен, үзе дә фитнес-клубка абонемент алды...
Озакка сузмый Илдар белән сөйләшергә кирәк, туганнар Аиданың авырлы икәнен белә, берничә ай чит илдә яшәр дә, аннан соң берәр күкрәк баласын үзләренеке итеп алып та кайтырлар, беркем берни сизмәс. Иренең акчалары документ җыймыйча, чират көтмичә генә теләгән нарасыйны алып кайтырга җитәрлек бит. Үзенең шундый «яхшы» план уйлап тапканына хатын сабыйларча куанып та куйды. Шулвакыт, аны авыр уйларыннан бүлеп, агачлар арасыннан салынган такыр юлда таныш гәүдә күренде – төп-төз басып, үзенә үлчәп тегелгәндәй килешеп торган кара костюм-чалбар кигән, ак күлмәк өстеннән муенына караңгырак төстәге галстук таккан Илдары атлый иде, туры эшеннән килгәнлеге күренеп тора. Интенсив терапиядә ятканда, бер дә килә алмады, табиблар аны командировкада диде, телефонын исә хатын, ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәндә, өйдә онытып калдырган иде. Күпме ялынып караса да, таш бәгырьле шәфкать туташлары үзләренекен никтер бирмәде. Ниһаять, аның Илдары кайткан, кырык эшен кырык якка куеп, Аидочкасы янына кереп чыгарга җаен тапкан! Ләкин хатынның сөенүе бер мизгедә юып алгандай юкка чыкты, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып тибә башлады, башын баягы «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз» дигән коточкыч сүзләр, буш чиләккә чүкеч белән бәргән сыман, түзәлмәслек булып яңгыратырга тотынды. Хатын нәрсәгә тотынырга белмәде, калтыранган куллары белән халатының вак төймәләрен эләктерергә тырышты, тыңламаска әйләнгән бармаклары бу эшне көчкә башкарып чыкты. Аннан, һәрберсенә олы таш таккан сыман кинәт авырайган аякларын сөйрәп, почмактагы ванна бүлмәсенә керде, үзен көзгедән карады, бик йончыган кыяфәтен күреп, кыйбатлы пудра-консилерлары үзе белән булмаганга уфтанды. Төн уртасында хастаханәгә җыенганда, алар кайгысы түгел иде шул. Ярый әле күз-каш-иреннәргә татуаж ясалган, югыйсә ничә көннәр буе күрми торган сөекле ирен нинди кыяфәттә каршылар иде? Иң өстенә төшереп кистергән куе кара чәчләрен бармаклары белән әзрәк күпертебрәк куймакчы иде, әмма алар салонда ясаткан стразалы озын тырнакларына эләгеп тырпая торды, ахырдан учы белән генә сыпырыштырып, җылынып киткәндәй тоелган бүлмәсенә чыкты.
Башында мең төрле уй бөтерелде. Илдар, әлбәттә, башта ординаторскаяга сугылачак. Аида янына бөтенесен белеп керәчәк. Хастаханәгә алып килгәч: «Минем һәм баламның сәламәтлеге турында түбәндәге кешеләргә хәбәр итәргә ярый», – дигән кәгазьгә Илдарның исемен үз кулы белән язды лабаса. Ире ни әйтер? Ничек акланырга? Берәр ташланган, ата-ана назына сусаган баланы үзләренә алу турындагы сүзне ничек башларга? Ире әйтәчәк һәр сүзгә төпле җавап әзерләп, башында төрле диалоглар корып, хатын бик озак утырды. Әмма ишек һаман ачылмады. Аптырагач ул тагын тәрәзә янына килеп басты. Бая гына бар тирә-юньгә яктылык чәчеп торган кояш шул арада каяндыр җыелып өлгергән болытлар артына качкан, көн шактый ямьсезләнгән иде. Озак та үтмәде, клиника буеннан баягы сукмактан кире китеп баручы Илдар күренде. Тукта, ничек инде?! Аның Илдарымы соң бу? Нишләп ул Аидочкасы янына кермәде? Нигә хәлләрен белмәде? Ник юатмады? Хатын, тормышы күгенә кара болытлар җыелганын сизенеп, аптыраш катыш куркуга калды, тәрәзәне ачып, иренә кычкырасы итте, әмма шул ук мизгелдә бүлмәнең ишеге дә ачылып, биткә килеп бәрелгән көчле салкын җил аның тынын буды. Бүлмәгә килеп кергән Вера Адамовна тиз генә барып тәрәзәне япты, Аиданы кулыннан тотып, сөйрәп диярлек, мәҗбүриләп караватка утыртты.
– Илдар Мансурович сиңа кирәкле иң яхшы препаратлар белән дәвалау курсы һәм бу палата өчен тиешле сумманы түләп куйды. Монысы – терелеп чыккач яшәр өчен бераз акча, сиңа тапшырырга кушты, – дип, банк картасы тоттырды да йөзен читкә борды. Табибәнең үз-үзен тотышында һәм тавышында мыскыллы төсмерләр чагыла иде.
Аиданың өстенә салкын су койдылармыни: ул әкрен-әкрен калтырана башлады, сулыш алуы ешайды, озын ясалма керфекләр ябыштырылган болай да зур коңгырт-кара күзләре тагын да зуррак булып ачылды, диагнозын белгән көнне йөрәгенә кереп утырган авыр таш ниндидер ерткычларча куркыныч тавыш булып авызыннан бәреп чыкты, күзеннән яшьләр атылды. Ул барысын да аңлады, бу көннең кайчан да бер килеп җитәчәген инде күптән куркып көткән иде.
– Почему?! Почему все против меня?! Нигә минем генә бөтен тормышым җимерелә? – Хатын, бар көченә мендәрне төя-төя, ярсып еларга тотынды. – Нәрсә әйттегез аңа?! Нәрсә?!
Вера Адамовна куркып тора торганнардан түгел, туры ярып салды:
– Нәрсә әйтим? Дөресен сөйләп бирдем, үземнән берни уйлап чыгармадым. Ирең барысын белеп торырга тиеш, – диде.
– Минем тормышка тыгылырга кем кушты сезгә?! Нигә сез мине шушы хәтле мыскыл итәсез? Нигә?! Бай иргә чыгуымнан көнләштегезме әллә?! Бөтенесенә сез гаепле! Мине сез ирсез калдырдыгыз, бары сез генә! – дип котырына башлады Аида, табибәгә таба борылып.
– Тынычлан! Мы не боги. Без табиблар гына, язмышыңа язылганнан артыгын эшли алмыйбыз, – дип, Вера Адамовна кызганыч хәлдә калган хатынны үзенчә юатырга маташты.
Аның саен Аида ныграк ярсыды:
– Кайда соң алайса Бог? Ник соң сезнең Аллагыз мине шушы хәтле күрәлми, ник бу хәтле газаплар бирә?! Ничә баламны тартып алды, хәзер бөтенләй хатын-кызлыгымнан мәхрүм иттерде! Нигә?! Әйтегез, нигә?! Сез генә гаепле! Ненавижу! – дип, үз-үзен белештермәгән хатын табибәне ак халаты якасыннан бөтереп тотты да акайган күзләрен аңа төбәде.
Мондыйны ук көтмәгән шактый нык гәүдәле Вера Адамовна күптән түгел генә пычак астыннан чыккан хәлсез хатынны көчле куллары белән бернинди авырлыксыз караватына болгап атты да ишеккә юнәлде.
– «Люкс»ка тынычландыра торганны! Хәзер үк! – дип кычкырды ул посттагы шәфкать туташларына һәм, җил-җил атлап, озын коридор буйлап бүлмәсенә таба китеп барды.
Кабинетына килеп җитәрәк ул кисәк кенә кире борыласы итте, йөгереп диярлек күптәнге пациенткасының палатасына таба китте. Ишектән алар кулына шприц һәм башка кирәк-яраклар тоткан шәфкать туташы белән бергә килеп керделәр, бу вакытта Аида ачык тәрәзәгә менеп бара иде.
– Килмәгез яныма, миңа мондый мескеннәрчә тормышның кирәге юк! – дип борылып кычкырды ул керүчеләргә.
Вера Адамовна песи җитезлеге белән аңа таба ыргылды, хастаханәнең дүртенче катыннан аска сикерергә җыенган хатынны кулыннан эләктереп алды, шәфкать туташы Лилия ярдәмгә килеп, икәүләшеп Аиданы тәрәзә төбеннән сөйрәп төшерделәр. Аны идәнгә генә егып салып, Вера Адамовна өстенә менеп утырды, кулын каерды, Лилия исә тиз генә укол кадады.
– Суицид кына җитми безгә! Бригада чакыртыгыз. Терелде инде, алып китсеннәр! – дип, коры гына әмер бирде бүлек мөдире, хатынның йомшарып калган гәүдәсе өстеннән торып, һәм, кулларын гадәтенчә кесәсенә тыгып, андагы кәгазь төргәкне капшап куйды...
 
 

Гүзәл МӘРДӘНОВА

 

Фото: https://pixabay.com/


 
Дәвамы: http://maydan.tatar/yazmyshlar-kajda-yazyla-axyry/
 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

 

Комментарийлар