«Замана һәм замандашлар» (ахыры)
Ял иттек без каникулда Бәләк алып ике кулга…Авыл баласы дәрестән соң да, дәрескә кадәр дә вакытын файдасызга уздырып, урамда «трай тибеп» йөрмәде. Аның уйнаган уеннары да үзара ярышып, физик яктан үс...
Ял иттек без каникулда
Бәләк алып ике кулга…
Авыл баласы дәрестән соң да, дәрескә кадәр дә вакытын файдасызга уздырып, урамда «трай тибеп» йөрмәде. Аның уйнаган уеннары да үзара ярышып, физик яктан үсү, чыныгу белән бәйләнгән. Ә күп очракта аның вакыты гаиләгә файдалы эш башкаруга китеп барды. Чөнки авыл халкы, шәhәр халкыннан аермалы буларак, табигать кочагында яши, аның язмышы табигать тудырган байлыкларны үстерү, эшкәртү белән нык бәйләнгән. Ә аларны файдалану маңгай тирен күп сорый.
Боларның барысы да авыл балаларының сугыш елларында яшәү өчен барган көрәш формасы, алдагы көннәрдә тормыш итәргә әзерләү университеты булды. Ул университетның ректоры булып мохтаҗлык, фәкыйрьлек эшләде.
Әнкәй, мәрхүмә, көн туса, юкны бар итеп, әткәй белән Гали абыйга hәм алар өстенә биш балага ашау-эчү хәстәрләү, кер, идән юу hәм башка шундый эшләр белән мәшгуль. Шуңа күрә гаиләдә тана белән кәҗәне карау, Шакир бабайлар коесыннан, чанага калай мичкә утыртып, су алып кайту, җәен казан астына ягарга әрәмәдән чыбык-чабык, яки болыннан капчыкка тутырып кипкән сыер тизәге ташу hәм башка шундый «вак эшләр» Марс белән минем җаваплылыкта булды.
Ике бертигез үсеп килүче малай өчен тора-бара безнең гаилә дә әткәй җитәкчелегендә hөнәр мәктәбенә әверелә башлады. Үзе җәен-кышын таш складта эшләгәч, җылы киенеп йөрергә мәҗбур булды. Кыш көннәрендә кигән итеге, мәсәлән, аның бот төбеннән, ә безнең күкрәктән иде. Бер кыш кигәч, яңа бастырган итек олтан салуны, ә аның өчен ыргаклы без, үткен пычак, шпагат, җеп очы, гудрон hәм олтанлык киез таләп итә. Бу коралларның hәм материалларның барысын (шпагаттан башка) да әткәй үзе җитештерде: олтан өчен иске итек кунычы тапты, ыргаклы без өчен камыт энәсеннән ике мәртәбә юан тимер чыбыкның очын яссылап чүкеп, ыргак ясады. Сүс шпагатның бер очын стенадагы кадакка бәйләп, икенчесен сул кулына урады да, уң кулына йонсыз тире бияләй киеп, гудрон эреп шпагатка сеңгәнче ышкып, кап-кара җеп очы ясады. Ниhаять, олтанлык киез кисәген итеккә тегеп, үткен пычак белән кырыйларын тигезләп кисеп куйды.
Әткәйдән күрмәкче, без дә үзебезнең итекләргә олтан салырга өйрәндек.
Язын, аяк астында кар эри башлагач, күрше хатыннар, ертык кәлүшләрен, эрҗинке итекләрен күтәреп, безгә килә башладылар. Аларны умартага куя торган сап-сары балавыз пластинасына (вощинага) охшаган каучукны бензинда эретеп ясалган келәй белән ямап, үзебезгә кино карарлык «керем» эшләдек.
Керем дигәннән, сыйныфтан тыш эшләр арасында иң файдалысы район оешмаларына Беренче Май, Җиңү көне, Октябрь революциясенең фәләненче еллыгы уңае белән партия чакыруларын лозунг итеп язу булды. Хәзерге күзлектән караганда, техник яктан ул бик примитив башкарылды. Оешма җитәкчесе белән килешенгәч, кибеттән стенага ябыштырыла торган обой сатып алдык. Лозунглар өчен махсус каләм булмагач, чыра телеп, аны языласы хәрефләр киңлегендә юнып, я шәмәхә, я кызыл кара белән яздык.
Уку елы тәмамлану алдыннан, гаиләнең гадәттә уздырыла торган «гомуми «җыелышында» әткәй беренче көн тәртибе итеп балаларының җәйге ялын оештыруның стратегик планнарын тикшерүгә куя торган булды. 1948 елга биш баласының дүртесе төрле якка таралып беткәч, ә өчесе әле сәкедән төшеп тәпи йөри генә башлаганга күрә, бу көн тәртибенә бары тик ике баланың – Марс белән минем ялны оештыру мәсьәләсе куелды. Гали абый, МТСта тимер кырдыручы буларак, җыелышта катнаша алмады. Шулай булса да «кворум» җитәрлек hәм кабул ителәсе карар үз көчендә булырлык, дип саналды.
Җыелышны ачып, әткәй озын кыш буена ай саен диярлек җимерелеп, барыбызның да җанын корыткан тышкы морҗаны чыгару өчен кирпеч хәзерләү мәсьәләсе турында «фикер алышу» кирәклеген әйтте. Җыелышта катнашкан әнкәй үзенең «чыгышында» җыелыш алып баручының бу фикерен хуплады. «Бик вакытлы hәм гаилә әгъзаларын ашату-эчертү өчен кирәкле чара, шуңа күрә бу фикерне тавышка куярга кирәк,–диде.
–Җимерелгән морҗага карап, ач утырып булмас бит! – дип фикерен ныгытып куйды. Гөлсинә белән Гөлмәрьям исә чыгыш ясауны ни өчендер кирәк дип тапмадылар – «ә» дип тә, «җә» дип дәшмәделәр.
Марсны исә көн тәртибе дә, «төп доклад» та, куелган конкрет мәсьәлә дә әллә ни канатландырмады.
– Хәзер печән өсте җитеп килә, – диде ул сүзен башлап. – Сыйныф җыелышында укытучылар безне «Путиловец» колхозына ярдәмгә килегез, дип үгетләделәр. Малайларның күбесе ризалык бирде. Хәзер алар үзләренә атларны, сбруйларны, печән җыйгычларны сайлап алып бетерәләр. Мин генә авызны күтәреп утырам монда. Яңа уку елы башлану белән, беренче дәрестә «Син ничек колхозга ярдәм иттең?» дигән сорауны бирәчәкләр. Мин ни дип җавап бирермен соң? Кирпеч суктым, дип мени?
Улының бу дәлиле җыелыш алып баручыга, беръяктан, бик ошады, чөнки бала трай тибү турында түгел – эш турында, сөйли. Мәктәп директоры мени! Икенче яктан, әткәйне коралсызландырды да куйды.
–Асылда, мин синең фикереңә каршы түгел, улым,– диде әткәй. –Теләгең бик көчле икән, колхозга барырсың. Ләкин аның өчен апаеңның рөхсәте кирәк булыр. Апаең ни дисә, шулай эшләрсең, – диде дә, үз өстеннән җаваплылыкны да төшерде...
Шулай итеп, көн тәртибе 50 процентка киселде – кирпеч хәзерләү минем өскә өелеп калды: Марсның үтенүенә мин дә каршы килә алмадым.
Кирпеч сугуның җиңел эш түгеллеген ишетеп белә идем, үзем татып караганым булмады. «Кисек» карарны тормышка ашыру йөзеннән, Гали абый тәрәзәләре җиргә сеңә башлаган иске өй янында бер метрга ике метр зурлыгында кызыл балчыкка чыкканчы чокыр казыды. МТСта списать ителгән машиналарның сынык рессораларыннан калып hәм каен агачының төп буеннан бәләк (3-4 кило авырлыкта булыр) ясап бирде дә: «Мә, апаем, ал үзеңә бу малларны! Рәхәтләнеп эшлә, тәнеңә бераз ит кунмасмы!» – дип, коралландырды.
«Рәхәтләнеп» эшләдем: май аеннан июнь азагына кадәр (30 – 40 көн чамасы булыр), Лев Толстойның Кавказ әсире сыман, базда кирпеч сугып яттым. Беренче көннәрне 15-20 кирпеч суксам, тора-бара көнлек җитештерүчәнлекне 40-50 гә җиткердем. Көнлек продукцияне җилләтергә дип, әнкәй белән лапаска чыгарып өеп бардык. Шул 30–40 көн эчендә мең ярым чамасы кирпеч барлыкка килде. Өелгән өеме, кем әйтмешли, тау чаклы булды. Күбесен үзебезгә яңа мич чыгарырга тоттык, ә калганын, кирәк кеше сатып алыр, дип «резервта» калдырдык.
Хәтеремдә, Мәскәүдә укыганда каникулга кайткач, урамда мине бер хатын-кыз туктатты да:
–Марсил… сез буласызмы әллә? – дип, көлемсерәп дәште.
–Әйе, мин булам.
–Әле онытмаганмын икән, – диде, көлеп. – Сезне туктатуымның сәбәбе шул: узган ел җәй көне без мичне сүттек. Унбиш ел чамасы утырган иде ул. Шунда пычак белән «Марсель» дип кисеп язылган бер кирпеч килеп чыкты. Ватылмаган да, кыршылмаган да. Кем икән ул кеше дип, бик озак баш ваттык. Ниhаять, искә төште: кайчандыр шул мичнең көймәсен чыгарырга сездән берничә йөз яндырылмаган кирпеч сатып алган идек. Шуларның күбесе исән сакланган… Менә бүген хуҗасын да таптым! Күңелем булды инде…
Бу апаны башта танымаган идем. Уйлый торгач, Мөслим урта мәктәбендә эшләгән укытучыларның берсе икәне хәтергә төште.
Зиннуровлар комбайнында
Кирпеч сугуны тәмамлауга, урак өсте дә килеп җитте. Беркөнне Гали абый эштән кайтты да: «Комбайнчылар агрегатларын уракка әзерләүне төгәлләп килә. Ә Зиннуров Сабир басуга чыгарга да йөри инде. Ярдәмчесе – энесе Мөнир була. Салам төшерүче урыны буш әлегә. МТСка бар да, Сабир белән сөйләш. Синең хакта аңа берничә сүз әйтеп куйдым. Йоклап калма! Аның кебек комбайнчыны Мөслимдә көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың.
Шулай итеп мин, баздан чыгып, республикабызда танылган Сабир Зиннуровның «Сталинец» комбайнына менеп утырдым. Безнең эш көне иртәнге биштә, урып-сугасы участок бераз җилләгәнче, комбайнның бар тишек-тошыгын кибәктән чистартып, шестерна күчәрләрен, аларны әйләндерә торган яссы чылбырларын салидол тутырылган шприц белән майлаудан башлана иде.
«Менә бу синең эш коралың булыр», – дип, Мөнир миңа дилбегә озынлыгы сүс бау тоттырды.
– Бауның бер башы салам җыйгычның идәненә бәйләп куелган, икенче очы синең кулда булыр. Салам җыелгач, бауны үзеңә табан тартырсың – идәннең бау бәйләнгән алгы өлеше өскә табан күтәрелер, арткы ягы аска табан асылыныр. Шул вакытта саламның нишләгәнен сиңа аңлатып тормыйм – физика законнарын мәктәптә аңлатканнардыр.Өстәп шуны әйтәм: салам күбәләрен теләсә кайда төшермә. Алар туп-туры, тип-тигез булып тезелеп, урылган участокны бизәп торсыннар. Иртәгәсен безнең арттан тракторчылар волокушалары белән килсәләр, аларга күбәләрне участок кырыена чыгарып куярга җиңел булыр. Менә шул, туган. Эш җиңелдән түгел, эчәргә тузаны да җитәрлек.
– Куркытма, Мөнир абый, ни эчсәк тә, бергә эчәрбез.
Сабир абый – үз эшенең чын профессоры, үзенә дә, Мөниргә дә, миңа да бик таләпчән, аз сүзле, эш вакытында көлүне-шаяртуны белми торган, колхозда, районда, республикада, СССР да гына түгел, дөньяда беренче урынны алу очен көченнән килгәннең барысын да биреп эшләргә әзер кеше. Әгәр дә бригадир, кичәге эш нәтиҗәләре белән безнең янга килеп, аны-моны абайламыйча, «кичәгенәк фәлән комбайнчы сезгә караганда күбрәк урып-суккан әле» сүзен авызыннан ычкындырса, аның кәефе кырыла да төшә иде.
Комбайн иртәнге чык кипшергәч эшен башлап, кичләрен чык төшә башлагач кына үкерүеннән туктый. Көндезләрен, салам күбәсенә утырып, 20 – 30 минут «тамак ялгап алабыз». Мөслим урта мәктәбенең 7-10 сыйныфларында укыган 10-15 бала атлы арба белән сугылган бөртекләрне агрегаттан ындыр табагына ташып тордылар. Алар өчен дә эш көне иртәнге таңнан кичке караңгыга кадәр сузылды: безнең белән участокка килеп, безнең белән кайтып китәләр иде.
Эш вакытының hәр минутыннан файдаланырга тырышты Сабир Зинуров. Ул агрегатын, хәтта бункердан ашлыкны ат арбасына бушаткан вакытта да баруыннан туктатмады. Ашлык бушатуны комбайнның сул ягында юан тимер чыбык белән асып куелган тактага «кунаклаган» ике хатын-кыз башкарды. Алар бункерга җыелган ашлыкны капчыкка агызып, арбага атып тордылар. Көзен сабан сөргәндә, яисә язын чәчү вакытында ясалып калган чокыр-чакырларга тәгәрмәчләре төшкәч, комбайн судагы көймә кебек чайкалып, арба кебек сикергәләп барды. Бу вакытта да бичара хатыннар, бар белгәннәрен укып, тимер-томырларга тотынып, капчык атуларын дәвам иттеләр Мондый эштә сабан туенда көрәшкә күнеккән ир-атлар эшләргә тиеш иде, минемчә.
Сабир Зиннуров бик еш алдынгыларның республика слетларында катнашты, орден – медальләр белән бүләкләнде. Минемчә, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме дә бирелергә тиеш иде. Ничек кенә булмасын, минем күңелдә ул бу исемгә лаек кеше булып калды.
Ул заманда хөкүмәт комбайнчыларны бик нык иркәли иде. Аларны еш кына бүләкләделәр, премияләрне күбесенчә икмәкләтә бирделәр. Хәтта миңа, салам төшерүче укучы малайга да, «Путиловец» колхозы идарәсе хезмәт көнемә ике капчык икмәк язып куйган. Хезмәт хакын алырга бәләкәй арба тартып складка килгәч, кохозда күп еллар кладовщик булып эшләгән Сәет абзый миннән «Егет, ни алырга телисең – арышмы, бодаймы?»– дип сорады. Мин, мондый көтелмәгән сораудан бераз аптырап тордым да, «Арыш та, бодай да», дип җавап бирдем. Кыек атып, туры тигергәнмен: өйгә кайткач, әнкәйнен түбәсе күккә тиде: чыннан да, арышы да, бодае да кирәк булган икән.
Комбайнчыларга хөкүмәт тарафыннан нык игътибар бирү, бер яктан, аңлашыла да: үстерелгән ашлыкны хөкүмәткә тиз hәм югалтусыз җыеп алып, дәүләт амбарларына тапшырырга кирәк. Ә менә ул икмәкне үстерүче башка механизаторлар, инженерлар, агрономнар читтә кала барды. Бу тигезсезлеккә алар үпкә белдерә иделәр.
…Икенче елны урак өстен Мөнир Зиннуровның иске «Коммунар» комбайнында каршыладым: Сабир абый ярдәмчесе итеп икенче туганы Мәхмүт белән уракка төшкән. Мөнир Сабир абыйсының бөтен яхшы якларын үзенә сеңдереп калган. Агрегат иске булса да, урып-җыюга яхшы хәзерләнгән иде, шуңа күрә без көзгә чаклы ватылмыйча эшләдек.
Язылган сүзләргә өстәп шуны әйтәсе килә: бер колхозның уңышын җыеп алуда берничә ел өч Зиннуров катнашты. Ә бу династиянең башында берничә дистә еллар МТС һәм «Сельхозтехника»ның район бүлегендә баш механик булып эшләгән Вәгыйз Зиннуров торды.
Менә, ичмасам, династия hәм аның наставнигы!
Гайнетдин
Кара елан тавы. Хәтер дигәнең, бик эшлекле: чисталыкны яратучан ул. Теләсә-нинди хәбәрне үзендә сакламый: вакыт узу белән эшсез, тик ятканарыннан арына, аларны «себереп» җилгә «очырып» бетерә. Мәктәптә укыган елларда көн саен, тәнәфес саен йөзләгән сабакташ белән аралашып торасың. Шулардан, күп булса, 30–40 сабакташ хәтердә сакланган. Ә менә кайберләре белән бер-ике мәртәбә генә очрашсаң да, хәтер үзендә саклый бирә.
Менә, мәсәлән, Гайнетдин. Балалар бакчасы мөдире Һидая апа миңа Нарат-Асты урманына утын хәзерләргә барырга тәкъдим ясаганчы, Гайнетдин белән бары тик ике-өч мәртәбә очрашкан идек. Анда да «исәнме-саумы» дан башка озак сөйләшмәдек. Әмма аның образы миндә 65 елдан артык саклана. Тугаш егете, 8 «Г» сыйныфында (мин «Б»да) укый иде. Бик әдәпле күренде. Тыйнак. Шуңа күрә булса кирәк, урман кисәргә иптәш эзләгәндә, мин аңа мөрәҗәгать иттем. Ул ризалык бирде.
Каникулга чыккач, балалар бакчасының мүкләк үгезе җигелгән арбага 40 литрлы сөт бидоны, балта-пычкы, игәү, көрәк, азык-төлек кебек кирәк-ярак төяп, урманга юл тоттык.
Җигелгән үгез тизлеген күбегез беләсездер инде – пошмый. Санап кына атлый адымын ул хайван. Хәтере кыска – тиз ялгыша да, туктап, ничәгә кадәр санаганын исенә төшерә алмыйча, аптырап басып тора. Шуңа күрә Мөслимнән Нарат-Астына барып җиткәнче, ярты көн булмаса да, ике-өч сәгать уза. Гайнетдиннең хәтердә саклануының беренче сәбәпчесе әнә шул үгез булды. Сәгатьләр буе, күчәрләре майланмаган арба тәгәрмәчләренең шыгырдавын тыңлап барганчы дип, без ул вакытны җырлап уздырдык. Катмыш белән Нарат-Астына кергәч кенә туктала идек. Анысын да арба артыннан малай-шалайлар: «Исерекләр килә, карагыз!» – дип кычкырып, дөнья кубармасыннар өчен генә.
Гайнетдинне иң беренче башлаган һәм күп мәртәбәләр кабатлаган җыры «Рамай» булды:
«Сәхрәләргә чыгып бер сызгырдым, Рамай,
Чапкан покосларым кипсен дип...»
Икенче җыры булып «Күбәләгем-түгәрәгем» иде
Күбәләк гөлләргә кунгач, Күбәләгем-түгәрәгем,
Гөлләр тибрәлә микән? Асыл кошым-сандугачым,
Ул да мине сагынганда, Җырлап җибәрә микән?
Нинди моң, сагыну, уянып килгән мәхәббәт, чиксез тирән хисләр кунган бу гади халык сүзләренә! Бергә җырлаганда, дөнья гел икенчегә әйләнә: сине әнә шул печәнлекләргә, гөлләр кочагына алып китә. Үзеңне иркенлектә, бәйсез итеп, барлык күзәнәкләрең белән сизәсең. Безне тыңлап, юл кырыенда үсеп утырган наратлар, каеннар, юкәләр дә җырны күтәреп алган кебек...
Нарат-Астының түбән очындагы коесыннан бидонга су тутыргач, чокырланып беткән тау юлыннан менеп, делянканы таптык та, чыбык-чабыктан куыш әтмәлләп, әйберләрне урнаштырдык. Чокыр казып, бидонны муеныннан җиргә күмеп куйдык – су кайнарланмасын!
Җәйнең эссе көннәре иде. Җил дә, һавада болыт әсәре дә юк. Гомеребездә беренче мәртәбә учреждениегә ялланып, аркылы пычкы белән юан-юан каеннарны кисеп аудару, аларны ботакларыннан чистартып, ике метрлы әрдәнәләргә тураклау, аларны штабельләргә өю өчен, парта арасыннан торып кына килгән ике укучыга шактый көч куярга туры килде. Менә инде ике көн биттән дә, муеннан да тозлы тир ага, күзләрне ачыттыра. Куышта күләгә, ләкин анда да тынчу.
Бу хәлдән чыгу өчен бердәнбер чара – бидондагы су иде. Шәрә аркаңа Гайнетдин бер чүмеч салкын суны әкрен генә агызса, җитмәсә, башыңа да бераз тамызса, кычкырасың да, яңадан туган кебек буласың. Шунсы бар: чәй кайнатырга да, бәрәңге пешерергә дә, юынырга да шул су тотыла. Тиз кими. Ике көнгә дә җитмәде. Икенче көнне сәгать өчләрдә, бидон колакларына ике метр чамасы озынлактагы күсәк беркеттек тә, иңсәләргә асып, чишмә эзләргә киттек.
Тау итәге буйлап озак йөрергә туры килде. Ниһаять, аның иң текә җире Ык белән тоташырга ике метр калган вак ташлы урынында җир астыннан әкрен генә тибеп яткан чишмә күренде. Бераз читтәрәк. юеш җирдә ятып каралып беткән, байтак кына агач ботакларын хәтерләткән нәрсәләрдер күренә.
«Ура! – дип кычкырды Гайнетдин, – Әйдә, су керә...
Ул сүзен әйтеп бетермәде, теге «кара агач ботаклары», көтелмәгәндә җанланып, шыбыр-шыбыр килделәр дә суга кереп чумдылар. Аннары калкып, башларын судан чыгардылар да, Ыкның каршы ярына табан юнәлделәр.
Мин, үз күземә ышанмыйча, шаккатып карап калдым. Моңа кадәр кара еланнарның көтүләре белән яр буенда кызынып ятканнарын һәм суда йөзгәннәрен күргәнем юк иде: башларын бераз күтәрәләр дә, гәүдәләрен ике якка боргалап, искиткеч зур тизлек белән алга омтылалар.
–Ничек батмыйлар алар!? – дип гаҗәпләнде су керергә дип чалбарын сала башлаган Гайнетдин. Һәм, җавап көтмичә, аны биленә кадәр кире күтәреп, каешын эләктереп куйды.
Күздән югалганчы күзәтеп тордык йөзгән кара еланнарны.
Чишмә суын чүмеч белән бидонга тутырып, ничек кирәк алай, текә тауга менеп киттек. Ике-өч адым саен туктап, тын алырга туры килде.
– Яртысын түгикме әллә –бик авыр ич,– дидем Гайнетдингә. –Кырык литр су, ким дигәндә, биш-алты кило булыр бидоны. Ярты центнер дияргә була. Шул кадәр көчәнгәч, эчең чыгар...
– Бераз меник инде, тагын күз күрер, – диде ул.
– Кузгалдык. Тагын тукталгач, бидонны куйган җирдә тотып булмый – я шуып, я тәгәрәп түбәнгә төшә башлый. Суның яртысын түктек. Гайнетдин елардай булды.
Тырыша торгач, делянкага кайтып җиттек.
Бидонны чокырына төшереп, муенына кадәр күмеп куйдым да, куышка керим дигәндә, тагын бер тамашага тап булдым: анда бер кара елан кыймылдап ята иде.
–Елан! – дип кычырдым балтасы белән агач юынып азапланган Гайнетдингә һәм куышның каршы ягына таяк белән суккалый башладым. Елан бер тишектән чыгып, Гайнетдин эшләгән якка шуышып китте. Гайнетдин аны күреп алды һәм ничектер, бик оста итеп, балтасын үткен ягы белән еланга ыргытты (кизәнмәде, ә ыргытты. Әле хәзер дә гаҗәпләнәм аның ул осталыгына!). Бер секунд эчендә елан икегә өзелде. Баш һәм койрык өлешләре, табада кайнап торган майга төшкәндәй, байтак чапаланганнан соң тынып калдылар. Калганнарына сабак булсын дип, еланның ике кисәген дә киселгән каен төбенә сузып салып куйдык.
Җыр яраткан кеше – ышанычлы була, диләр. Дөрес икән.
Өстәп шуны да әйтим, Нарат-Асты тавы «Елан тавы» исемен күптән йөртә иде. Җәйге эссе көннәрдә «кызынырга» дип алар хәтта комлы юлга да чыгып ята иделәр. Шуңа күрә без еш кына юл кырыенда үтереп ташланган елан гәүдәләрен очрата идек. Ә колхозда атлы эштә эшләгән егетләрнең байтагы, елан тиресен чыбыркы сабына кигертеп, иптәшләре янында масаеп йөрделәр.
Бүреләр туе. Эш бик әкрен барды. Дүрт көнгә бишәр кубометрлы өч штабель өеп куйдык. Тәҗрибә дә җитми, көч тә чамалы. Тагын биш кубометр кисеп өясе калды – көньярымлык эш дигән сүз. Тагын суга киттек. Чишмә янында шул ук күренеш: аяк тавышын ишетеп булса кирәк, без якынлашу белән кояшта кызынып яткан «агач ботаклары» җанланып, суга ташландылар.
Кичен йокларга яткач, икенче гаҗәп хәл туды: тып-тын урманда кинәт әллә этләр, әллә бүреләр өргән, чинаган, ырлаган тавышлар ишетелә башлады. Вакыты-вакыты белән алар көчәя төште, хәтта ниндидер ерткычларның көтүе-көтүе белән сугышканын хәтерләтеп торды. Шунсы гаҗәп: төнге чиста һавада ул тавышлар шулкадәр нык яңгырады, әйтерсең, агачларга көчәйткеч репродукторлар элеп куйганнар. Тавыш көчәйгән саен, сугыш «мәйданы» безгә якынлашкан кебек тоелды.
«Курыкканга куш» булмаса да, үзебезчә оборонага хәзерләндек: ике балтаны, көрәкне, ике күсәкне якынгарак куеп, кирәксә, тиз генә кулга алып, бәргәләшергә булдык.
Бүреләр һөҗүмен күпме көткәнбездер, хәтерләмим, әмма таң беленер алдыннан тавышлар, ырлашулар, чинаулар әкренләп тына барды, ә ныклап яктыргач, гел тынды.
Шулай итеп, ул төнне безгә йокы тимәде. Соңгы штабельне өеп бетерүгә, үгезенә утырып, детсад конюхы килеп җитте. Төнге хәлне сөйләп, бүреләр ничек безгә һөҗүм итмәгәннәр, дип сорагач, ул: «Сезнең кайгы булмаган аларда, үзләренең кайгылары көчле булгандыр»,–диде.
Уйлап карасаң, әгәр дә һөҗүм иткән булсалар, ике балта һәм күсәкләр белән каршы тора алыр идекме-юкмы? Бу сорауга уңай җавап бирүе авыр.
Коралларны арбага төядек тә, теге чокырлы, текә юлны калдырып, икенче тигез юлдан кайтырга чыктык. Юлда туктап, өч кочак алсу чәчәкле «күгәрчен ипиен» (клевер) йолкып, арбага салдык. Гайнетдин үзенең «Рамай»ын башлады:
Сәхрәләргә чыгып бер сызгырдым, Рамай,
Чапкан покосларым кипсен дип....
Мин дә кушылдым. Аннары «Күбәләгем»ә күчтек... Гайнетдингә карап, мин:
–Тугаштан китмәс борын сагыну турында җырлыйсың. Болай гынамы, әллә...?
–Сагындыра инде...
–Юкка гына хафаланасың, Гайнетдин! Хәзер мине тыңла, – дидем дә җырлый башладым:
Күбәләк гөлләргә кунгач, Күбәләгең-түгәрәгең,
Гөлләр тибрәлә икән. Асыл кошың-сандугачың,
Ул да сине сагынганда, Җырлап җибәрә икән!
Сиңа ни кирәк тагын?! Хакмы-юкмы икәнен Тугашыңа кайткач сорарсың.
Көлештек.
Конюх белән үгезе, безгә кушылмыйча, тыңлап кына бардылар.
Хәзер бу көннәрне, бу мизгелләрне дрон белән эзләсәң дә табып, кире кайтарып булмый – бик нык сагындыра. Халык җырлаган элекке, шундый ук моңлы җырлар (Гатият җизнинең яраткан «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, Рәхәт үтте җәйләрем...» кебек җырларны) ишетмәгән, хәтта «Сәхрә»нең нәрсә икәнен белмәгән буыннар үсә... Ямансу.
Ике исполнитель
Авыл советында исполнитель вазыйфасын үтәү безнең иң теңкәгә тигән эшләрнең берсе булды. Аның «сере» бик гади: ай саен район үзәгендә яшәп, колхозда да, учреждениеләрдә дә эшләмәгән кешеләр арасыннан кемне дә булса сайлап алып, авыл советы карары нигезендә, шушы «должностька» билгеләп кую.
Бу «бәхеткә» юлыккан кешенең вазыйфасы, авыл советы рәисе, аның секретаре, налог инспекторы (гомумән, начальниклар саны җидегә якын) боерыгы буенча, налог түләмәгән, урлашкан яки ярамаган урында тәртип бозган, заемга язылмыйча начальствоны аптыраткан кешеләрнең өйләренә барып, авыл советына я җитәкләп алып килергә, әгәр риза булмаса, катгый рәвештә начальство исеменнән кисәтеп кайтырга тиеш. Ул гына да түгел. Исполнитель авыл советында бер атна төнлә дежур торырга, ягъни, йокламаска тиеш. Алай-болай югарыдан, фәлән начальникны йокысыннан уятып телефонга алып килегез, дип шалтыратсалар, ул начальникның өенә йөгерергә мәҗбүр буласың.
Юридик яктан караганда, исполнитель хезмәте чып-чыннан мәҗбүри эш: СССР Конституциясендә генә түгел, законнарында да каралмаган, түләүсез, нормалаштырылмаган хезмәт ул. Халык белән мөгамәлә итүнең хан заманыннан калган ысулларның берсе. Үзләренең хезмәтен заманча оештыру турында уйларга иренгән түрәләр җимеше. Үз хокукын белмәгән, белсә дә яклый алмаган гади кешене җирле чиновникка буйсындыру коралы. Аерма тик шунда: хулиган яки мошенник мәҗбүри эшкә суд карары нигезендә хөкем ителсә, хөкүмәт каршында бернинди гаебе булмаган кеше исполнитель булып эшләргә авыл советы рәисенең имзасы куелган кәгазь кисәге нигезендә генә мәҗбүр ителә дә, начальствоның хезмәтчесенә әверелә.
Югарыда искә алынган авыл советы карарындагы критерийларга, кызганычка каршы, безнең әнкәйнең «күрсәткечләре» туры килгән: Беренчедән, ул район үзәгендә яши. Икенчедән, инвалид булса да, кул-аягы исән, димәк, йөри ала. Өченчедән, ул колхозда да, оешмаларда да эшләми. Дүртенчедән, үзе дежурда торган вакытта, йорт эшләрен ике укучы баласы (Марс белән мин инде, янәсе) башкара ала.
Шуңа күрә Мөслим авыл советы, беренче чиратта аның рәисе, безнең әнкәйне берничә ел рәттән, кем әйтмешли, ат урынына җиктеләр. Гөнаһ шомлыгына каршы, һәр елны аңа чират ни өчендер гел көзге (караңгы, яңгырлы, сазлы) айларда «килеп җитә» иде. Өстәвенә, халыкның сугыштан соң кичергән ачлы-туклы чагы, ә налог дигәннәре шәхси хуҗалыктыгы терлекләрнең (тавык-чебешләрне дә кертеп) баш саныннан чыгып билгеләнгән чорга туры килде. Мондый хәл исполнитель кулына бирелгән кәгазьдәге кешеләрне авыл советына китерү өчен аларның йортларына берничә мәртәбә барырга мәҗбүр итә. Бу эш асылда советлар системасына хас булмаган кеше кууга әйләнә. Шунсы да бар, сүз ярлы гаиләләр турында гына түгел (аларның чакыруга килмәүләренең сәбәбе ачык), ә урта хәлле эшче-колхозчылар, хәтта кайбер хезмәткәрләр турында да бара.
– Исполнительгә дә, налог түләүчеләргә дә бик каты кагыла иде ул ,– дип искә ала иде әнкәй Мөслим авыл советы рәисе Шәрәфинең эш ысулы турында. – Өченче ел мине колхозның яшелчә бакчасы янында яшәгән Хәсән йортына ун мәртәбә җибәрде ул. Уйлап карасаң, исең-акылың китәр! Бер үк мәсьәлә белән – былтыр түләп бетермәгән недоимкасын түләтергә!
Беренче баруымда, ул адәм миңа, хәзер киләм, дип калды. Килмәде. Икенче баруда, эч китә, дизентерия бугай. Хәзер бүлнистән килеп җитәчәкләр, дип, эчен тотып калды. Өченче-дүртенчесендә мине күрү белән йортына кереп бикләнде. Ишеген, тәрәзәсен шакыгач та чыкмады, җавап та бирмәде. Тагын ике баруда, бакчасына кереп юк булды – әллә кычыткан арасына кереп ятты, әллә читән аша сикереп, күршесенә кереп китте. Шундый ук хәл тагын ике мәртәбә кабатланды. Шәрәфигә барысын да сөйләп биргәч, миңа ышанмады. Чыгырыннан чыкты, ярсыды. Миңа җикеренде: янәсе, мин исполнитель бурычын үтисе урында, күршеләргә кереп ләчтит сатып утырам... Унынчы мәртәбә киттем. Хәсәннең капка төбенә килеп җитү белән, ул миңа каршы балтасын күтәреп килә башлады:
– Син миңа надоел... Яңадан минем ихатага ике аягыңның берсен дә басма! – дип кычкырды... (мат-перематны да кыстырып).
Минем дә сабырлык тәмам беткән иде. Капкасын ачтым да, ихатасына кереп, балтасын күтәреп торган ир-атның каршысына бастым:
– Мә, чап миңа балтаң белән! – дип, аннан да яман итеп кычкырдым аңа.
Көтелмәгән бу хәлгә аптырап булса кирәк, балтасын төшерде бу.
– Оятың юктыр синең! Мин гаиләне ташлап, көне-төне кеше куам. Сиңа гына унынчы мәртәбә килүем. Ник мыскыл итәсез сез мине икәүләп: бер яктан Шәрәфи җикерә, икенче яктан – син алдашасың. Әллә сүз берләштегезме? Әйт дөресен! Бүген өеңә кереп кача алмассың – анда үзем кереп утырам. Хәзер үк авыл советына чыгып ычкын – мин синең артыңнан барам...Бик озак тарткалашканнан соң, тәки алып килдем тегене...
...Инде тынычлангандыр бу Шәрәфи дип йөргәндә, икенче елның сентябрь урталарында безнең әнкәй исеменә янә повестка килде. Яман чиргә әйләнгән бу хәбәрне әткәй җитәкчелегендә ачылган гаиләнең «Кичке сессиясендә» ныклап тикшергәннән соң, әнкәйне бу «бәхеттән» азат итеп, испонитель вазыйфасын Марс белән миңа башкарырга, дигән карар чыгардылар. Башта урындыкка утырган килеш ясаган безнең протест, уку елы башланып, ай ярым үтүенә hәм дәрес хәзерләү эше көннән-көн авырая баруына карамастан, игътибарга алынмады. Бик озакка сузылган, фикер алышулардан соң, сессия, гаиләгә төшкән бу бәладән бары тик ике укучы баланың тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә исән-имин котылырга мөмкин, дигән резолюция кабул итте. Шуңа күрә аларга (ягъни безгә инде) ярдәм кулларын сузарлар, укуларына зыян китермичә, исполнитель вазыйфасын төгәл итеп башкарырлар, дип ышаныч белдерәбез, – диелә резолюциядә.
Мондый зур ышаныч белдергәч, безнең дә күңел эреп китте.
Беренче октябрь көндезге сәгать бишләрдә Марс белән икәүләп, икебезгә ике «колак мендәре» күтәреп, китап букчаларын иңсәгә асып, авыл советына төнге дежурга киттек. Без баруга, анда бер хатын-кыз шалт-шолт чут төймәләре тартып утыра иде. Безнең арттан ук, иңсәсе аркылы күн сумка аскан, урта буйлы, шадра йөзле бер абзый керде.
–Бик исән әле без, Сәрвәр,– дип каршы алды аны теге хатын. – Кәефеңне боздылармы әллә, сәламләмәдең дә. Нишләп бик соңга калдың? Хуҗа hаман шул налог хакында борчыла. Cине бик көткән иде дә, кайтып китте инде.
–Бу ике бала хәтерне калдырды – ни кирәк булган аларга? – дип кызыксынды шадра абзый.
Бераз «тын алгач»:
– Мин дә авырткан аякларым белән шул налог мәсьәләсен ачыкларга Иске Вәрәш тиңелте җирдән җәяү чыктым, – диде шадра абзый, безгә яңадан текәлеп карап. – Көндезен эш кешесе өйдә тормагач, минем дә авыл советын каравыллап утырасы килми. Налог түләүчеләр белән кич очрашырга уңайлырак. Ә менә бу малайлар нишләп мендәр күтәреп килгәннәр монда? Йокларга дип булса, нык ялгышканнар.
– Буш вакыт булса, йокларбыз,– диде Марс, кыюланып. – Төне буе түшәмгә карап утырыйк мени? Сыйныф җитәкчесе, йоклау яшь кешегә бик кирәк, тик дәрес вакытында гына йокламагыз, дип аңлатты. Хәзер дәрес вакыты түгел бит – озакламый караңгы төшәр.
– Бик дөрес әйткән укытучыгыз. Түшәмгә карап утырмас өчен, хәзер икенче төрле дәрес башларбыз. Сезгә беркетелгән участок Кооператив урамында, сельпо эшчесе Тимершәех йортыннан башлап, балалар бакчасыннан Пушкин урамының Ыкка тоташа торган өлешен hәм Чүпрәленең теге ягындагы Гәрәев Шәмсегали йортын кертеп, колхозның яшелчә бакчасына кадәр булыр. Аңлашылдымы?
– Аңлашылып бетмәде. Пушкин урамының Ыкка тоташа торган өлеше кайда? – дип кызыксынды Марс.
– Яхшылап тыңларга кирәк! Кабатлап әйтәм – балалар бакчасыннан уңга борылып, Ыкка тоташа торган өлеше!
– Пушкин урамы түгел ул, абый, тыкрык. Анда эт асрамаган хуҗалык юк диярлек. Шуңа күрә, Иске Авылда ничектер, белмим, ә бездә аны эт тыкрыгы дип атыйлар.
–Миңа димәгәе, дөя тыкрыгы дип атасыннар, тик анда яшәгән кешеләр налогларын түләсеннәр дә заемга язылсыннар.
–Ул участок дигәнегездә барысы ничә йорт санала? – дип, әңгәмәгә мин дә кысылдым.
–Утыз чамасы.
–Без шул утыз чамасы хуҗалыкка көн саен кереп, аларның хуҗаларын куаларга тиешмени?
– Барысына да түгел, көн саен да түгел. Авыл советы биргән исемлек буенча, безгә кирәк булган кешеләрне генә чакырырсыз. Менә исемлек, – дип, шадра абзый шәмәхә кара белән сызгаланган ике бит кәгазь сузды. – Анда фамилияләр, урамнар исеме, йорт саннары, быел түлисе налог hәм былтыргы недоимка суммасы язылган.
– Ә бүген кайсылыры сиңа кирәк була, шадра абый?– дип, уйламыйча ычкындырды Марс.
– Менә, – дип тавышын күтәрде ачуы чыккан Сәрвәр, – исемлеккә кара: бүген чакырыласы кеше фамилиясе алдына «птичка» куелган. Аларның hәрберсенә керегез, «авыл советына налог агенты Сәрвәр Нигъмәтуллин чакыра, хәзер үк барып, бурычыгызны түләгез!» дип кисәтегез. Түләмәсәләр, эшләре катлауланачак. Әгәр дә килергә баш тартсалар, шушы кәгазьгә имзаларын куйдырыгыз. Куймасалар, сезгә ул йортка кабат барырга туры килер.
– Үзләре налог түләселәрен белми мени? Безнең әткәй әллә кайчан түләп куйды ич аны.
– Беләләр, кәнишне. Тик түләмиләр.
– Ни өчен без, төн буенча, налог түләмәгән кеше куып йөрергә тиеш? Мине Кәшифә апа ел саен Шуранга алып китә. Анда налог агенты авыл буенча йортларга кереп, тиешле акчасын үзе җыеп йөри. Шуның өчен хезмәт хакы ала. Ә безгә хезмәт хакын кем түли? – дип сорадым «шадра абзыйдан».
Бу сүзләрне ишеткәч, чут төймәләре тартып утырган хатын, безгә борылып карап, авызын ике кулы белән каплады да, пырхылдап көлеп куйды.
– Беркем дә түләми. Мөслим белән уч төбе чаклы Шуранны чагыштырма, – дип акланды шадра бите шактый кызара төшкән Сәрвәр. – Бу хакта сөйләшергә башың яшь. Борын астың кипшергәч, үзең бераз дөнья күргәч сөйләшерсең. Ишеттеңме?
– Ишеттем. Мәктәп директоры, безнең илдә бер кеше дә бушка эшләргә тиеш түгел, диде. Ул алдашмыйдыр.
– Алдашмыйдыр. Сез хезмәткәр дә, колхозчы да түгел. Сез – исполнитель. Ягъни, татарча әйтсәк, башкаручы. Кабатлап әйтәм: авыл советы җитәкчеләре биргән поручениене, директорыгыз әйтүенә карамастан, сез бушлай, үз вакытында, җиренә җиткереп башкарырга тиешсез!
– Акчалары булмаса, ул кешеләрнең авыл советына килеп йөрүеннән ни файда?
– Тапсыннар! Тапмасалар, сыерларын, сарыкларын, кәҗәләрен сатсыннар! Налогны Сәрвәр Нигъмәтуллинга түгел, хөкүмәткә түләсе.
Бераз уйланып торганнан соң Сәрвәр:
– Кара әле, олылар белән болай сөйләшергә сезне кем өйрәтте? Килеп кермәс борын бик күп сораулар бирәсез, егетләр! – дип, безне шелтәли башлады. – Күпне белмәгез – тиз картаерсыз… Барыгыз, юлыгызда булыгыз!
Ныклап караңгы төшкәнче эшне Эт тыкрыгыннан башларга булдык. Тыкрык, этләре белән генә түгел, җәйге коры көннәрдә дә кипми торган сазлы чокырлары белән Мөслимдә дан тотты. Күпчелек хуҗалар, җепшек кар, яңгыр суларын бераз саркыту өчен, читән, койма кырыйларында, тар гына сукмак калдырып, канау казып куялар. Сукмактан барганда, бер аягы сазлы канауга таеп төшкәләгәч, күп кеше читәнгә яисә коймага бер кулы белән тотынып бара торган булды.
Менә Кооператив урамы белән тыкрык почмагында урнашкан балалар бакчасы. Анда Әнисә апа, кияүгә чыгып Гришасы белән Әчтерханга киткәнче, тәрбияче булып эшләгән иде. Килеп җитү белән, капка төбен саклап торган Шарик өрә башлады. Ул ырлап түгел, көйләп кенә, протокол өчен, узып барган кешеләргә үзенең сакта торганын белдертү өчен генә өрә. Куркыныч түгел, тешләми, чөнки балаларга күнеккән, алар белән ал аягын биреп тә исәнләшә, тик сыртына атландырып кына йөртми. Без исемен әйткәч үк тынды. Үзып киттек. Үпкәләмәде.
Балалар бакчасына терәтеп салынган йортта ярты Мөслимне карточкага төшереп дөнья күргән Касыйм яши. Сәрвәр аның фамилиясе алдына «птичка» ясап куймаган. Димәк, ул я налогын түләп барган, я Сәрвәрне карточкага төшергәләгән. Кермибез.
Касыйм ихатасы янына кайчандыр hәм каяндыр Госманнар килеп урнашкан. Гаилә башлыгы «Путиловец» колхозы алачыгында өлкән тимерче Гимай абзый янында эшли. Нинди эш башкарганын төгәл итеп әйтә алмыйм. Шуны гына беләм: ике ел элек аның өлкән улы «малый бизнес» ачып җибәрде: күлләрдә боз кату белән, списать ителгән атлы печән җыйгычны сүтеп, озын тырнакларыннан сөңге ясый башлады. Сатып алырга теләүче малайлардан башта заказ җыеп йөрде. Берсенә бер тәңкә сорады. Безгә бик ошаган иде сөңгесе – акча җитмәде. Алмадык.
Этләре лискә, аяклары кыска, Шарик сыман өрер өчен генә асрыйлардыр. Өргәндә дә самавыр чыжлаган тавыш чыгарып кына өрә.
Госман фамилиясе алдында Сәрвәр ясаган теге «птичка» очам дип тора. Хуҗаның эштән кайтып, ишек алдында чирәмдә, биленә кадәр шәрә тән, чалбарын тезенә кадәр сызганып юынган чагына туры килдек. Аңа, бер кулына комган, икенчесенә кер сабыны тотып, әтисе шундый җаваплы эшне ышанып тапшырудан шактый горурлык тойган өч-дүрт яшьлек малае су салып тора. Ихаталарында чит кешеләр күренгәч, малае, безгә карап, салкын суны атасының муенына саласы урынга, каушаптыр инде, умырау сөякләре буенча сиптереп, биленә агыза башлады. Су, физика законына буйсынып, чалбар аркылы үтте дә, балагыннан агып чыкты. Госман башта «ай–яй–ой!» дип кычкырды да, аннары аты-юлы белән, күзең тонган мени …, дип җикерде. Мескен бала куркуыннан комганын җиргә төшереп җибәрде. Салкын су Госманның ялан аягына түгелде.
Бу хәл «Путиловец» колхозы тимерчесен тәмам чыгырыннан чыгарды. Сабын күбеге астында калган күзен ачмыйча кулы белән капшап табып алды да, җирдә яткан буш комганны малаеның арт ягына тондырды. Бала, авыртудан бигрәк, чит кешеләр алдында көлкегә калуыннан гарьләнеп, кычкырып елап җибәрде. Тора-салып чыккан тавышка ишек алдына тимерче хатыны йөгереп чыкты. Сабын күбегенә баткан иренең башын күреп, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча, ул баланы өйгә кертеп куйды да чиләк белән су чыгарды. Безгә карап:
– Балалар, минем аш кайный, комганга су салып, абыегызны юындырыгыз, – диде дә, яңадан өйгә кереп югалды.
Марс – чиләкне, мин – комганны алып, Госманның башын сабын күбегеннән арындырдык. Тимерче күзен ачып, рәхмәт әйтәсе урынга:
– Безнең тыкрыкка каян килеп чыктыгыз сез икәүләп? Ни кирәк булды? Әллә чиләгегезнең төбе төште?» – дип сорады.
– Юк, төшмәде, Госман абый. Авыл советыннан налог агенты Сәрвәр, тиз генә килеп, налогын түләп китсен, дип әйтергә кушты сиңа.
– Алай тиз генә дигәч, минем аякларга да су салып торыгыз әле!
«Путиловец» колхозы тимерчесенең безгә күрсәткән мондый зур ышанычын акларга тырышып, аякларын да юдырдык.
–Акча каян аласын сезгә әйттеме соң ул налог агенты? – дип, көтелмәгән сорау бирде Госман.
–Анысын әйтмәде. Тик, Госманның эше катлаулы, әгәр дә бүген дә килеп расчет ясамаса, миңа үпкәләмәсен, эше былтыргыдан да начар булып бетәргә мөмкин!» – дип әйтергә кушты.
Бу сүзләрдән соң Госман баскан урынында ни өчендер катып калды. Бераз айныгач: «Тиз генә капкалыйм да, ычкынырмын!» дип безне ышандырды.
Без ышандык та чыгып киттек. Теге лискәсе, хуҗасы каршында үзенең булганлыгын күрсәтергә тырышып, чыжлаган тавышы белән өреп, безне озатып калды.
Тыкрыкның өченче йортында Әбүбәкер бабай гаиләсе яши. Такталарын тын да үтмәслек итеп бер-берсенә терәп кагылган биек койма уртасында түбәле итеп эшләнгән урыс капкасы, узып киткән кешеләрнең көнчелеген кабартып, «Менә мин!» дип басып тора. Әбүбәкер бабай, күрәсең, заманында аяк өсте йоклап йормәгән – бик ушлы, тырыш булган, хуҗалыгында сыеры-сарыгы, умарталары, коесы, мунчасы, көйлесе, тагын әллә нәрсәләре бар. Ни өчендер (әллә картлык бәлсе, әллә башка сәбәп белән) бәләкәй капкасын көндез дә биктә тота. Ныклап шакылдатсаң гына ача. Ә олы капкасын елга ничә мәртәбә ачканын, дөресен генә әйткәндә, белмим.
Көйлесенә әнкәй белән тары ярмасы чыгарырга бара идек – шуннан беләм. Ә аның умарта кортлары, җәйнең кызу көннәрендә су керергә барган бала-чаганы гына түгел, күршеләрен дә бик еш чага. Хатын-кызлар битлек киеп, ә бала-чага, ир-ат, күлмәкләрен башларына урап, бабайның ихатасын читләтеп узалар.
...Кортлары ничек кенә чакса да, Эт тыкрыгы һәм Кооператив урамының Чүпрәле очы малайларын бу ихата үзенә тартып торды. Җитмәсә, шуларның биш-алтысы капка төбендә иртәдән үк сакта тордылар. Сәбәбе – капканың эчке ягында аларның санамы, алла урынына күргән Марс абыйлары яши. Ә ул Ыкта җәен урынына йөзә, чума, су астыннан әллә кайларга барып җитә. Су астында алай озак торган башка кеше турында Мөслимдә ишеткәнебез дә, күргәнебез дә юк.
Без бу тамашаны, «общий мунча» янындагы текә ярга җыелып, бәхәсләшә-бәхәсләшә күзәтә идек: кем дөресен алдан әйтеп куя, шул җиңүче була.
Менә ул иртән, урыс капкасын шакылдатып ябып, ярга табан атлый. Ярда кемдер сөзәк итеп, тимер көрәк белән ясап куйган баскычлы юлдан аска, су янындагы басмага төшә. Таза. Майкасыз-нисез, бер трусиктан. Әйтерсең, Әбүбәкер бабай, төннәрен йокламыйча, аның аяк-кулларына, күкрәгенә, хәтта аркасына калын-калын, йомры-йомры пластилин мускуллар ябыштырып чыккан. Карап торуга батыр да батыр, ул да батыр.
Тирән сулыш алып, Марс басмадан суга, Ыкны икегә аерып торган ярга табан карап сикерә. Егерме метрдан да ким түгел арасы.
Безнең арада бәхәс башлана. «Кайсы ярга кадәр барып чыгар: Петруш ярынамы, әллә Ык ярынамы?» Берләре: «Петруш ярына табан карап сикергәч, кая барып чыксын соң ул! Кәнишне, шунда!» диләр. Икенчеләре аръякны әйтәләр. Көтәләр, көтәләр – тегендә дә күренми, монда да юк. Ниһаять, Ык уртасында Марсның бер аяк табаны ялтырап китә дә, шунда ук юк була. Байтак вакыттан соң безнең аяк астындагы яр кырында аның башы килеп чыга. Марс безгә карап көлеп тора...
..Исполнитель буларак шуны өстим, бүген исә Әбүбәкер бабай, фамилиясе алдына «птичка» кунуына карамастан, капкасын ачмады. Аның урынына Алабай эте, ярсып-ярсып, безне тере килеш ашардай булып өрде дә өрде. Мине борчып йөрмәгез, дигән сүзе инде бу бабайның. Хәерле булсын! Сәрвәргә шулай дип әйтербез.
Әбүбәкер бабайдан ерак та түгел Госманның начальнигы Гимай ихатасы урнашкан. Хәләл җефете дә колхозда төрле эштә, ә җәй коннәрендә, күбесенчә, Шәмсегали абзыйлар янындагы яшелчә бакчасында эшли. Миңа бик тә таныш йорт бу. Дүртенче сыйныфта укыганда, сыйныф җитәкчесе, малае Хәнәфигә ярдәм итәрсең дип, мине беркетеп куйды. Көн саен диярлек килеп, дәресен хәзерләштем. Дуслаштык.
Гаиләнең кичке аш ашаган вакытына туры килдек. Мине танып, Гимай, авызына кабарга дип күтәргән агач кашыгын кире тәлинкәсенә төшереп:
– Сез Хәнәфи янына дәрес хәзерләргә килгәнсездер инде, балалар. Бераз сабыр итегез, ул хәзер чыгар, әнә өй алдында көтеп торыгыз, – диде.
– Юк, Гимай абый, безне авыл советыннан налог агенты Сәрвәр Нигъмәтуллин синең янга җибәрде.
– Ни җитмәгән аңа тагын? Ярты налогны бер ай элек кенә түләгән идем, хәзер кесәдә бер тиен акча да калмады! Минем җавапны Сәрвәрегезгә шулай дип тапшырыгыз.
–Тапшыруын тапшырырбыз, Гимай абый. Ә ул сиңа, авыл советына тиз генә килеп, налогын түләп бетереп китсен. Гимайның эше катлаулы, дөнья да бик хәтәр болганып тора. Әгәр бүген дә килеп расчет ясамаса, миңа үпкәләмәсен, эше былтыргыдан да начар булып бетәргә мөмкин!» дип әйтергә кушты. Килмәсә, кәгазьдәге менә бу «птичка» утырган юлга имзасын куйсын, – дип өстәде.
– Имзамны куймыйм, хәзер үзем килермен. Ояты юктыр бу Сәрвәрның, күпме таларга була колхозчыны! Тимер алачыгында эшләгәч, акча сугадыр дип белә бугай ул! Теше сызлап яфаланса ярар иде үзе! Сугам – сукмый ни! Көтеп тор!
Бер-ике кашык ашын капкач: «Минем бу сүзләрне үзенә әйтә күрмәгез тагын! Күрмәгәнеңне күрсәтерләр хәзер!» дип, кашыгын түшәмгә төбәп күрсәтте.
– Юк, әйтмәбез, Гимай абый. Борчылма!
Эт тыкрыгының уң ягындагы йортларның иң соңгысында тормыш иптәше сугыштан кайта алмыйча калган Мәрфуга белән кызы Сәлимә яши. Икесе дә колхозда терлек карыйлар. Үзләренең сыерлары да, байтак кына сарыклары да бар. Бик тыйнак, күршеләре белән аңлашып, серләрен уртаклашып яшиләр. Без килгәндә, икесе дә ихатада: Мәрфуга бакчадан чиләк белән алып кергән бәрәңгесен юып йөри, ә Сәлимәсе абзарга сарыкларын куып кертергә маташа иде. Тегеләре аны тыңламыйлар, ачкан капкага керү урынына, читкә чабып интектерәләр. Хәлне күреп, Марс белән икебез ике яктан, Сәлимә уртадан куып, ниhаять, абзар капкасын ябып куйдык.
Абзар дигәннән, язгы ташу вакытында Ык яры ашала-ашала аның стенасына килеп терәлгән. Хәтта абзарның ике баганасы, төшеп китәрдәй булып, асылынып тора. Сарыкларның абзарга керергә теләмәүләренең сәбәбе шуннан да булырга мөмкин, дип уйладык.
– Ни йомышыгыз төште безгә, балалар? Әллә мәктәбегездә булачак бәйрәмгә чакырырга килдегезме?
– Юк, Мәрфуга апа, бәйрәм кайгысы юк ул авыл советы начальникларының. Үзләренә Казан начальниклары концерт күрсәтәләр бугай. Безне налог агенты Сәрвәр җибәрде сезгә. Башка еллардагы кебек, Мәрфуга ел ахырына кадәр налогын түләп бетереп, заемга язылса, яхшы булыр иде, ди.
– Үзем дә тизрәк өстән бурычны төшерергә иде дип йөрим. Тик хәзер түгел, киләсе атнада булыр, бәлки, бер баш сарыкны сатасы бар… Алучы белән килешеп булмый әле. Бик очсызга өметләнә. Шулай дип әйтерсез авыл советына.
– Ә заемга языласыңмы соң?
– Элек язылганнары да сандыкта ята. Сәлимә бәләкәй чакта икесен пешкән бәрәңге белән стенага ябыштырып куйган иде – һаман торалар. Ышанмаса, Сәрвәр үзе килеп карасын.
Мәрфуга ихатасына каршы, 30 нчы елларда, районыбыз териториясендә мәдәният революциясе киң җәелгән чорда, таштан мунча төзегәннәр. Мөслимдә яшәгән татар халкы ни өчендер аны бик озак «гомуми» мунча дип түгел, «общий мунча» дип йөртте. Күп гаиләдә санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәүдә бу учреждениенең роле зур булган. Мунчага килеп кергәч тә, кием-салымны куярга шкафлар, кирәк-ярак сатыла торган ларёк, утырып хәл алырга эскәмиялар, юынырга таслар, себерке белән чабынырга аерым пар бүлмәсе дә бар. Суны Ыктан алганнар – монысы факт. Ә менә ничек алганнарын, ягъни чиләк белән ташыпмы, әллә махсус насос белән суыртыпмы, әйтә алмыйм. Юынган суны, билгеле, торбасын Иске Ыкка (аны Петруш күле дип йөрттеләр) каратып агызганнар.
Ишек алдында үзебез салган мунча булмагач, общий мунчада без дә өчәүләп – әткәй, Марс белән мин дә – берничә мәртәбә кунак булдык. Безнең әткәйгә мунчасыннан бигрәк, ларёкта сатыла торган кипкән тозлы кызыл канат белән эчәргә сырасы ошый иде.
Общий мунчадан 20 метрлап ара калдырып, Исхаклар йорт салганнар. Мунча белән ике арада өч төп алмагач утыра. Алмалары пешкәч, бала-чагалар, ботакларының берсеннән икенчесенә маймыл сыман сикерә-сикерә уйнаганнар.
Хак булса, Исхак Эт тыкрыгы тарихында онытылмаслык эз калдырган. Ишетепме-ишетмичәме, әллә гел үз белдеге беләнме, теге сакаллы анекдотта сөйләнгән бик четерекле вакыйганы ул Мөслим җирлегендә кабатлаган. Имеш, мунча эшли башлагач, ни уйлаптыр, кичләрен еш кына алма агачына менеп нидер карап утыра торган булган. Берничә кич шулай утыргач, тәмам нервыларын какшатып бетергән. Түзә алмыйча, райисполком рәисе исеменә жалоба язып җибәргән. Жалобада: «Обчий (общий) мунча, бүгенге авыр шартларда коммунизмга нигез салучы хезмәт ияләрен мораль яктан таркату чыгынагына, ул гына да түгел, якын-тирәдә яшәгән ир-атларны hәм яшүсмерләрне чиргә сабыштыру коралына әверелеп беткән. Шуның өчен ул агу чыганагын кичектермичә сүтеп ташларга кирәк», диелгән.
Имзасын куяр алдыннан, әгәр дә минем жалобаны тикшермичә, өстәл астында яшереп тотсагыз, сезнең өстән Казанга язам, анда да карамасалар, Мәскәүгә кадәр барып җитәм, дип куркыткан. Ә имзадан соң язган искәрмәсендә, тикшерү комиссиясен график буенча хатын-кызлар керәсе дүшәмбе, атна кич яки җомга көннәрнең берсендә, кичке сәгать сигезләрдә җибәрүен сораган.
Жалобаны тикшерергә райисполком, уйлап-нитеп тормыйчы, авыл советы башкарма комитетына җибәргән. Авыл советы Исхакның язмасын тикшерү өчен өч кеше составында комиссия төзеп, душәмбе көнне кичке сәгать сигезгә мунчага җибәргән. Комиссия әгъзалары урында, бик җентекләп тикшереп, Исхак янына кергәннәр.
Без мунча территориясендә социалистик мораль таркатырлык, ир-атлар белән яшүсмерләрне чиргә сабыштырырлык әйберләр күрмәдек. Ялган! Бер сүзең дә дөрес түгел! Менә безнең актка, таныштым дип, кул куй!
– Куймыйм! Шуны да күрмәгәч, сезнең маңгаегызга күз урынына ботак тишеге генә ясап куйганнардыр! Берегез менә бу алма агачына менеп, мунча тәрәзәләренә карагыз! Ни күрерсез икән?
Иң беренче булып, алма агачына комиссия җитәкчесе менеп утырган. Утыра да, утыра икән. Нигәдер хәйран калган. Төшми дә төшми, ди. Исхак белән калган ике комиссия әгъзасы агачны селкеткәч кенә, җитәкче егылып төшкән hәм, кызганычка каршы, аягын имгәткән.
Авыл советының чираттан тыш узган утырышында авторның жалобада язылган фактларын урынлы дип тапканнар. Исхакны, сәламәтлеген ныгыту өчен, бер айга зират каравылчысы итеп билгеләгәннәр. Ни дисәң дә, тыныч урын: беркем дә жалоба да язмый, тавышланмый да. Ә мунчаны сүтеп ташламаска, киресенчә, тәрәзәләренә чуар тукымадан тегелгән пәрдәләр корырга, дип карар кабул иткәннәр.
Ихатасына барып кергәндә, Исхак үзен чиргә сабыштыра язган теге алма агачын кул пычкысы белән утынга тураклап маташа иде.
– Сезне кеше куып йөриләр дигән хәбәр килеп җитте монда, – дип сүз башлады зиратның өр-яңа начальнигы. – Комиссия персидәтеле минем өстән жалоба язган, диләр: штраф түләргәдер инде. Сизеп торам. Түләрем менә, көт!
–Синең фамилияң алдына налог агенты «птичка» куймаган. Хәлеңне белгәндер, күрәсең, – дип тынычландырырга тырыштык Исхакны.
Сәрвәр кәгазендәге соңгы «птичка» колхоз бакчасы янындагы Гәрәев Шәмсегали фамилиясе алдында тора. Шунда юнәлдек. Шәмсегали үзе бераз салгалый, кеше белән, бигрәк тә малларын сатарга яки мал-туар тергезергә планлаштырган хуҗалар белән аралашырга ярата. Мухан очындагы базарга беренче булып бара hәм аннан соңгы булып кайта. Базарга чит авыллардан ат арбасына тагыпмы, җәяү җитәкләпме, сатарга дип алып килгән малларның яртысыннан күбрәге аның кулы аша уза. Саткан кеше дә, алган кеше дә аңа рәхмәтләрен, сүз белән генә түгел, кыштырдап торган кәгазь белән дә, шешәдән челтерәп аккан чишмә суыннан да чистарак сыекча белән дә белдергән. Шуңа күрәдер инде базардан кайтканда, аның «навигаторы» бик еш «замыкание» ясый башлаган: хуҗасын туп-туры атлатасы урынга, юлның я бер ягыннан икенче ягына, я икенче ягыннан койма ягына боргалап, шыңшый-шыңшый кайтырга мәҗбүр иткән. Гомумән, күңелле яшәгән Шәмсегали.
Ихатасына без барып җиткәндә, аның күзе дә туры карый, үзе дә туры йөри иде. Димәк, навигаторы дөрес эшли башлаган. Бик җаваплы эш башына төшкән Шәмсегалинең. Үзе колхозчы булмаса да, узган кич аны «Путиловец» колхозы идарәсенә договор төзергә чакырганнар. Баргач, колхоз рәисенең урынбасары ике якка да, ягъни Шәмсегалигә дә, колхоз идарәсенә дә файдалы тәкъдим ясаган. Тәкъдимнең асылы шунда: Шәмсегали ихатасыннан ерак та түгел зиратка терәлеп диярлек колхоз басуы җәелеп ята. Быел анда арыш җитешеп килә. Ләкин, идарә әгъзалары фикере буенча, ул басудан планлаштырылган уңышны тулысынча җыеп алу бик шикле булыр, чөнки Кооператив урамында hәм МТС янында яшәп, колхозда эшләмәгән интеллигенция казлары, кәҗәләре hәм бозаулары анда чәчелгән ашлыкны көне-төне таптап, ә уңыш җитә башлагач – ашап яталар. Шуңа күрә басуга күз-колак булырга, икмәк таптаган казны, кәҗәне, бозауны тотып, Шәмсегалинең абзарына ябарга да, хуҗасыннан каз башына бер тәңкә, бәпкә башына илле тиен, кәҗә мөгезенә – тәңкә ярым, ә бозау башына ике тәңкә ярым исәбеннән акча алып, керемнең яртысын Шәмсегалинең үзендә калдырырга, яртысын колхоз идарәсе карамагына тапшырырга мөмкин.
– Ничек карыйсың бу тәкъдимгә?– дип сорады колхоз рәисе урынбасары Хөсни Шәмсегалидән.
– Ике кулым белән риза, – дип кисте гадәттәгечә терлек сатучы-алучы. Минем тәҗрибәм җитәрлек: хәтереңдә булса, өченче ел да, былтыр да колхоз казнасын ярыйсы гына тулыландардым, быел да йөзгә кызыллык китермәм.
– Дөресен әйткәндә, синең йөзең, Шәмсегали туган, – диде урынбасар, – ел буена кып-кызыл булып тора. Утта кыздырган тимер төсле – гел сүрелми. Син тоткан терлекләрнең хуҗаларыннан кергән акчаны санап торырга колхоз кассиры булмаганга түгелме? Син ничек уйлыйсың?
Шәмсегали, тагын да кызара төшеп:
– Яшерен-батырын түгел, Хөсни җаным, салган баш белән кайчак ялгышып куям. Саташтыра теге нәстәкәй.
– Менә син ел саен саташмасын дип, берәр хатын-кызны беркетеп куярга уйлыйбыз. Каршы килмәссең бит?!
– Сиңа ничек каршы килим, ди. Килмим! Үзем дә шул турыда баш ватып йөри идем әле. Колхозның элекке читаваты Хупъямал түтәй кулай килер бу эшкә. Бездән ерак түгел өе дә – зират кырында гына яши.
– Бик карт бит инде ул карчык... Юньләп күрми дә, диләр аны.
– Үзенә кирәкне әллә каян күрә ул, Хөсни җаным, кайгырма!
– Ярый алайса, кул бирешик,– диде Хөсни. Көләр-көлмәс Шәмсегалигә карап:
– Менә договор! Кулыңны куй да, эшкә кереш. Кирәк дип санасаң, Хупъямал түтәйне генә түгел, ат та беркетергә мөмкин.
– Юк, юк, Алла сакласын! Ат миңа атланса атланыр, тик мин атка атлана алмыйм инде – билем дә, аякларым да бик нык сызлый...
...Шәмсегали капкасы төбендәге халык төркеме ипи чиратына җыелган халыктан ким түгел. Барысының да йөзләрендә канәгатьсезлек, борчылу эзләре, Шәмсегали адресына ачулы, сүгенү сүзләре яңгырый. Ишек алдында жиде-сигез бозау койма буенда үскән чүп үләннәрен чемчи, абзарында казлар каңгылдый, ата казларның канатлары белән бәрешеп сугышкан тавышлары ишетелә. Чын-чынлап спектакль бара.
– Ык буеннан өйгә кайтып барган казларымны кече малаең белән борып, абзарыңа кертеп япкансыз, – ди Кооператив урамында яшәгән Мөнирә түтәй. – Олы башың белән нишләп алай кыланасын, Шәмсегали? Казларны тизрәк чыгар! Мине өйдә эшчеләр ашарга көтеп утыралар.
– Каз башына бер тәңкә, бәпкәләренә иллешәр тиен биргәч, алып китәрсең.
– Юк! Сиңа бирерлек акчам юк, булса да бирмәм! Мин аларны көне буе ике яшьлек оныгым белән Ык буенда чирәмдә сакладым. Ә ишек алдына куып керткәнегезне Хәерниса түтәй күргән. Тере шаhит, менә үзе монда басып тора! Сора үзеннән, ул алдашмас!
– Мөнирә түтәй дөрес сөйли. Икегезне дә үз күзем белән күрдем. Малаеңны өеңнән чакырып чыгар, укучы баланы мәктәптә алдашырга өйрәтмиләрдер – алдамас.
– Ул өйдә юк, басу саклый.
– Ул булмаса, син бар! Өстеңә күп ак сәдәфле кара сатин күлмәк кигән идең, дөресме?
– Ул күлмәкне мин көн саен киям.
– Ә хәзер ни өчен ул күлмәктән түгел?
– Бозаулар куганда, пычранды, шуңа салдым.
– Ялганың тотылдымы? Тотылды! Мөнирә түтәйнең казларын абзарыңнан чыгар!
– Анда каз боткасы, бәпкә боткасы. Аларны ничек аерыйм ди?
– Ничек болгаткансың, шулай аер! Чыгармасаң. хәзер үк Хөснигә шалтыратам, чамала аны!
– Әгәр дә син бер тәңкә акчага кызыгып, ул абзарыңда казларны бәпкәләре белән әрәм итсәң, көт тә тор: сине, күрше дип тормабыз – судка бирербез!
– Алар язган гаризага без дә кул куябыз ,– дип башка хатын-кызлар да тарткалашуга кушылдылар.
Басу каравылчысы, авызына су капкандай, башта Мөнирә белән Хәернисага, аннары башка күршеләренә карап алды да, безгә күзен төшерде:
– Сезгә ни калган монда – дип, ачуын бездән алырга чамалап җикеренде. – Аяк астында уралып йөрмәгез, әчмәгегез кипкәндер, өегезгә кайтып йоклагыз!
– Юк, Шәмсегали абый, әле кибеп җитмәгәндер, көндез яңгыр явып узды! – дип җавап бирде Марс. – Безне авыл советыннан налог агенты Сәрвәр җибәрде. Бик нык сагынган ул сине. «Шәмсегали тиз генә килеп, налогын түләп бетереп китсен», – дип әйтергә кушты.
– Авыл советына ут капканмы әллә, кая ашыга ул тагын? Шул налог дигәне белән ел саен җанны корыта!
– Ул да шулай ди.
– Ничек ди?
– Шәмсегали җанны корыта ,– ди. –Быел эше бигрәк тә катлаулы, өстеннән бик еш жалобалар килә, – дип өстәргә кушты. Әгәр бүген дә килеп расчет ясамаса, миңа үпкәләмәсен, эше былтыргыдан да начар булып бетәргә мөмкин! – ди.
– Нинди жалобалар тагын?
– Анысын әйтмәде, тик әгәр дә акылына килмәсә, ул жалобаларны турыдын-туры прокурорга кертеп бирермен, пожалуй, – дип тә өстәргә кушты.
Шәмсегали, Госман сыман, агарды да катты. Мал-туар белән сату итүчене аңына китерер өчен Марс, Сәрвәрнең кәгазен сузып:
– Әгәр дә акылына килмәсә, – диде Сәрвәр абый,– кәгазьдәге менә бу «птичка» утырган юлга имзасын куйсын!
– Бармак белән куясы мени ул имзаны?
– Кулында каләме булмаса, минем каләм белән подписать итсен, дип өстәде.
Сәрвәр алай дип әйтүен әйтмәде, билгеле, әмма Марс, Шәмсегалинең кулында берни дә булмагач, үз кесәсеннән бармак башы чаклы каләмен чыгарып, аңа тоттырды. Имзасын куйгач, Шәмсегали ни эшләргә белмичә, бер тын басып торды да:
– Ярар, хатыннар, бүген сезнеңчә булсын – казларның барысын да чыгарам! Тик кисәтеп куям: әгәр дә аларны иртәгә дә басуда күрсәк, икеләтә артык бәягә сатып алырсыз, ярыймы?
Абзар капкасын ачып җибәрүгә, каз төркеме ишек алдына ябырылды. Өйгә кереп, бераз тамак ялгап, без авыл советына юнәлдек. Барып керүгә, өстәл артында көлемсерәп Сәрвәр, аңа каршы Госман, Гимай hәм Шәмсегали, аптырашка калып, безне көтеп утыралар.
– Исемлектә билгеләнгән биш кешедән менә өчесе килеп, налогларын түләделәр. Ике кеше килмәде. Сәбәпләрен аңлатыгыз!
– Әбүбәкер бабай капкасын бикләп, этен чылбырдан ычкындырган да, өеннән чыкмыйчы утырып, ә эте безне ашардай булып өреп калды. Мәрфуга апа бер баш сарыгымны сатасы бар, ләкин бик очсыз хак бирәләр. Юньлерәк сатып алучы табылгач, авыл советына үзем барып түләп кайтырмын, килеп йөрмәгез, дип сиңа әйтергә кушты.
Сәрвәр соравына җавап биреп бетермәс борын, Госман телгә килде:
– Сез, малай актыклары, нишләп кеше куркытып йөрисез?
– Беркемне дә куркытмадык, Госман абый.
–Налог агенты фәлән дип әйтте, төгән дип әйтте, дип, мине куркыттыгыз.
– Налог агенты нәрсә әйтсә, шуны сиңа түкми-чәчми тапшырдык.
– Сәрвәр алдында кабатла әле шул сүзләреңне!
– Госман тиз генә килеп налогын түләп китсен, аның эше катлаулы, әгәр дә бүген дә килеп расчет ясамаса, миңа үпкәләмәсен, эше былтыргыдан да начар булырга мөмкин, дип әйттек.
– Ә Сәрвәр сезгә былтыр ничек булганын аңлаттымы соң?
– Үзеннән сора –каршыңда утыра бит, аңлатыр.
– Минем фикерне, нигездә, дөрес җиткергәннәр сиңа. Менә былтыргы недоимкаң, калганы бу кәгазьгә язылган. Ышанмасаң, менә кара, – диде Сәрвәр.
– Дөрес язылган, – диде тимерче..
– Бергә берне кушкач, ничә булганын беләсең бит инде, Госман абый. Әгәр быел да налогыңны түләмәсәң, синең ничә еллык недоимкаң барлыкка килер иде, чутлап кара!
– Аның нәрсәсен чутлыйсың – ике еллык!
– Димәк, быел да түләмәсәң, синең ике еллык недоимкаң барлыкка килер иде, шулаймы?
– Кәнишне.
– Димәк, былтыр бер еллык кына бурычлы булгансың. Ә быел да түләмәсәң, ике еллык, ягъни, ике мәртәбә артык недоимка синең өстеңдә утырыр иде. Яхшымы, начармы бу синеңчә?
– Начар, кәнишне.
– Укыгын кеше – укыган кеше инде,– ди Сәрвәр, елмаеп.
– Мондый мәсьәләләрне без икенче сыйныфта ук чишә идек.
Гимай бер сүз дә дәшмичә, тыңлап утырды, ә Шәмсегали үзенекен итте:
– Син,– диде ул, миңа бармагын төбәп, – Мәрфуга сарыкларын үз күзең белән күрдеңме?
– Күрми теге! Сәлимә белән бергә абзарларына куып керттек.
– Ничегрәк соң алар?
–Ничегрәк дип, Шәмсегали абый.... Сарык – сарык инде –дүрт аяклы...Аңгыра, куркак...
– Алары миңа кирәк түгел! Тазамы соң алар?
– Барысы да чип-чиста, сазга батмаганнар. Ну-у, тигәнәкләре бераз бар– яшермим.
– Миңа ни кирәген син беләсең –сузма! Әйт дөресен – симезме, ябыкмы?
– Аларын Сәрвәр абый тикшерергә кушмагач, капшап карамадык. Тик шуны гына әйтәм: бүлтерек бәрәннәре дә олы сарык чаклы!
– Ярар, алайса. Кайтышлый аларга үзем кереп чыгармын, көтүгә кумыйча торсыннар. Мин байтактан сугымлык сарык эзләп йөри идем...
«Чүпрәле театры»
«Чүпрәле» турында берничә сүз югарыда язылган иде инде. Өстәп шуны гына искә төшерик: ул Коопертив урамының Катмышка чыгып китү ягында, язгы ташу вакытында гына түгел, җәй һәм кыш көннәрендә дә «мәдәният-агарту» вазыйфасын үтәп торды. Кышын безнең оч балалары күпер янында чаңгы, чана шуды, эскерт сыман өелгән кар өеменең өстенә менеп, башкалалы уйнады, кәшәкә сукты, ә күпер өстендә, озын һәм кеткиләр тезеп, шәмәй сукты. Җәен яңгыр явып киткән саен, Чүпрәле башта күлгә әйләнә. Су керергә дип, бәпкәләрен ияртеп каз-үрдәк җыела, ә кичкә кырын, көтү кайткан вакытта, сыерлар «сылауга» туктыйлар. Аларның хуҗалары, куып чыгарырга тырышып, чыбык белән куалыйлар, ә тегеләре, хуҗа сүзләрен койрыкларына да элмичә, рәхәтләнеп басып торалар. Көндезләрен, бигрәк тә кызу көннәрне, Чүпрәле якындагы ике хуҗалыкның дуңгызлары карамагына күчә: кап-кара сазлы судан борыннарын гына күрсәтеп, алар, мырык-мырык килеп,«дәвалау ваннасы» алалар. Сазлык кипшергәч, Шәмсегали ихатасыннан 50-60 метр арада читән белән бүленеп куелган «Путиловец» колхозының яшелчә бакчасына атлы эшчеләр, арбаларын күчәренә кадәр сазга батырып, йөк ташыйлар. Кыскасы, театр да театр, Чүпрәле дә театр.
Исполнитель темасына кайтыйк.
Колхоз яшелчә бакчасына каршы, Шәмсегали ихатасына кыйгач тыкрык почмагында Нәҗминең йорты утыра. Күптән түгел салды ул аны. Тирә-юньдәге йортлардан үзенең төзеклеге белән аерылып тора: шәм кебек төп-төз бүрәнәләрдән эшләнгән, түбәсе усак тактасыннан ябылган, наличниклары ак, бизәкле. Чаллы ягыннан әзер бура, шикмәләре белән түбә такталары, нигез ташларына кадәр кайтартып, каяндыр чакыртып китергән дүрт оста өч атна дигәндә өеп куйды. Ай ярым узмады, ихатасы ике яктан да утыртма койма белән әйләндереп алынды. Мөслим яралганнан бирле Чүпрәле тирәсендә киртә белән читәннән башка корылма күзгә күренмәгәч, Нәҗминең күршеләре бу кискен үзгәрешне үзе алдында хупласалар, артында көнләшеп сөйләнделәр. «Урында да эшләми, башка ир-атлар сыман шахтада да күмер ватмаган, Гуркида да торф чыгармаган, ярдәм итәрлек туганы да юк, ә акча тапкан. Каян? Ничек? Күпме?».
Мондый ситуацияне сизеп булса кирәк, бер атнадан соң безне авыл советына яңадан чакыргач, чыгарып җибәрер алдыннан биргән күрсәтмәсендә Сәрвәр Нәҗмигә карата аерым басым ясап: «Хәлле кешеләр алар. Хатыны Нәҗмия Мөслимгә килен булып төшкәнче, берничә ел кибеттә сатучы булып эшләгән. Безгә килгәч тә шул кәсептә. Налогларын түлиләр түләвен, ләкин үрдәк белән бер: астына су тигәч кенә йөзә башлыйлар. Катырак итеп әйтегез! Килсен ул Нәҗми! Бик сагындым! Бүген булдыра алмаса, киләсе атнакич килсен! – дип озатты.
– Без сөйләгән сүздән ул кычкырып көлер, Сәрвәр абый. Үзегез катырак итеп берәр кәгазьгә языгыз. Без аңа тапшырырбыз.
– Бергә көлерсез, аптырамагыз.
Сәрвәр сагынгандыр, ләкин Нәҗминең дә, Нәҗмиясенең дә безнең исполнитель чираты узганчы авыл советы ишеген атлап керү-кермәүләрен белмичә калдык. Ни өчен дисәң…
Шулай беркөнне Мөслимгә Галиәскәр Камалның «Беренче театр»ы белән Казан артистлары киләчәге турында Пушкин урамындагы аптека ишегенә hәм Кооператив урамындагы ашханә коймасына, урта хәлле колхозчының кунаклар килер алдыннан өстәленә җәя торган ашъяулыгы чаклы, афишалар ябыштырып куйдылар. Чын, тере артистларны күрергә сусаган халык алдан ук билет алырга ашыкты. Ике билет Нәҗмия кибетенә үзе килеп керде. Касса тишегенә чират торып сатып ала торганнары түгел, ә чакыру билетлары. Урыннары – гадәттә район начальниклары утыра торган беренче рәттә.
Спектакльгә безнең дә барасы килгән иде дә, абыйлар-апалар планны бозды. «Борын астыгыз кибеп җитмәгән әле. Бераз үсегез. Яхшы укысагыз, беренче театр түгел, унынчысын да карарсыз. Әнә, дәресләрегезне хәзерләгез!» – дигән күрсәтмә бирделәр дә, киенеп-ясанып, көзге каршында туйганчы бөтерелделәр. Аннары үзләре китеп бардылар.
Икенче көнне, мәктәптән кайткач, әнкәй: «Нәҗметдиннең өен басканнар, дигән сүз йөри. Хак микән?! Ашагыз-эчегез дә, ул тыкрыкка барып кайтыгыз. Без исполнитель булгач, барыбер җигәрләр. Чакырсалар, күргәннәрегезне сөйләрсез»,– диде.
Баруын бардык, тик безне йорт янына якын да китермәделәр. Тыкрык юлын, Шәмсегали коймасыннан Миңҗинан читәненә кадәр, бау белән тарттырып, кисеп куйганнар. Бер милиция капка төбен саклый, икенчесе, Нәҗминең күршеләренә кереп, базларына төшә, абзарларына барып, иснәнеп, актарынып йөри икән. Бау янына җыелган бала-чага hәм карт-коры бер-берсен соңгы яңалыклар белән таныштыра. Имеш, театрдан кайтып, тар-мар ителгән йортларын күргәч, Нәҗмия аңын җуеп, идәнгә ауган, ә Нәҗми, биләсәпитенә атланып, милициягә чапкан hәм, шуннан бүлнискә шалтыратып, ашыгыч ярдәм сораган. Нәҗмия врачлар ясаган уколдан соң гына аңына килгән. Хәзер алар икесе дә өйдә утыралар, урланган әйберләрнең исемлеген төзиләр, ди.
«Таралыгыз, монда аю биетмиләр. Ике минуттан соң эзегез дә булмасын!» ,– дип, беренче милиция барыбызны да куып җибәрде. Искитәрлек яңалыклар булмагач, без дә кайтып киттек.
Икенче көнне без баруга, өченче милиция барлыка килде. Бөгелмәдән чакыртканнар. Кырында кышлаган бозау чаклы овчарка, йон бияләй чаклы телен асылындырып, еш-еш сулап тора. Хуҗасы «След!» дигән команда биргәч, овчарка, хуҗасын өстерәп, каршыдагы Дәрига йортына таба ыргылды. Үзенең капка баганасын кочаклап торган Дәрига, аңа таба этнең ярсып килүен күргәч, куркуыннан «И, Ходаем, ни күрсәтер микән бу?!» дип укына-укына, җиргә чүгәли башлады. Аңын югалткандыр инде, бичара. Овчарка Дәриганың аякларын бер-ике мәртәбә иснәде дә «Синнән рәт чыкмас!» дигәндәй, ачык калган йорт ишегенә кереп югалды.
Күрәсең, эт анда бернәрсә дә тапмаган. Икенче, аннан соң өченче йортларда иснәнде. Шул ук нәтиҗә: урланган әйберләр Чүпрәле тирәсендә урнашкан хуҗалыкларда табылмады. Өстәвенә, күршеләрнең берсе дә, партизаннар сыман, «Беренче театр» барган вакыт эчендә, Нәҗми ихатасы тирәсендә чит кешеләр дә күрмәгән, шикле тавыш та ишетелмәгән. Өч милициянең берсе дә биргән сорауларына «Күрмәдем, белмим!» нән башка җавап ала алмаган.
Милицияләрнең соңгы өмете – Ык елгасы калды. «Нәҗми йорты тыкрык башында утыра, – диде Бөгелмә милициясе, ихатаны эте белән яңадан урап чыкканнан соң.
– Нәҗминең күршеләре бернәрсә дә күрмәгәч, ишетмәгәч, урланган мал, үзе арбага төялеп, урамга чыкмаган, дип уйлыйм. Минемчә, бурлар өчәү булган hәм алар операцияне алдан ныклап планлаштырганнар. Икесе йортны «чистарткан», ә өченчесе койманың тышкы ягында, койма төбендә капчыкка тутырылган трофей көтеп утырган. Өйне чистартып бетергәч, икесе шыпырт кына – күршеләр ишетерлек тавыш чыгармыйча, капчыкларын койма аркылы аулак якка төшергәннәр. Аннары, үзләре чыккач, өчәүләп Ык ярында калдырган көймәләренә төягәннәр дә теләгән җирләренә ычкынганнар. Всё шито-крыто! Ишетерлек тавыш та, күрергә тере бур да юк!
Бөгелмә кунагының мондый зирәклегенә ике җирле милиция шаккатты.
– Ике тәүлек каравыллап, тентеп, үзебез теләгән кешеләрдән сорау алып, җинаять ясауга шулкадәр гади hәм оста итеп анализ ясарга безнең баш җитмәгән, – дип, кунакның версиясе белән берсүзсез килештеләр.
Чынбарлыкка ошаган бу версия дә тикшерелде – тик, файдасыз булып чыкты. Протоколга теркәрлек, Нәҗми ихатасыннан читтә бернинди дә әйбер, ә овчарка – бернинди дә эз тапмаган. Кунакның кәефе кырылды.
Казан начальнигы «Димәк начар эзләгәннәр, операция планын үти алмаганнар! – дип йомгак ясаган hәм өч милиция башкарган эшкә түбән бәя биргән. «Чөнки, – диелгән Казан телеграммасында, – Нәҗми белән Нәҗмиянең кыйммәтле әйберләре үзләре чыгып качмага, парга да әйләнмәве көн кебек ачык. Тикшерегез вскл эзләгез вскл табыгыз вскл»,– диелгән Казаннан алынган телеграммада.
Бәла үзе генә килми, ди. Йорт талану драмасыннан соң, озак көттермичә, икенче бәла килеп җитте: Нәҗми гаиләсе таркалды. Нәҗмия, рәсми рәвештә аерылып, районнан каядыр чыгып китте. Нәҗми, тол булып, Мөслимдә утырып калды.
Тора-бара бу интрига тагын да катлаулана төште: берничә айдан соң ир белән хатын, урланган әйберләрне эзләп табу өчен кузгатылган эшне ябуны сорап, прокуратурага гариза язганнар. Интриганың финалы тагын да гаҗәбрәк булды: гариза бер атна эчендә каралып, канәгатьләндерелде.
Бу вакыйга Мөслим өчен Ык аркылы салынган агач күпернең һәлак булуыннан да ким булмады. Районда моңа кадәр күрелмәгән hәм ишетелмәгән шау-шу күтәрелде. Чөнки хатын инициативасы белән ирдән аерылу факты район тарихында булмаган, башка сыймаслык хәл булды.
Халык эшнең болай борылуын аңламады hәм Республика прокуратурасына жалоба яудыра башлады. «Бу тарих башыннан азагына кадәр аңлаешсыз, буталчык булды hәм дөрес хәл ителмәде. Ни өчен пыркарур, гаризаның язылу сәбәпләрен ныклап тикшермичә, уголовный эшне ашыгыч рәвештә ябып куйган? Мөслимдә ут чыкмаган, ләбаса! Хатын нияте белән социалистик гаиләнең җимерелүен раслаган суд райондагы башка гаиләләргә, бигрәк тә яшь буынга, мондый юл күрсәткәч, бу дөнья кая барып чыгар?! Аннары, башында акылы булган кеше урланган малын эзләүдән үз теләге белән баш тартмый. Бу хәлнең төп сәбәбе ачылуны таләп итәбез». Тагын өченчесе, дүртенчесе…
Кыска гына әйткәндә, жалобаларның эчтәлеге шунан гыйбәрәт. Алар берсе артыннан берсе, бик усал резолюцияләр белән, Мөслим прокуратурасына әйләнеп кайта башлаганнар.
Көннәр, атналар узды, ябылган эш ачылмады.
Бер ел дигәндә, Бөгелмә ягыннан җылы җилләр исә башлады. Көннәрнең берендә, Нәҗмия Бөгелмә шәhәренең бер кибетендә сату итә, дигән хәбәр таралды. Бер килсә, килә ул, дигәндәй, бу хәбәр артыннан районга икенчесе килеп җитте: Чүпрәле тыкырыгына овчарка белән килеп эшләгән Бөгелмә милициясе, үзенең уңышсыз тәмамланган версиясеннән соң йорт басу вакыйгасына, анда катнашкан фигурантларның тәртибенә, Казанга килгән жалобаларга анализ ясауны Бөгелмәсенә кайткач та дәвам иткән. Ниhаять, «Чүпрәле театры»ның серенә төшкән. Прокурорның рөхсәте белән кәгазьне, аннары урланган әйберләрнең исемлеген «Дело»дан алган да, бер шаhит белән Нәҗмиянең фатирына барган hәм исемлекнең «дөреслеген тикшерергә» керешкән. Бу операция уңышлы тәмамланган: югалган әйберләрнең затлылары стенаны, өстәлне hәм сервантны бизәп торалар икән.
Бөгелмә hәм Мөслим милиция бүлегенә, Казанга, элек язылган тәнкыйть телеграммасын юк дип исәпләргә, дигән яңа телеграмма суккан.
Нәҗмия үзе язган, үзе режиссер вазыйфасын (бушлай!!!) үтәгән hәм «Чүпрәле сәхнәсе»ндә үзе куйган «Беренче театр»ның финалы шуның белән тәмам булды. «Икенче театрын» hәм, берочтан, фатирда табылган әйберләрнең язмышын сурәтләргә Нәҗмияне Республика башкаласыннан бик үк ерак булмаган бер урынга җибәргәннәр, дип сөйләнделәр…
… Авыл советы карары нигезендә, әнкәй (ягъни, без инде) исполнитель вазыйфасыннан азат ителгәч, Сәрвәр янына Нәҗминең баруы-бармавы турында кызыксынмадык. Баргандыр. Чөнки ул, яңа гаилә корып, күңелле генә яшәп калды.
Безгә янадан повестка килгәч, әнкәй авыл советына барып: «Үпкәләмәгез, хөрмәтле начальниклар, инвалид буларак мин бу эшне яңадан башкара алмам. Колагым юньләп ишетми, сезнең боерыкларыгызны, чакырасы кешеләрнең җавапларын дөрес аңлый алмам, телефон дигән нәрсәгезне күргәнем дә юк, сөйләшкәнем дә юк. Монысы – бер.
Тормыш иптәшем үз эшендә, Гали МТСта тимер кырдыра – аларны ач килеш эшкә чыгарып җибәрә алмыйм. Шуның өчен заготконтора hәм МТС җитәкчеләре белән үзегез сөйләшегез. Монысы ике.
Өченчесе. Яше җитмәгән ике мәктәп баласы авыл советында айга якын мәҗбүри эш башкардылар. Димәк, бушка эшләделәр, төнлә йокламыйча, сәламәтлекләренә зыян китерделәр. Укуларында артта калдылар – өйгә икеле-өчле билгеләре ташыдылар. Советлар Союзының бер законында да мондый эшләр каралмагандыр. Өстегездән жалоба язсалар, сезгә рәхмәт әйтмәсләр.
Ә дүртенчесе шул: әгәр дә миңа яңадан исполнитель булып йөгерергә дигән повестька килсә, биш баланы авыл советына китереп куям. Аларның икесе укучы, өченчесе кулсыз, дүртенчесе аяксыз. Теләсәгез ничек карарсыз. Ул-бу булса, үзегез җавап бирерсез, – дип кайтып киткән.
Шуннан соң бер исполнитель дә безгә повестка тотып кермәде.
Исполнитель вазыйфасын башкару – укучы балалар эше түгел, билгеле. Әмма колак мендәрләрен кире өйгә алып кайтып куйгач, безгә ничектер ямансу булып китте. Чөнки Сәрвәр кәгазен тотып, бер хуҗалыкка кергәч, аның «эчке дөньясы» белән танышасың, гаилә әгъзаларының «сулыш алуын тыңлыйсың», үзеңә яңа дөнья ачасың, үзеңнең тормышың белән чагыштырасың, дөньяга икенчерәк карый башлыйсың.
Кисек койрык
1949 елның август азагында булды бу хәл.
Урта яшьләрдәге ике ир кешене ияртеп, Райпотребсоюз директоры Афанасьев бүлмәсенә военкомат офицеры килеп керде. Хәл-әхвәл белешеп, кунаклары белән таныштыргач, ул:
– Бу иптәшләр безгә командировкага Молотов өлкәсендә урнашкан хәрби частьтән ит хәзерләргә килгәннәр. Документлары тәртиптә – җентекләп тикшердек. Заготконтораның ярдәме кирәк булыр.
Офицерның бу сүзләре Виктор Васильевичны салкын су белән коендыргандай булды.
– Аяклары җиңел булсын! Тик...
Бер тынга аптырап, көтелмәгән кунакларга карап торганнан соң:
– Каян алыйк соң без ул итне, иптәш өлкән лейтенант? Биш-алты ел буена ачлы-туклы яшәгән Мөслим халкының авызына кермәгән азык бит ул!
– Каян алырга, ничек итеп хәзерләргә икәнен үзләре сөйләп бирерләр. Эшне сузмаска кирәк. Бик мөһим поручение бу.
– Ансын аңлыйм, тик...
– Аңлагач, бик яхшы. Бу – военкоматның үтенече түгел, ә директивасы. Җитмәсә, аның үтәлеше өстән контрольгә куелган. Сүз көрәштермик!
Исем-фамилиясе русларныкы булса да, русчаны бик сай сөргән Виктор Васильевич кунаклар белән ничек кирәк алай аңлашты да, бу хәрби операцияне үтәүдә җаваплы итеп, әткәйне билгеләп куйды.
– Авылларга чыгарга теге кара айгыр аламасы белән тарантасны, ә сатып алган малларын ябарга әнә утарны бирербез, – дип тынычландырды директор әткәйне.
– Утары ярап торыр инде атна-ун көнгә, ә айгыры...Белмим...
– Ни булган ул айгырга?
– Булмаган булуын, ну... Тешләк бит ул, Виктор Васильевич, үзең беләсең! Утарга чит кеше керсә, җилкәсен умырып ала торган гадәте бар. Кем өйрәткәндер...
– Башка ат юк, булганына канәгать булсыннар.
– Ә аларны тешләсә?
– Конюхны кисәтеп куй – аннан башка тегеләр утарга кермәсеннәр!
– Ә җыйган малларын кем карар, кем ашатыр-эчертер?
– Кем булсын инде, – дип, директор әткәйгә текәлеп карады...
Әткәйнең хәле катлаулана төште: төп эшен башкарсынмы, сыер карасынмы?
Кунаклар эшкә керештеләр. Эш арасында әткәй боларның ни өчен җәһәннәм тишегеннән Мөслимгә килеп чыкканнарын ачыкларга теләп, тел төпләрен белергә тырышкан иде, әмма кунакларның берсе:
– Товарищ завскладом, много будешь знать, плохо будешь спать! И быстро состаришься! – дип өзеп куйды.
Кунаклар, көн саен авылларга чыгып, тарантаска берәр баш сыер тагып кайта башладылар. Бер атна дигәндә, утарда биш баш сыер барлыкка килде. Бичара хайваннарның өчесен Төпсез күл[4] янында 35 нче елларда районда барган мәдәният революциясе вакытында салынган бойняда суйдырып, эшкәртеп, юкә агачыннан эшләнгән бочкаларга тозлап тутырдылар да, райпотребсоюз полуторкасына төяп, Молотовларына алып киттеләр.
Китәр алдыннан әткәйгә:
– Атна-ун көннән соң әйләнеп килербез. Утарда калган ике сыерны ябыктырмагыз: ашатыгыз, эчертегез! Бу – директива да, үтенеч тә, ышаныч та!
Ул төнне әткәй үзе дә йокламады, безне дә йоклатмады: тәмәкесен төрде дә тартты, тартты да, яңасын төрде. Хуҗасыз, каравылчысыз бит ул ике сыер! Ни булмас хәзерге дөньяда! Әле узган кышта гына бер тол хатынның сыерын, төнлә дүрт аягына дүрт чабата кигертеп, абзарыннан алып чыгып киткәннәр. Эт белән дә таба алмадылар... Ике баласы белән нишләргә тиеш ул хатын хәзер...Ә бу сыерларга кыз-кыркыннар кия торган биек үкчәле түфли кигертергә дә күп сорамаслар...
Иртән бер чәшке чәен эчеп, әткәй, Афанасьевка керәм, дип эшенә китте. Хәлне райсоюз директорына аңлаткач:
– Аптырама, туган, сыерларны ал да үзеңнең ихатаңа алып кайтып яп. Хәзер авыл советы рәисенә шалтыратам – авыл көтүенә кушсыннар.
Шулай итеп безнең ихатада ике сыер барлыкка килде. Берсе – кара, кыска аяклы, озын койрыклы, җилене дә ярыйсы гына – сөтле булырга тиеш. Мәлләдән сатып алганнар. Икенчесе – ала: маңгае, ике янбашы, корсак асты, Бөтендөнья политик картасы сыман, ала-тилә, ә дүрт чәкәне – ак, калган өлеше коңгырт-сары. Мөгезләре барлы-юклы: әллә кискәннәр, әллә тумыштан шулай: өске өлеше, балачаганың иске бүреге сыман, алга бүртеп чыккан. Мүкләк дип тә әйтеп булмый: мүкләк сыер сөзгәк була, ә бу холыксызланмый. Озын торыклы, ак бәкәлле. Ә пар тоякларын сары, ак, көрән, коңгырт сызыклар дулкын-дулкын булып уратып алганнар. Гомумән, сыерга да ошаган, пошыйдан да ерак китмәгән.
Бай алса, «Котлы булсын!», ярлы алса, «Каян алдың?», ди халык. Көтмәгәндә, һавадан төшкәндәй, безнең ихатада «бура чаклы» ике сыер барлыкка килүен сарафан радиосы янәшә-тирәгә шунда ук җиткергән. Гыйльмениса әби, Гизденур әби, Баһау әбисе, Миңкамал, тагын әллә нинди хатыннар җыелды. «Кыйбатка төштеләрме?», «Асрамага алдыгызмени?», «Карасы буаз бугай!», «Бозауласа, бозавын үзегезгә калдырырсыз, әйеме?!»...Тагын әллә нинди сораулар, күрсәтмәләр яудырдылар. Сыерларның тикшерердәй барлык санын барлаганнан соң, Хәдичә апа «комиссия әгъзаларының» игътибарын ала сыерның арт санына юнәлтте:
– Карагыз әле моның койрыгына! Очы кырт киселгән! Буяучы пумаласы мени!
Аптырадылар хатыннар, ә Гизденур әби барысыннан да ушлырак булып чыкты:
– Бу сыерны, – диде ул,– ырымлап сатканнар кебек. Дөресме-ялганмы, әйтә алмыйм, түлке, сатыласы сыер хуҗасына кире борылып кайтсын өчен, койрыгын алдан ук кисеп куйганнарын ишеткәнем бар. Я Ногайбак, я Үлгин, я Усы хатыннары эше бу.
Чыннан да, бу ала сыер Ольгинода сатып алынган иде.
Әнкәй аптырап калды, ә Марс белән миңа сыер койрыгының ничек булуы барыбер иде – киселгән ни, киселмәгән ни! Әткәй дә әбиләр вердиктына ышанмады: «Юк-бар сүздер бу», дип, дискуссияне ябып куйды да, конкрет эшкә күчте:
– Улым,– диде ул Марска карап, – син, миңа охшап, кара чәчле булдың. Шуңа күрә син үзеңә кара сыерны ал. Ә Марсил Нурлыгаянга ошап, сары булгач, аңа ала сыер булыр. Иртәнге савымнан соң икегез дә малларыгызны көтүгә илтеп кушарсыз да базар очына кадәр озатып куярсыз. Кичләрен, көтү кайтыр алдыннан, каршыларына барып, җитәкләп алып кайтырсыз.
Ныгытып киртләп куям: койрыклары киселгәнме-киселмәгәнме, ырымланганмы-юкмы, сыер, ат белән бер – элек яшәгән җирен тиз генә онытмый. Сак булыгыз – берүк югалмасыннар! Алай-болай булсалар, баш бетәр.
Шулай итеп, военкомат поручениесен үтәү, Афанасьев җилкәсеннән шуып төшеп, әткәй җилкәсенә, ә аннан – безнекенә менеп утырды.
Иртәгәсен, дүрт белән биш арасында әнкәй иртәнге савымын төгәлләгәннән соң, нәкъ әткәй кушканча, икебез дә беркетелгән сыерларга муенчак кигертеп, Кооператив урамының базар очына кадәр озаттык та, көтүчегә тапшырып кайттык. Кичен, шулай ук әткәй инструкциясен үтәп, каршы алдык. Шөкер, маллар тыныч кына кайттылар.
Тагын ике көндә сыерларның тәртибе канәгатьләнерлек булды. Инде болар Мөслимгә күнекте дип тынычланган идек, өченче көнне...
Көтү каршылап, сыерларның икесенә дә муенчак кидереп, кайтырга чыктык. Марс кара сыеры белән, гадәттәгечә, алга китте, мин нигәдер киреләнә башлаган аласы белән арткарак калдым. Кооператив урамыннан иске, ел саен кыш башында сүтелеп, язгы ташулардан соң яңадан салына торган агач күпергә алып баручы тыкрыкка җиткәч, сыер кинәт уңга тартылды да, мине өстерәп, күпергә табан чаба башлады. Мин, яланаяктан, чуерташ түшәлгән юлга аяк терәп, бераз шудырып барып, сыерны туктатырга маташтым. Әмма файдасы тимәде: муенчакны кулдан ычкындырмаска тырышып, сыер белән бергә чабарга мәҗбүр булдым.
Ниһаять, күпергә җиттек. Гөнаһ шомлыгы: күпер уртасында безгә каршы чытыр арбасына вершинкалар төягән атлы кеше килә. Күзләренә ак-кара күренмәгән сыер атлы йөккә каршы чабуын дәвам итте. Йөк белән сыер арасында калып имгәнмәс өчен, кулдан бауны ычкындырырга мәҗбүр булдым. Шулай да, күперне чыгып, бөтен көч белән йөгергәч, сыерны куып җиттем дә муенчакны эләктердем.
Болын буйлап шулай куышып, Метрәйгә барып җиттек. Анда да көтү кайткан чак иде. Юл буйлап бераз баргач, сыер тагын кинәт сулга – тар гына бер тыкрыкка табан ыргылды. Муенчак кулдан тагын ычкынды – сыер тагын ныклап чабарга тотынды.
Бәхеткә каршы, бер капка төбендә утырган ике абзый, минем хәлне аңлап, сыер каршысына чыгып бастылар. Берсе, муеныннан эләктереп, башын култык астына кысты. Сыер туктарга мәҗбүр булды...
– Кая болай чабышасыз? Ни булды сезгә?–дип сорады берсе.
Мин хәлне аңлатып бирдем.
– Ныклабрак кара әле, Сәхәби!, – дип дәште икенчесе. – Таныш сыер бит бу! Хәтереңдәме? Чыннан да, шул кисек койрык! Әле язын, май азагында гына, тотып, хуҗасына тапшырган идек. Тагын качкан, имансыз! Кара син аны, нинди елгыр! Чабыш аты мени!
Сәхәби миңа:
– Карап торам – аякларың канап беткән. Әйдә, кер безгә ...Кунып китәрсең – әнә караңгы төшә! Сыерыңа да абзарда урын табарбыз – хәзер ябып куям.
– Рәхмәт, Сәхәби абый! Бик кунар идем дә, мине өйдә әткәй, әнкәй, абый-апайлар көтә. Борчылырлар.
– Бер кичкә түзәрләр. Иртәгә иртән кайтырсың.
Мин күндем. Ашатып, эчертеп, йокларга яткырдылар. Ә Сәхәби абый үзе колхоз идарәсенә барып, Мөслимгә, милиция бүлегенә шалтыраткан: «Бала (фамилияне әйтеп) белән бер сыер бездә, исән- иминнәр...».
Дежурный ни өчендер хәбәрне безгә җиткерә алмаган – әллә янында бер милиционер да булмаган, әллә йокыга талган...
Өйдәгеләр бу төнне ут эчендә уздырганнар. Марс кара сыеры белән кайтып кергәч тә, кабынган ялкын, әткәй эшеннән кайткач тагын да көчәйгән: бала да юк, сыер да юк. Кая китәрләр? Урманга кереп, бүреләргә юлыкмасыннар тагын! Быел ул дошманнар күбәеп китте Молотов кешеләренә ни дип әйтерсең – сыер бала кулыннан ычкынып, каядыр качкан, дипме? Ышанырлык түгел – шикләнергә тулы нигез бар. Тикшерү китәр, военкоматка, милициягә чакырту, сорау алу башланыр... Ә бала?
Шомлы уйлар белән җәфаланып утырганда, күктән төшкәндәй, Казаннан Әбүзәр абый кайтып кергән. Бергәләп, түгәрәк өстәл артында утырыр урында, безне эзләргә керешкәннәр. Әбүзәр абый, Марсны ияртеп, теге агач күпердән алып Ык яры буйлап, әрәмә аша Бишнарат тегермәненә кадәр кычкыра-кычкыра эзләгәннәр. Җавап ишетелмәгән. Әткәй Мөслимне ике кат ураган, очраган кешеләрдән сораштырып йөргән. Тәмам аптырап, таң атканда милиция бүлегенә кергән. Дежурныйны уятып, сораштыра башлагач, йокысыннан айнып җитмәгән килеш ул:
– Әле һаман кайтмадылар мени?! – дип, сорауга сорау белән җавап бирергә керешкән.
– Кичә кич миңа Метрәйдән шалтыратканнар ие...
– Ни дип?
– Икесе дә исән, дип. Кайтырлар. Җәһәннәм тишегендә түгел ул Метрәй, дип уйладым.
...Мин исә, йокыдан уянып, Сәхәби абыйлар белән саубуллаштым да, ала сыерны җитәкләп кайтып киттем. Тыкрыктан таш юлга чыгып барганда, Марс белән Әбүзәр абый күренде...
Ике «бура хәтле» сыер бездә унбиш көн чамасы торды. Гадәттәгечә, Марс белән аларны көн саен, күрше малайлары рәхәтләнеп йоклап ятканда, көтү җыела торган урынга илтеп куштык. Кичләрен Марс үзенең каракаен җитәкләп алып кайтты, ә миңа Әбүзәр абый ярдәмгә килде: минем белән бергә ул кисек койрыкны каршы алды һәм, бәладән баш-аяк дип, аның башына сүс баудан әтмәллләнгән йөгән кигертте дә, тезгенен кулына урап тотып өйгә кадәр кайтты. Тора-бара качкын да безгә бераз күнеккән төсле тоелды.
– Молотов заготовщиклары әйләнеп килделәр... Иртәгә сыерларны көтүгә кумагыз, – диде әткәй, эштән кайткач.
Без теләмәгән яңалык булды бу. Чөнки безгә йөкләнгән эш, ничек кенә авыр булмасын, гаиләгә файдалы эш башкарганыңны тою үзе генә дә ниндидер бер горурлык хисе тудыра иде.
Иртәнге сәгать сигезләрдә, конюх, кара айгырын такта арбага җигеп, безнең капка төбенә килеп туктады. Аның артында заготовщикның берсе (икенчесе нишләптер килмәскә булган) арбадан ике аягын салындырып утыра. Хәрби формасын кигән. Хәрәкәт иткән саен аягындагы яловый итекләре һәм ике җилкәсендәге погоннары, бигрәк тә алтын төсле сары, киң тасмалар кояшта ялтырап-ялтырап китәләр. Бәйрәмгә килгән диярсең.
Кара сыерны муеныннан бәйләп, ә кисек койрыкка – сүс баудан эшләнгән йөгәнне башына кигертеп, ишек алдыннан алып чыгып киттеләр. Әнкәй өйалды ишеге янында, яулык почмагы белән күзләрен сөртеп, малкайларын соңгы юлга озатып калды. Марс белән мин аларга ияреп киттек: ни дисәң дә, без дә аларга ияләшеп беткәнбездер – җиңел генә аерылышып булмады.
Юлның күп өлешен (ә бойня бездән, күп булса, бер чакрым ераклыкта урнашкан иде) сыерлар, билгеле, үзләрен кая алып барганнарын белмичә, тыныч кына бардылар. Ә бойняга якынлашкан саен көйсезләнә, икесе ике якка тайпыла башладылар. Бераздан, (күрәсең, кан исен ныклап сизгәч) минем кисек койрык гел чыгырыннан чыкты: дүрт аягын да терәп, теге көннәрне мин яланаяк гравий җәелгән юлдан шуып барган кебек, сөйрәлде, сөйрәлде дә, кинәт бөтен көченә тартылып, йөгәнен башыннан салды.
– Стой! – дип кычкырды конюхка заготовщик, кисек койрыкның кире якка чаба башлаганын күреп. – Распрягай коня и догоняй её верхом!
Конюхка үзем булышам диптер инде, старшина камыт бавын чишәргә дип кара айгырның муены астына башын якынайтырга өлгермәде, тегесе шуны гына көткәндәй, старшинаның бер погонын җилкәсеннән йолкып алды. Старшинаның алсу йөзе аклы-каралыга әверелде.
– Куда ты смотришь, старый хрыч! Быстрей распрягай и догоняй её! Если упустишь, приволокёшь свою корову, понял! Или под трибунал пойдёшь, слышишь!
–Слышу, а ты зачем сидишь и ногами болтаешь? Это – твоя корова, вот и догоняй! – дип, хәрби кешенең тупаслыгына тәңгәл җавап бирде конюх. Шулай да атның камытын һәм ыңгырчагын салдырып, арба күчәренә басты да, айгырга сикереп атланды һәм кисек койрыкны куа китте. Сыңар погон белән калган старшина, каракайны бавыннан җитәкләп, бойняга юнәлде.
Ике ир-атның бик нык кабалануына карамастан, мондый очракта хәлиткеч минутлар кулдан ычкындырылган иде инде. Кисек койрык йөгәненнән арыну белән, кан исе килгән яктан кирегә, Чүпрәле сазлыгын, кем әйтмешли, ике сикереп бер атлап чыкты да, туп-туры Кооператив урамы буйлап теге тыкрык ягына чапты. Конюх исә Кооператив урамына чыккач, күздән югалган кисек койрыкның кайсы якка табан киткәнен белмичә, аптырап торды. Аның хәлен аңлап, бер хатын-кыз кулы белән ишарәләп, сыер чапкан якка күрсәтте. Конюх райпотребсоюзга кадәр килде – качкын күренмәде. Колхоз урамы аша Тойгелде ягына чапты – беркем дә,юк, күренмәдедән башка сүз әйтә алмады. Кабат агач күпергә кадәр килде дә бойняга борылып кайтты.
Сыер юк. Нишләргә?
Көтелмәгәндә туган бу проблеманы Виктор Афанасьев бүлмәсендә тикшерделәр. Киңәшмә башланмас борын ук заготовщиклар җаваплылыкны, бернинди дә дәлил китермичә, заготконторага йөкләп куймакчы булдылар. Ләкин әткәй, сүз алып, болай диде:
– Бу эштә заготконтораның бер гаебе дә юк: күпме кирәк, шулай сыерлар табып бирдек, аларны сакладык, ашаттык, эчерттек. Соңгы ике башны минем ихатадан җитәкләп берегез алып чыгып китте. Димәк, без үзебезгә төшкән бурычны тулысынча үтәдек. Шуны әйтәм: күз алдында юк булган малны тиз арада эзләп табу урынына гаепне кем җилкәсенә булса да сылап калдыру белән шөгыльләнмик. Сыерның беренче качуы түгел бу. Минем балалар һәм Метрәй авылында яшәүче ике ир-атның – ул кешеләрнең берсе Сәхәби булыр – бәя биреп бетергесез зур ярдәме нәтиҗәсендә аны тотып, безнең барыбызны да зур бәладән коткардылар. Ләкин сыер үзенекен итте – качты. Кайсы якка табан киткәненә минем шигем юк. Сыер ат белән бер: яшәгән ягын онытмый. Ул Метрәй ягына ычкынган булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер тиз арада ат белән Метрәйгә барып, Сәхәбине табарга кирәк: төп ышаныч анда.
Сәхәби бу юлы да зур ярдәм итте: конюх белән Ольгинога барып, сыерның элекке хуҗасын эзләп тапканнар. Заготовщикларның бәхетенә каршы, тәүлектән артык вакыт узуга карамастан, хуҗа кисек койрыкны чираттагы сатып алучыга озатырга өлгермәгән.
Кисек койрык тарихы шуның белән тәмам. Аны да бойняга алып киттеләр. Ләкин атлы арба артыннан бу юлы мин бармадым. Ни өчен дисәң, мин күреп-белгән йорт хайваннары арасында яшәү өчен аның кебек көрәшкән җан иясен күргәнем юк иде. Бичара хайванда табигать тарафыннан башка йорт хайваннары югалтып бетергән инстинкт сакланган. Минемчә, ул 100 процентлы сыер булмаган: анда пошый каны да булган кебек. Кыргый хайваннар гына гомерләрен саклау өчен безнең башка да килмәгән ысуллар күрсәтәләр.
Йорт хайванннары белән чагыштырганда, бу – аларның зур өстенлеге: бик сирәк булса да аларның кайберләре үлемнән качып котыла ала. Йорт кардәшләре исә бу өлештән мәхрүм. Каракай, карыша алмыйча, пычак астына яткан. Кисек койрык булдыра алган барлык юлларын кулланып, батырларча көрәште. Билгеле, ул да җиңелде, әмма барыбер минем ихтирамны яшәү өчен көрәшүе белән яулады.
...Гаилә тормышыннан бер күренеш дип, бу маҗарага нокта куярга мөмкин булыр иде, әмма әткәй озак еллар буе теге ике хәрби кешедән көткән җавабын ала алмагач, ул сорау миңа да тынгылык бирмәде. «Чыннан да, ни өчен алар фәлән йөз чакрымнан Мөслимгә килергә булганнар? Билгеле, үз ихтыярлары белән түгел: Татвоенкоматтан, дигән офицер. Димәк, Татарстанның башка районнарына да посыльныйлар җибәргәннәр: аларга Мөслим ни, Лаеш ни, Чистай ни – ике чабата бер кием!
Җавап бирү өчен 1945 – 55 еллардагы Советлар Союзы белән АКШ арасында атом-төш коралы җитештерү һәм аны сынау буенча барган ярышның кызган чорына кайтырга туры килә. Чамасыз ярышу нәтиҗәсендә бу коралның кирәгеннән артык җитештерелгәнен ике ил дә танырга мәҗбүр булды. Бу мәсьәләдә Чиләбе өлкәсендә 1947 елда файдалануга тапшырылган «Маяк» фәнни-производство берләшмәсенең (НПО) «өлеше» әйтеп бетергесез зур булган. Кыска гына вакыт эчендә НПО алты атом реакторын файдалануга тапшырып, СССРда рекорд куя. Ә агулы отходларны кабат эшкәртү, саклау өчен ныклы һәм ышанычлы корылмалар төзелмәгән һәм радиоактив элементлардан тулысынча арындырылмаган суны бернинди контрольсез һәм рөхсәтсез Теча елгасына агызган. Нәтиҗәдә: 1) Теча 2,75 млн Кюри белән агулана; 2) Урал регионында (басым ясап әйтик – Чиләбе өлкәсе генә түгел, башка өлкәләр дә, шул исәптән, Молотов өлкәсе) кергән Урал регионында барлык су бассейннары көчле радиоактив элементлар белән зарарлана. Табигатьне саклау (экология) буенча эшләгән Халыкара оешмалар («Гринпис», «Беллона») дөньякүләм скандал кубаралар, радиоактив агу белән зарарланган бу районны яшәргә яраксыз дип табалар.
Минемчә, Молотов тикле җирдән (ул Чиләбе өлкәсенең якын күршесе дип әйтергә була) безнең маҗарага сәбәпче булган ике ир кешенең Мөслимгә килүенең сәбәбе, беренчедән, бу өлкәдә һәм аңа якын булган районнарда радиоактив нурлар белән зарарланмаган, сәламәтлек өчен яраклы азыкның бетү алдында калуы, икенчедән, хәрби хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен кулланыла башлаган чараларның берсе булырга тиеш.
Фото: авторның шәхси архивыннан
Марсель ВӘЛИТОВ
«Мәйдан» №4, 2020 ел.
Комментарийлар