Логотип «Мәйдан» журналы

Гөл­җи­меш чә­чә­ге

По­весть.

I

Без­нең як­лар­га ят ма­тур җи­ңел ча­на­га җи­гел­гән ат көз­ге көп­шәк кар­лы юл буй­лап иха­та­быз­га ча­бып ки­леп кер­де. Учак­та­гы ут­ны кү­рек бе­лән өр­де­реп торучы улым Бё­тюч­че­га кем кил­гә­нен ка­рар­га куш­тым. Улым тыш­кы як­ка бо­ры­нын гы­на суз­ды да шун­да ук елт итеп ки­ре бо­рыл­ды. Ма­лай­ны ку­нак­лар­ның га­ять куп­шы ки­ем­нә­ре кау­шат­ты, ах­ры­сы. Эшем күп бул­ган­га, ти­мер­че уча­гын­да­гы кү­мер­ләр­не дә сүн­дер­ми­чә, кө­не-тө­не эш­ләп ят­кан ча­гым иде. Ис­ке туным­ны те­ләр-те­лә­мәс ке­нә җил­кә­мә са­лып, ала­чык­тан чык­тым. Яр­сын­ган ат, ерак­тан ки­лү­ен аң­ла­тыр­га те­лә­гән­дәй, бо­рын ти­шек­лә­рен ки­е­реп пош­кы­рып ал­ды. Бү­ре тун ки­гән ир-ат дил­бе­гә­ләр­не кой­ма­га ыр­гыт­ты да ми­ңа эн­дәш­те:
– Ни ди­яр­сез, ху­җа­лар?
Мин җа­вап би­рер­гә дә өл­гер­мә­дем, ти­ре бе­лән тыш­лан­ган утыр­гыч­тан ыс­пай ки­ен­гән ур­та буй­лы олы яшь­тә­ге ке­ше то­рып бас­ты. Кү­рәм, се­ләү­сен бүрегеннән кар­ны ка­га-ка­га, ул ми­ңа та­ба ат­лый. Йө­зем көн­нәр бу­е­на ти­мер­че уча­гын­да пеш­кән­гә, күз­лә­рем на­чар кү­рә иде. Шу­ны аң­ла­ган ке­бек, үзе килеп кү­ре­шер­гә дип, ир-ат нә­зек, лә­кин көч­ле ку­лын ми­ңа суз­ды. Ат­сыз бар­ма­гын­да ял­ты­ра­ган гә­җәп ма­тур эш­лә­неш­ле ка­лын ал­тын бал­дак­ны күр­гәч, моның ми­нем ян­га зин­нәт­ле бе­рәр нәр­сә эш­лә­тү те­лә­ге бе­лән ки­лү­ен аң­лап ал­дым. Мон­дый әфән­де­ләр­нең нә­фис зәр­кән әй­бер­ләр­гә та­бы­ну­ла­рын һәм алар­ны бик җен­тек­ле сай­лау­ла­рын ми­ңа­мы бел­мәс­кә? Бо­лар ал­тын эш­лән­мә­ләр­нең бә­я­сен бик ях­шы бе­лә­ләр, мә­гәр күз­лә­ре төш­кән­нә­ре­нә әл­лә ни­ка­дәр хак тү­ләр­гә дә ри­за­лар. Без­нең як­лар­да­гы Оро­син­нар, Ку­ла­ковс­ки­лар, Да­вы­дов­лар, Слеп­цов­лар нә­сел­лә­ре – шун­дый са­тып алу­чы­лар исем­ле­ген­дә. Алар ха­тын-кыз­ла­ры­ның зәр­кән әй­бер­лә­ре, ат­ла­ры­ның дир­би­я­лә­ре баш­ка­лар­ны­кын­нан ае­ры­лып то­ру­ны яра­та. Бу бай­лар ми­ңа еш мө­рә­җә­гать ит­кән­гә кү­рә, алар­ның һәр­бер­сен шәх­сән бе­лә идем. Ку­на­гым алар­га ох­ша­ма­ган, без­гә ерак як­лар­дан кил­гән бу­лыр­га ти­еш.
– Исән­ме! Ти­мер­че Боп­поён син, ди­мәк? – дип, нә­зек та­выш бе­лән со­рау бир­де ул.
– Нәкъ үзе. Син­дә нин­ди яңа­лык­лар бар? – дип, якут­лар­ча, со­рау­га со­рау бе­лән җа­вап бир­дем мин.
– Сөй­ләр­лек нәр­сә­ләр күп. Си­нең хак­та бе­леш­тем. Ми­ңа ку­лай ке­ше бу­лыр­сың ке­бек. – Ир­нең һәр сү­зен әйт­кән са­ен җил­кә­лә­рен җы­е­рып куя тор­ган га­дә­те бар икән. – Ин­де кич, без­гә сез­дә ку­на ка­лу дө­рес­тер. – Әл­лә со­рап, әл­лә сү­зен рас­лап, ул ми­ңа ка­рап куй­ды.
– Әл­бәт­тә, ку­ны­гыз, төн­гә кар­шы кая бар­мак ки­рәк? Улым, Бё­тюч­че, ат бе­раз тын ал­гач, аб­зар­га ябар­сың.
Ерак­тан кил­гән ку­нак­лар бик ка­дер­ле без­гә, алар­дан яңа­лык­лар тың­лау – үзе бер рә­хәт. Без кер­гән­дә, өй­дә­ге­ләр ку­нак­лар­ны кар­шы­лар­га әзер­лән­гән­нәр иде ин­де. Ха­ты­ным Аа­на һәм сең­лем Бал­баа ма­тур күл­мәк­лә­рен ки­гән­нәр, шәм­нәр ка­быз­ган­нар. Ки­ек­ләр­гә кап­кын ку­яр­га ур­ман­га кит­кән абы­ем Костекюнның ха­ты­ны Сё­кю­ля нин­ди­дер кул эше бе­лән мәш­гуль. Абы­ем­ның һәм ми­нем бер-бер арт­лы ту­ган дүрт кы­зы­быз учак ал­дын­да кур­чак­лы уйныйлар. Чис­та, җый­нак то­рак­ка кер­гәч, ку­нак­лар­га җан кер­де:
– Исән­ме­сез, ху­җа­лар! Нин­ди ма­тур­лык пат­ша­лы­гы­на эләк­тек без? – дип ша­ярт­ты өл­кән ку­нак, өй ту­лы ха­тын-кыз­ны кү­реп. Кау­шаб­рак тор­ган ха­тын-кызлар ел­ма­еш­ты­лар, кү­ңел­лә­ре кү­тә­ре­леп кит­те.
– Рә­хим итеп узы­гыз, ку­нак бу­лыр­сыз, – ди­де ха­ты­ным Аан­чик. Юга­лып ба­ру­чы бай­лар нә­се­лен­нән бул­ган­га, ара-ти­рә бул­са да үз иш­лә­ре бе­лән ара­ла­шу рә­хәт иде аңа. Иң ях­шы та­бак-са­выт­лар­ны алып, өс­тәл көй­лә­гән. Мин исә мон­дый бәй­рәм­чә кә­еф-са­фа ко­рып уты­ру­лар­га кү­нек­кән­ме­ни: 
кул-ая­гым бәй­лән­гән­дәй то­е­ла, та­ма­гым­нан ри­зык үт­ми. Га­ди­лек яра­там мин. Аңа ка­ра­мас­тан, дә­рә­җә­ле ке­ше­ләр­нең дә го­реф-га­дәт­лә­рен хөр­мәт итәр­гә ты­ры­шам. Ае­рым бер ка­нә­гать­лек бе­лән өс­тәл ти­рә­ли очып кы­на йө­рү­че Аа­на әби­е­без­нең һәр хә­рә­кә­тен кү­зә­теп уты­ру ми­ңа биг­рәк тә ошый иде. Бераздан Кос­те­кюн кай­тып кер­де, бер­гә­ләп кич­ке аш аша­дык.
– Чә­чәк ке­бек ма­тур ха­тын-кыз­лар ара­сын­да кич­ке аш ашау­дан да хо­зур­рак нәр­сә бар­мы икән бу дөнь­я­да? – дип, ти­рән су­лап, як-ягы­на ка­ран­ды ку­на­гым. Га­и­ләм­дә­ге ха­тын-кыз­лар бер­сен­нән-бер­се чи­бәр шул.
– Боп­поён, нин­ди бә­хет­ле ке­ше син, – дип ка­бат­ла­ды ул. Аның төп­кә бат­кан күз­лә­рен­дә нин­ди­дер бет­мәс-тө­кән­мәс са­гыш кү­лә­гә­се ча­гы­лып үт­те.
– Ә ме­нә мин Со­ла ел­га­сы баш­лан­ган як­лар­дан. Бер­дән­бер ярат­кан кы­зым ка­бе­ре­нә би­зәк ко­еп би­рү­ең­не со­рар­га кил­дем.
Мо­ны ише­тү­гә, тә­нем буй­лап сал­кын йө­гер­де. Өс­тәл ар­тын­да кү­ңел­ле ге­нә гәп­лә­шеп утыр­ган га­и­ләм ки­нәт тын кал­ды.
– Әй­тер­гә кур­кы­ныч, шул­чак­лы авыр... Үзе­без­нең як­та бер­се дә ри­за­лаш­ма­ды... – Ку­нак­ның җил­кә­лә­ре ныг­рак тар­ты­ша баш­ла­ды, сүз­лә­ре өзек-өзек чы­га. – Әгәр ми­нем кош­чы­гы­ма ях­шы ир ту­ры кил­гән бул­са, мин, ата ке­ше, күз яшем тү­геп, бо­лай дөнья ги­зеп йө­рер идем­ме­ни... – Ул, ба­шын ас­ка иеп, яшь­лә­рен сөрт­те. Юл­да­шы, ар­ка­сын­нан как­ка­лап, авыз эчен­нән:
– Мит­рәй Уй­ба­на­быс, егет бул әле, – дип әй­теп куй­ды.
– Эх... Исе­мә төш­те­ме, шу­шы­лай­га әй­лә­нәм...
– Сез­не зур кай­гы бас­кан, ни­чек бар, шу­лай сөй­ләп би­ре­гез, тар­тын­ма­гыз, җи­ңе­лә­еп ка­лыр­сыз... – ди­де Аа­на ип­ләп ге­нә.
– Э-э... – ди­де Мит­рәй, уңай­сыз­ла­нып, һәм, ма­тур чи­гү­ле ян­чы­гын­нан труб­ка­сын алып, тә­мә­ке сал­ды. – Әйе, шу­лай итәр­гә ки­рәк­тер, нәр­сә­сен яше­рә­сең ин­де хә­зер. Бу хә­бәр, ур­ман­да­гы ян­гын ке­бек, күп­тән та­ра­лып, мин­нән ал­да йө­ге­рә­дер. Дө­рес­рә­ге, гай­бәт сүз­ләр сез­нең як­лар­га да ки­леп җит­кән­дер. Элгәре без­не ях­шы як­тан гы­на бе­лә­ләр иде, ә хә­зер ме­нә яман хә­бәр­ләр аша... Боп­поён, га­еп­лә­ми­чә ге­нә, игъ­ти­бар бе­лән ми­не тың­ла әле. Ан­на­ры, эшлисең кил­мә­сә, үте­не­чем­не ки­ре ка­гар­сың. Бу ерак сә­фәр­гә кы­зык өчен чык­ма­дым, ан­дый яшь­тә дә тү­гел­мен. Кы­зым ту­рын­да­гы ха­ти­рә­ләр ка­дер­ле миңа, шу­ңа кил­дем. Ни­чек итеп бай Ны­сар­ның зин­нәт­тә, ка­дер­дә үс­кән ярат­кан кы­зы Ал­лаһ кар­шы­сы­на яр­лы кы­я­фәт­тә, хә­ер­че ки­е­мен­дә ба­рып бас­сын? Гө­наһ бит. Ни­гә ге­нә бай­лык туп­лап, го­мер буе бө­тен кө­чем­не ку­еп яшә­дем соң алай­са?

II

– Ми­нем ба­ла­ка­ем, ап­па­гым ал­ты ма­лай­дан соң җи­ден­че са­бый бу­лып дөнь­я­га кил­де. Кү­рү бе­лән үк бик ярат­тым мин аны. Ха­ты­ным­ның бүл­мә­се­нә кергәндә, ул, ак­кош ма­мы­гы ке­бек нә­фис чел­тәр­ле ак би­ләү­гә тө­рел­гән ки­леш ап-ак мен­дәр­дә ты­ныч кы­на ята иде. Ак чел­тәр­ле бу ту­кы­ма­ны мин, җы­лы як­ка бар­гач, юри ге­нә са­тып ал­ган идем. Кы­зым фә­реш­тә­не­ке­дәй саф күз­лә­ре бе­лән ми­ңа ка­рап ел­май­ган­дай: «Кил­дең­ме, тәр­бия кы­лу­чым ми­нем, саклаучым», – ди­гән ке­бек бул­ды. Аның кеч­ке­нә ге­нә ирен­нә­ре сө­е­неч­тән бер ачыл­ды, бер ябыл­ды. Би­ләү­лә­рен сү­теп, ку­лы­ма ал­гач, кы­зым­ның му­е­нын­да зур бул­ма­ган ка­ра миң­не кү­реп ал­дым. Ап­ты­рап, аны ныг­рак тик­ше­рә баш­ла­вым­ны күр­гәч, ха­ты­ным кө­леп әй­теп куй­ды: «Ип­ләб­рәк, саг­рак тот, аның ан­да гөл­җи­меш чә­чә­ге, ка­дал­ма­сын». Миң чын­лап та ачы­лып бет­мә­гән гөл­җи­меш чә­чә­ге­нә ох­ша­ган иде. «Нин­ди сә­ер там­га... Әй­дә, ярар, аның ка­ра­вы, чәнечке­лә­рен­нән кур­кып, аны на­хак­ка рән­җет­мәс­ләр», – ди­дем мин.
Күп­тән­нән кыз ба­ла ту­рын­да хы­ял­ла­на идем. Ни­һа­ять, Хо­дай без­гә аны бү­ләк ит­те! Ха­ты­ным бе­лән кы­зым­ны ко­чак­лап ал­дым да дул­кын­ла­ну­дан елап җибәр­дем. Дө­ре­сен әй­тим, бик неч­кә кү­ңел­ле ке­ше­мен. Кы­зым­ның абый­ла­ры аны кү­рү­гә бик шат­лан­ды­лар. И га­зиз­лә­рем, ни­чек яра­та иде алар сеңелләрен... Алар өчен ул иң-иң тә­ти кыз иде: «Иң озын то­лым­нар без­нең Кя­ти­рис­та, без­нең Кя­ти­ны­кы­на ка­ра­ган­да те­ге кыз­ның күз­лә­ре кы­сыг­рак, те­ге без­нең Кя­ти­рис ке­бек ак тү­гел...» һәм баш­ка­лар, һәм баш­ка­лар.
Кы­зы­быз­га әби­се­нең исе­мен куш­тык. Наз­лап, аны Кя­ти дип йөрт­тек. Йом­шак, кү­пе­реп тор­ган ку­лы бе­лән ул му­е­ным­нан ко­чак­ла­ган­да, үзем­не дөнь­я­да­гы иң бә­хет­ле ке­ше итеп тоя идем. Ха­ты­ным Софья өчен ко­яш шу­шы на­ра­сый бе­лән бер­гә чы­га иде. Бө­тен га­и­лә бе­лән аны ир­кә­лә­гән­гә дә ул каршы бул­ма­ды. Мон­дый нә­фис зат­ны ни­чек ярат­мас­ка, ни­чек ир­кә­лә­мәс­кә мөм­кин соң? Ул шул­тик­лем гү­зәл һәм күз явын алыр­дай иде.
Ал­ты-җи­де яшь­лә­рен­дә Кя­ти­рис үзе­нең баш­ка­лар­дан ае­ры­лып тор­ган­лы­гын аң­лый баш­ла­ды ке­бек. Зур, як­ты күз­лә­ре­нә кош ка­на­ты ке­бек озын куе керфек­лә­рен челт-челт итеп тө­шер­гән­дә, кем ге­нә аның со­ра­ган әй­бе­рен бир­ми тү­зәр иде икән? Олы­лар да, ба­ла­лар да аңа соң­гы тәм-том­на­рын бир­де. «Нин­ди ма­тур кош­чык соң бу?» – ди­я­ләр иде аны күр­гән ке­ше­ләр.
Чит ке­ше­ләр­нең аңа шул­тик­ле игъ­ти­бар би­рү­лә­ре ми­ңа кай­чак­та оша­ма­са да, аны сак­лый ал­ма­дым шул, юл бу­ен­да үс­кән ма­тур чә­чәк­не яше­реп буламыни?..
Без­нең кы­зы­быз ал­ты абый­сы, ата-ана­сы, ике әби­се, ба­ба­сы һәм бер төр­кем хез­мәт­че­ләр тәр­би­я­сен­дә үс­те. Аның бар әй­бе­ре дә бар иде: зат­лы ки­ем­нәр, тәм-том­нар, иң ях­шы җи­гү­ле ат­лар, хәт­та дус кыз­ла­ры да аның өчен мах­сус сай­лап алын­ды. Шул­чак­лы ир­кә­лә­сәк тә, Кя­ти оял­чан һәм тәр­тип­ле бу­лып үсеп җит­те. Ун­биш яшен­дә дә әни­се­нең киң итә­ге ар­ты­на ка­ча иде. Үсә бар­ган са­ен, аның арык гәү­дә­се тү­гә­рәк­лә­нә баш­ла­ды, һәм ул ка­рап туй­гы­сыз, үзе­нә тар­тып тор­ган кыз­га әй­лән­де дә куй­ды. Аның куе ка­ра то­лым­на­ры аяк йө­зе­нә чак­лы, буй-сы­ны ка­ен ке­бек зи­фа, тән ти­ре­се әни­се­не­ке ке­бек ак­кош­тай ак, ә зур ка­ра күз­лә­ре кур­кын­ган бо­лан­ны­кы­на ох­ша­ган иде. Әгәр ул, озын ка­ра кер­фек­лә­рен бе­раз гы­на тө­ше­реп, каш­ла­рын си­кер­теп, ша­яр­тып, як-ягы­на каран­са, те­лә­сә кай­сы егет­нең йө­рә­ге эреп ки­тә. Аның авыр хез­мәт күр­мә­гән, ку­ян ко­ла­гы­дай нә­фис бар­мак­ла­ры һәм ко­лын­ны­кы ке­бек җи­ңел аяк­ла­ры җыр­лар­да җыр­ла­ныр­лык иде. Кеч­ке­нәм гел әй­тә иде: «А­там, ми­не ирек­сез­ләп кия­ү­гә би­рә күр­мә, мин си­ңа ох­ша­ган ке­ше­гә ге­нә чы­га­чак­мын... Ә ин­де кияү мин те­лә­мә­гән ке­ше бул­са, гарь­лек­тән аб­зар­га ка­чам да чык­мыйм...» Ә нәр­сә ки­леп чык­ты... Ы-ы-ы... – Ку­нак­ның йө­рәк яра­сы яңа­дан ачыл­ды, ул калтырый-кал­ты­рый үк­сеп елап җи­бәр­де. Өй­дә­ге кыз­лар кур­ку­дан ку­ян ти­ре­се бе­лән са­рыл­ган юр­ган ас­ты­на ке­реп кач­ты­лар.
– Сез­нең ал­да йө­рәк па­рә­сен, Ал­лаһ ярат­кан гү­зәл зат­ны үз кул­ла­ры бе­лән те­ге дөнь­я­га озат­кан бән­дә уты­ра... Ни­чек җир кү­тә­реп то­ра­дыр ми­не?! Ни­ләр бул­га­нын тың­лап бе­те­ре­гез ин­де... Ни­ках яше­нә җит­кәч, бер-бер арт­лы кы­зым­ның ку­лын со­рап ки­лә баш­ла­ды­лар. Кы­зы­быз ошат­кан ке­ше­дән без әни­се белән га­еп тап­тык, без­гә оша­га­нын абый­ла­ры ки­ре как­ты, бө­тен га­и­лә­без бе­лән тиң дип са­на­ган ке­ше­гә кы­зы­быз үзе ри­за­лык бир­мә­де. Ме­нә шу­лай, зиннәт­ле хә­зи­нә ия­лә­ре ке­бек, бер як­тан икен­че як­ка бәр­гә­лә­неп ят­кан­да, без­гә Якутс­ки­дан ми­нем дус­тым, сәү­дә­гәр Кар­пов ки­леп төш­те бер­чак. Кя­ти­га күз атып, ха­ты­нын, ба­ла­ла­рын оны­тып, бик еш ки­леп йө­ри баш­ла­ды бу. Ара­кы бе­лән сый­ла­ган са­ен: «Кы­зың­ны ми­ңа бир», – дип үгет­ләп­ме үгет­ли. Бе­раз ва­кыт үт­кәч, аның кы­зы­быз­ны ко­да­лап ки­лү­че­ләр­не мыс­кыл­ла­вы, ки­ре бо­рып җи­бә­рүе ту­рын­да ишет­тек. Өл­кән улым Уй­бас­кы бик кы­зу кан­лы иде. Бер тап­кыр Кар­пов бе­лән исе­ре­шеп утыр­ган җир­дән улым аны бик ка­ты кый­нап ат­ты. Ачуы чык­кан әфән­де шә­һәр­дән суд хез­мәт­кәр­лә­рен алып кил­де дә улымны ка­ла­да­гы төр­мә­гә озат­тыр­ды. Кя­ти­рис, мес­кен­кә­ем, бө­тен нәр­сә­дә үзен га­еп­ләп, бүл­мә­сен­нән чык­мый ук баш­ла­ды. Ә те­ге эт җан та­ныш­лар аркылы: «У­лың­ны исән кү­рә­сең кил­сә, кы­зың­ны ми­ңа бир...» – дип, хат язып җи­бәр­де. Ата-ана­сы кем­гә­дер уй­нар­га би­рә тор­ган уен­чык­ка әй­лән­де без­нең кы­зы­быз. Улы­быз­ны жәл­ләп, ха­ты­ным: «Бу әшә­ке ке­ше бе­лән кө­рә­шә ал­ма­быз, улым­ны кот­кар, ях­шы чак­та аңа кы­зы­быз­ны бир...» – дип, көн са­ен такмаклап ела­ды.
Бер­көн­не ир­түк өй­дән чык­сам, ба­лам, кай­гы­га ба­тып, тир­мә поч­ма­гын­да­гы бү­кән өс­тен­дә уты­ра: «Кы­зым, нәр­сә бул­ды?» – дип со­ра­вы­ма ул, яшь һәм үп­кә ту­лы күз­лә­рен ми­ңа тө­бә­де дә: «Ә­ти, мин күп­ме кар­шы то­ра алам соң, мес­кен абый­ны төр­мә­дә үте­рә­чәк­ләр бит, ми­ңа ул ерт­кыч­ка кия­ү­гә чы­гар­га ки­рәк. Бай Ны­сар кы­зы бу­ла­рак, бу ким­се­тү­не, тү­бән­се­тү­не мин га­фу ит­мә­я­чәк­мен, әл­бәт­тә. Ва­кыт күр­сә­тер, ул ка­ба­хәт­нең гө­наһ ка­сә­се бер ту­лып агар әле...» – дип, уры­нын­нан то­рып, яшен тиз­ле­ген­дә чы­гып йө­гер­де. Ба­лам­ның чә­неч­ке­лә­ре ба­рын шун­да гы­на аң­ла­дым. Өзеп ала­сы­ла­ры кил­сә, гөл­җи­меш чә­чә­ге дә ка­дап ала бит, үз ма­тур­лы­гын шу­лай сак­лый. Ки­лә­чәк­тә мул җи­меш би­рер өчен. Бо­лай да го­ме­ре кыс­ка бул­ган чә­чәк­лә­рен им­гәт­сәң, аңар­дан чә­неч­ке­ләр ге­нә ка­ла­чак, һәм ул, үз-үзен ая­мый­ча, ба­ры­сын да рәт­тән чән­чи баш­ла­я­чак.
Наз­дан баш­ка бер­нәр­сә дә күр­мә­гән зат­ны рән­җе­тә­сен бел­сәм дә, яшь­лә­ре­мә бу­ы­лып, фә­реш­тәм­не шул иб­лис­кә би­реп җи­бәр­дем. И-и, ник шул­чак­лы ахмак бул­дым икән, шул вәх­ши бе­лән ник эчәр­гә иде ми­ңа, бу­са­гам­нан да уз­ды­ра­сым кал­ма­ган, ку­а­сы бул­ган... Кы­зым­ны да үзе ошат­кан яшь ке­ше­гә кияүгә би­рә­се кал­ган. Әйе, хә­зер сөй­ләп уты­ру­дан ни фай­да соң!
Ме­нә шу­лай га­ди ге­нә, бер­нин­ди туй­сыз, ни­ках йо­ла­ла­рын үтә­ми­чә, ас­тыр­тын ял­ган­чы­га кы­зым­ны бир­дем.
Бер­ни­чә ай мыс­кыл итү­ләр­дән, кый­на­лу­лар­дан хәл­сез­лән­гән улы­быз­ны кай­та­рып, оят­сыз­лар­ча ар­ты­на ти­беп, ишек­тән кер­теп ыр­гыт­ты ул. Гарь­лек иде, лә­кин көч көч­не сын­ды­ра шул.
Кя­ти кит­кән­нән соң, өе­без­дә ко­яш сүн­де. Хә­ләл җе­фе­тем Софья, бу кай­гы­лар­га тү­зә ал­мый­ча, те­ге дөнь­я­га күч­те. Уй­бас­кы аңар­дан соң бер ел­га гы­на түзде, кан ко­са баш­ла­гач, Ал­лаһ аны да үз яны­на ал­ды. Ба­вы­ры­на ти­беп кый­на­гач, кая исән кал­сын ин­де. Баш­ка ул­ла­рым, гарь­лек­кә чы­дый ал­мый­ча, кайгы­дан ара­кы эчә баш­ла­ды­лар, кар­та уе­ны­на би­рел­де­ләр. Күп ел­лар җый­ган бай­лы­гым эреп юк­ка чы­га баш­ла­ды, ян­чы­гым бу­ша­ды.

III

Шу­лай кү­ңел­сез ге­нә яшәп ят­кан­да, яз­гы көн­нәр­нең бер­сен­дә, без­нең ише­гал­ды­на, бар кө­че­нә ча­бып, җай­дак аты­лып ки­леп кер­де. Кеч­ке­нә улым Семён өй­дән йө­ге­реп чык­ты да: «Кя­ти!» – дип кыч­кы­рып, ку­нак­ка та­ба йө­гер­де. Без өе­ре­без бе­лән урам­га таш­лан­дык. Күз ачып йом­ган ара­да, Семён аны ко­чагына алып әй­лән­де­рә баш­ла­ды. Бу, дө­рес­тән дә, җи­ңел­чә ир-ат пәл­тә­се ки­гән, кыс­ка итеп ки­сел­гән куе чәч­ле без­нең наз­лы Кя­ти иде. Йө­ге­реп ки­леп, аны ура­тып ал­дык. Аһ, ми­нем мес­кен кыз­чы­гым, ул шул­чак­лы ябык­кан – ти­ре бе­лән сө­як­тән ге­нә то­ра. Аның зур итеп ачыл­ган шик­ле күз­лә­рен­дә ми­ңа таныш бул­ма­ган кур­кы­ныч һәм ка­раң­гы ял­кын яна. Яңак­ла­ры кат­кан боз тө­се­нә кер­гән, үтә кү­рен­мә­ле­гә әй­лән­гән, – бу аның ба­шы­на төш­кән кур­кы­ныч сынау­лар­ның тел­сез ша­һи­ты иде. Әм­ма чи­бәр­ле­ге югал­ма­ган, тал­гын хә­рә­кәт­лә­рен ге­нә нин­ди­дер ир-ат­лар­ча кы­зу­лык һәм нык­лык алыш­тыр­ган.
Мин ба­лам­ны ко­чак­лап ал­дым, ба­шы­ма төш­кән бар­лык кай­гы һәм бор­чу­лар, әй­тер­сең, юк­ка чык­ты. Кич бе­лән ут як­ты­сын­да мин, ни­һа­ять, аның моң­су күз ка­ра­шын­да яше­рен­гән авыр уй­лар­ның шәү­лә­сен кү­реп ал­дым. Ае­ры­лыш­кан­да әй­тел­гән сүз­лә­ре­нең чә­неч­ке­лә­ре йө­рә­гем­не ка­дап куй­ган ке­бек, күз карашы да җа­ны­ма үт­те. Без Кя­ти­ның тор­мы­шы ту­рын­да со­ра­шып тор­ма­дык. Аның ая­ныч яз­мы­шын кы­я­фә­те үк күр­сә­тә иде бит. Со­раш­мый­ча гы­на, күрешү миз­гел­лә­ре­нең рә­хә­тен ки­че­рә­се­без кил­де.
Ир­тән то­рып, пе­чән­лек­тән пе­чән ала баш­ла­ган гы­на идем, кы­зым, ки­леп, кой­ма­га те­рәл­де дә ми­ңа эн­дәш­те:
– Атам, ка­дер­лем!.. Си­нең җил­кә­лә­ре­ңә нин­ди кур­кы­ныч бә­хет­сез­лек сал­га­ным­ны аң­лый­сың­мы икән... Бә­хет­сез бу­лып ту­ган ке­ше кай­гы­дан баш­ка бернәрсә дә ки­те­рә ал­мый­дыр...
Хәл­сез­лән­гән кул­ла­рым­нан сә­нәк тө­шеп кит­кән­ле­ген күр­сәт­мәс өчен, мин кар­га утыр­дым.
– Кеч­ке­нәм ми­нем, әй­дә, ба­ры­сын да сөй­лә ми­ңа, авыр йөк бу­лып ни­ләр бас­ты си­не? Мин тү­зәр­мен, ба­ры­сы­на да үзем ге­нә га­еп­ле...
– Аһ, син га­еп­ле­ме­ни?.. Ба­ры­сын да ми­не чи­бәр һәм ак тән­ле итеп ярат­кан Хо­дай җи­бәр­де. Һәм көн­че иб­лис га­еп­ле. Мин шу­ңа кү­рә алар­ның ике­сен­нән дә ваз кич­тем, – ди­де ул усал та­выш бе­лән. Аның сүз­лә­рен­нән соң тә­нем буй­лап сал­кын йө­гер­де.
– Ба­лам, ни сөй­ли­сең син? Ал­лаһ­тан ваз кич­кән ке­ше­ләр бул­мый...
– Ди­мәк мин күп­тән үл­гән ин­де... – Кур­кы­ныч итеп пы­шыл­да­ды кы­зым. Бу миз­гел­дә мин ни­гә­дер гөл­җи­меш чә­чә­ген күз ал­ды­на ки­тер­дем: ачыл­ма­ган да килеш таҗ­ла­ры ко­е­ла иде аның.
– Ни сөй­ли­сең син, Кя­ти­рис?
– Әйт­тем бит ин­де, хәс­рәт­тән авыр­ту гы­на туа, дип. Ярар, ялык­тыр­мыйм, те­ге ка­ба­хәт­не үтер­дем мин... – ди­де дә Кя­ти­рис кал­ты­ра­нып-үк­сеп елап җибәрде.
– Нәр­сә?! Ни сөй­ли­сең син, юләр кы­зы­кай!!!
– Атам, ми­не ки­сәү ага­чы бе­лән кый­ный ала­сың, кыч­кыр, әр­лә ми­не... Бәл­ки, мин уя­нып ки­тәр­мен, бәл­ки, җә­за­лан­ган тә­нем­нең авыр­ту­ла­ры җа­ным­ны чистар­тып җи­бә­рер... – дип так­мак­лый-так­мак­лый, ул ми­не аяк­ла­рым­нан ко­чак­лап ал­ды.
– И-и кы­зым, үз уча­гың­да­гы ут­ка үзең көл сип­тең­ме­ни соң?!
– Әйе, атам, нәкъ шу­лай... Лә­кин ул – ке­ше тү­гел, ә вәх­ши җан­вар, үзең гө­наһ кыл­дың да, хә­зер аны кыз­га­на­сың­мы, хәт­та син дә аң­ла­мый­сың ми­не. О-о, ди­мәк, өмет­сез­лек, усал эт ши­кел­ле, та­гын арт­тан ия­реп, ми­не га­зап­ла­я­чак... Әти, бе­лә­сең­ме соң син, бу дөнь­я­да нәф­рәт ди­гән нәр­сә бар, һәм ул сабырлык ка­сә­сен­дә бер­тук­тау­сыз явыз­лык­ны кү­пер­теп то­ра, дош­ман­лык хи­сен уят­кан ке­ше үз җә­за­сын ал­мый кал­мый. Үзең ат­кан агу­лы ук, ки­ре­гә атылып, үзең­не үк яра­ла­са, аңар­дан да көч­ле­рәк әр­нү юк. Мин дә шун­дый ук бе­лән яра­лан­ган ин­де. Атам, га­фу ит, әгәр мин бу дөнь­я­дан ки­тә кал­сам, ба­ры тик га­фу итү­ең ге­нә га­зап­ла­рым­ны җи­ңе­ләй­тә­чәк, – дия-дия, ул җир­гә ятып ела­ды.
«Бу ми­нем Кя­ти­ем­мы, ми­нем фә­реш­тәм­ме?» – дип, өн­сез кал­дым мин. Ие­леп, аның му­е­нын­да­гы гөл­җи­меш чә­чә­ге­нә ох­ша­ган миң­не күр­гәч, мәң­ге тө­зә­тә ал­мас­лык хәл бул­ган­лы­гын аң­ла­дым һәм, кы­зым­ны зур бә­ла­дән кот­ка­рыр­га те­лә­гән ке­бек, аны ко­чак­лап ал­дым.
– Ба­лам ми­нем, тук­та әле, ба­ры­сы да уз­ган бит, ты­ныч­лан. Бе­рәр нәр­сә уй­ла­шыр­быз... Яра­ны эрен­ли баш­ла­ган­чы дә­ва­лау җай­лы­рак... – Кы­зым­ны, күтәреп, күк­рә­ге­мә кыс­тым. Мес­кен­кә­ем, як­лау тап­кан ке­бек, кеч­ке­нә ча­гын­да­гы ши­кел­ле, ми­ңа сы­е­нып бе­теп ты­нып кал­ды.
Озак кы­на бер­ни дәш­ми утыр­дык. Бу без­нең соң­гы ко­чак­ла­шу­ы­быз бул­ган. Төн­лә бе­лән кы­зы­быз­ны йок­ла­ган җи­рен­дә үл­гән ки­леш тап­тык. Соң­рак абыйлары күл­мәк ке­сә­сен­нән кә­газь­гә тө­рел­гән нин­ди­дер агу та­бып ал­ды­лар. Аның соң­гы кур­кы­ныч сүз­лә­ре йө­рә­ге­мә хән­җәр бу­лып ка­дал­ды. Ми­нем тирем ге­нә кал­ды ин­де, көч­кә йө­рим, ты­ным кы­сы­ла, ә эчем­дә буш­лык...
Бә­хет­сез­лек без­нең аңы­быз­ны то­ма­ла­ды, озак­ла­мый ике стар­ши­на ияр­теп, Кя­ти­рис­ны эз­ләп, вәх­ши сәү­дә­гәр­нең ял­чы­сы Ню­ку­лай ки­леп төш­те. Бул­ган хәл­ләр­нең чын дө­ре­сен без­гә ул сөй­ләп бир­де.

IV

Үз ди­гә­не­нә иреш­кән Ылд­жа Кар­пов җи­гү­ле ике ча­на­сын­да бе­рен­че көз­ге юл буй­лап шә­һәр­гә җи­ңел гы­на ба­рып җит­те. Үзәк урам­да­гы зур йор­ты янын­да тук­тап тор­мый­ча, шә­һәр чи­те­нә эл­дерт­те ул. Ка­раң­гы тык­рык­лар­ны узып, ян­тай­ган, кеч­ке­нә ге­нә иң соң­гы өй кар­шы­на тук­та­ды. Ча­на­дан көч-хәл бе­лән шуып төш­те дә, ял­чы­сы­на ни­дер кыч­кы­рып, ала­чык­ның тә­бә­нәк ке­нә ише­ген­нән эч­кә үт­те. Ял­чы­сы Ню­ку­лай икен­че ча­на­дан ти­ен тун­га тө­рен­гән, ка­рап торыш­ка са­бый гы­на кыз ба­ла­ны тар­тып алып, ул аңы­на ки­леп өл­гер­гән­че, сөй­рәп өй­гә алып ке­реп кит­те. 
Җы­еш­ты­рыл­ма­ган ярым ка­раң­гы шык­сыз өй­гә аяк ба­су­га, Кя­ти­рис үзе­нең кая ки­леп эләк­кә­нен аң­лап ал­ды. Ул га­җиз бу­лып бу­са­га тө­бен­дә тап­та­нып торган ара­да, бот­ла­рын ае­рып тү­гә­рәк өс­тәл ар­тын­да утыр­ган, кө­меш­кә исе бә­ре­леп тор­ган тук ир көт­мә­гән­дә аны, ку­лын­нан сөй­рәп, мич ар­ты­на алып кереп кит­те. Кур­ку­дан акы­лын­нан ша­шар дә­рә­җә­гә җит­кән кыз, чи­нап, арт­ка то­мы­рыл­ды, аның кыч­кы­ру­ла­ры­на би­та­раф Кар­пов кыз­ны агач ятак­ка атып бәр­де. Ко­точ­кыч хәл­гә ду­чар Кя­ти­рис, кыч­кы­рып, елап, бар кө­че­нә кар­шы­лык күр­сә­тер­гә ты­рыш­ты, лә­кин җен­си те­лә­ген­нән яр­сы­ган бәд­бә­хет ту­пас рәвештә бар авыр­лы­гы бе­лән аның өс­те­нә ау­ды. Ту­нын сы­ды­рып тө­шер­гәч, кыз­ның куп­шы ки­ем­нә­рен йо­лык­ка­лый баш­ла­ды. Кыз хәл­дән тай­ган­чы кар­шы тор­ды. Лә­кин аю ке­бек та­за алып аны бер миз­гел­дә изеп сал­ды. Үз эшен бе­тер­гәч, елап ят­кан кыз­ны, җи­рә­неп, ая­гы бе­лән ди­вар­га та­ба ти­беп җи­бәр­де.
– Атаң­ның бер­сүз­сез си­нең те­ләк­лә­рең­не үтә­вен оныт... Бү­ген­нән ми­нем ка­нун­нар бу­ен­ча яши­сең! Ишет­тең­ме?! Ка­чар­га уй­ла­саң, си­не ге­нә тү­гел, туганнарың­ны да юк­ка чы­га­ра­чак­мын. Бу көн­нән баш­лап, мон­нан бо­ры­ның­ны да чы­га­ра­сы тү­гел. Ә мин, кә­еф­лә­неп, кү­ңел ачар­га ки­леп кит­кә­ләр­мен. Өй җы­еш­ты­рыр­сың һәм, эт үз ху­җа­сын көт­кән ке­бек, әфән­дең­не кө­тәр­сең. Ми­не сө­ен­дер­сәң, ях­шы аша­тыр­мын, ки­ен­де­рер­мен, ә ин­де ми­не ка­нә­гать­лән­де­рә ал­ма­саң, бер­нәр­сә дә эләк­мәс! – дип ырыл­да­ды да, ишек­не ачып, Ню­ку­лай­ны ча­кыр­ды. Ул ке­рү бе­лән, аңа әмер бир­де:
– Бү­ген­нән син бу ха­тын­га хез­мәт күр­сә­тә­чәк­сең, ан­нан кү­зең­не дә ал­ма, аның һәр ады­мын, һәр сү­зен ми­ңа җит­ке­реп то­ра­чак­сың! Ки­ре­лән­сә, ях­шы итеп кый­на. Аның бө­тен ки­е­мен җы­еп ал да ми­нем ча­на­га чы­га­рып ыр­гыт. Шә­рә ки­леш ерак­ка кит­мәс... – Һәм ишек­не ка­ты ябып чы­гып кит­те.
Кя­ти, мес­кен­кәй, ко­ты алы­нып, шул ук ва­кыт­та бу тик­лем мәс­хә­рә­лә­нү­гә нәф­рәт­лә­неп, бер­ни дә күр­мәс бул­ды; ул бер­нәр­сә дә эш­ли ал­мый иде. Елый-елый, мич ал­дын­да­гы урын­дык­ка утыр­ды. Чир­ка­нып кы­на күл­мәк ки­сәк­лә­ре бе­лән ялан­гач тә­нен кап­ла­мак­чы иде, сул­кыл­дап елап җи­бәр­де. Аның кеч­ке­нә ба­шын­да нин­ди уй­лар бө­те­рел­гә­нен кем бе­лә дә, кем ге­нә аңа бу­лы­ша ала иде соң?
Озак­ла­мый Ню­ку­лай ке­реп, га­еп­ле кы­я­фәт­тә ишек тө­бен­дә тап­та­нып тор­гач, аңа ар­ты бе­лән утыр­ган кыз­га эн­дәш­те:
– Ба­ла, хә­зер, мич­кә ягып, су җы­лы­там, – ди­де ул авыз эчен­нән ге­нә. Аның та­вы­шын­нан кур­кып, Кя­ти­рис, кыч­кы­рып, мич ар­ты­на атыл­ды.
– Син ку­рык­ма, мин ту­мыш­тан за­рар­сыз ке­ше. Ниш­ли­сең бит, тү­зәр­гә ту­ры ки­лә ин­де. Си­нең дә, ми­нем дә бө­җәк­ләр ке­бек ха­рап бу­ла­сы­быз кил­ми ич... – дип сөй­лә­нә-сөй­лә­нә ул мич­кә утын ту­ты­ра баш­ла­ды. Үзен кыз­га­нып әй­тел­гән сүз­ләр­не ише­теп, Кя­ти­рис та­гын да ка­ты­рак елап җи­бәр­де. Мо­ңа чы­дап то­ра ал­ма­ган Ню­ку­лай урам­га ашык­ты.
– Мин ан­нан ба­ры­бер үч ала­чак­мын... Сә­га­те җит­кәч, ул җир аша­я­чак... Ба­ры тү­зәр­гә һәм чы­дар­га гы­на ка­ла... Бу ка­ра аз­гын­ны, ко­тыр­ган эт­не дө­мек­тер­гән ке­бек, юк­ка чы­га­ра­чак­мын... Үзем­не­кен ит­ми­чә, мәң­ге үл­мә­я­чәк­мен. И-и әти­ем ми­нем, и-и әни­ем... – Гарь­лә­неп елау­дан аның ябык җил­кә­лә­ре де­рел­ди иде. Ир­тән­гә та­ба гы­на ты­ныч­ла­нып, Ню­ку­лай әзер­лә­гән су бе­лән юын­гач, авы­зы­на бер кый­пыл­чык ри­зык та кап­ма­ган ки­леш, ул йо­кы­га тал­ды.
Ка­ба­хәт Кар­пов, шу­шы көн­нән баш­лап, кич­ке эң­гер-мең­гер­дә ки­леп, аны төр­ле­чә мыс­кыл итү­не га­дәт­кә керт­те. Си­ме­реп кат­кан бай­ның се­бер­ке­се бу­лу­дан Кя­ти­рис бик җи­рән­де һәм хур­лан­ды; җир ас­ты­на ке­реп ки­тәр иде – җир ка­ты, очар иде – һа­ва би­ек­тә. Кай­чак­лар­да үз-үзе­нә кул са­ла­сы кил­де, лә­кин үч алу те­лә­ге көч­ле­рәк иде, шул гы­на аны бу ады­мын­нан ты­еп кил­де. Шу­лай итеп, ком­сыз сәү­дә­гәр­нең сө­яр­кә­се бу­лып, өй­дән дә чык­мый­ча, өч ай бик ас­тын­да яшә­де.
Бер кич­не ка­ба­хәт, үз эшен эш­лә­гәч, учак ал­ды­на уты­рып, ял­чы­сы­на әмер бир­де:
– Ма­лай, бар әле, ча­на­дан ми­нем йөк­не алып кер.
Ню­ку­лай шул ара­да ка­ен ту­зын­нан эш­лән­гән авыр гы­на тү­гә­рәк тарт­ма­ны алып ке­реп бир­де.
– Кя­ти­рис, би­ре кил. – Бик май­лы та­выш бе­лән ча­кыр­ды аны ху­җа. Кя­ти ниш­лә­сен ин­де, кур­кып кы­на ки­леп бас­ты. – Бу тарт­ма­да зат­лы ки­ем­нәр, ир­тә­гә шу­лар­ны ки­яр­сең дә ми­не кө­тәр­сең. Чит ил­дән кил­гән дус­тым, дан­лык­лы сәү­дә­гәр Вульф­сон­ның якут чи­бә­ре кү­рә­се ки­лә. Син­нән баш­ка кем бе­лән таныш­ты­рыйм ин­де мин аны? Си­нең ке­бек­ләр бик си­рәк. Лә­кин кы­лан­мый­ча гы­на... Ул си­не ки­ре ка­га икән, үзе­ңә үп­кә­лә! – Шу­лай ди­де дә, җа­вап­ны да көтеп тор­мый­ча, ашы­гып чы­гып кит­те. Ә Кя­ти­га ба­ры­бер иде, йө­зен­дә­ге бер та­мы­ры да сел­кен­мә­де. Кар­пов ки­тү бе­лән, Ню­ку­лай өй­гә кер­де:
– Оят­сыз, ул си­не зур ак­ча­лар­га та­ны­шы­на са­тып җи­бә­рер­гә те­ли. Ярар, бәл­ки, шу­лай ях­шы­рак та бу­лыр, ул ке­ше бе­лән син бик аз гы­на бул­са да рә­хәт­тә яшәр­сең. Чир­кәү­гә кер­сәм, илаһ­тан си­нең өчен ял­ва­рып со­рар­мын, до­га кы­лыр­мын.
Соң­гы ара­да алар бе­раз дус­ла­шып, еш кы­на үз хәл­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­шә иде­ләр. Кур­ку­дан кал­ты­рап тор­ган, ирек­сез­дән ял­чы­лык­ка ки­леп эләк­кән бу кеше Кя­ти­га бик кыз­га­ныч иде, лә­кин ул аңа бар се­рен дә ачып бе­тер­мә­де.
– Ни эш­лим соң, ди­мәк, яз­мы­шым шун­дый. Син күп­ме ялы­нып со­ра­дың бит аңар­дан, ә як­ты­лык кү­рен­ми. Раб­бым җи­рә­неп, күп­тән мин­нән ваз кич­те, ка­ра көч­ләр ми­не ура­тып ал­ган. Алар җа­ны­ма ук ке­реп утыр­ган, ба­шым­да да ка­раң­гы уй­лар гы­на, – дип бү­леш­те ул аның бе­лән.
– Алай ди­мә, ба­ла, бу – бик зур гө­наһ. Ач­тан үл­мә­без. Син яшь әле, ул тиз­дән кар­та­ер, көч­сез­лә­нер һәм шул ва­кыт... – дип ыч­кын­дыр­ды да те­лен теш­лә­де Ню­ку­лай. Аның сөй­ләү­лә­рен­нән сәү­дә­гәр­нең бик явыз Сте­па­ни­да исем­ле ха­ты­ны һәм буй җит­кән өч ма­лае бар икә­нен бел­де Кя­ти. Ню­ку­лай сүз­лә­ре­нә кара­ган­да, ма­лай­ла­ры әти­лә­ре­нә ох­ша­ма­ган, ке­ше ши­кел­ле­рәк­ләр, ди. Әфән­де яшь­тән үк үзе­нә оша­ган ха­тын-кыз­ны, те­лә­сә нин­ди хәй­лә кул­ла­нып, кулына тө­ше­реп юк­ка чы­га­ра икән. Туй­ган­нан соң алар­ны йә ку­ып чы­га­ра, яки кыйм­мәт­кә са­тып җи­бә­рә. Бер­ни­чә ел элек ка­ян­дыр бик ма­тур бер яшь кызны алып кай­та ул, аны җы­лы як­лар­да үзе бе­лән йөр­тә, шун­нан соң кыз юк­ка чы­га. Ню­ку­лай мо­ның сә­бә­бен бик га­ди ге­нә аң­лат­ты: «Ул аны үтер­гән­дер ин­де». Ха­ки­ми­ят­тә аның ка­ба­хәт­ле­ген бел­сә­ләр дә, күр­мә­меш­кә са­лы­ша­лар икән.
– Бай бит ул, хө­кем­нән җай­лы гы­на ко­ты­лу юл­ла­рын бе­лә. Ки­лер бер көн, аның да гө­наһ ка­сә­се бер ту­лып та­шыр, – үзе­нең һәр хи­кә­я­тен Ню­ку­лай шу­лай бе­те­рә иде. Кя­ти­рис, ирен­нә­рен кы­сып, эн­дәш­ми­чә, Ню­ку­лай­ның итек бал­ты­рын­да­гы пы­чак­ка ут­лы ка­раш таш­лап уты­ру­ын бел­де.
– Кя­ти­рис, ба­лам, әр­нү­лә­ре күк­рәк сө­я­ге­нә чак­лы үт­кән, га­зап­ла­ры бо­ры­ны­на җит­кән ке­ше­нең сүз­лә­рен игъ­ти­бар бе­лән тың­ла әле, зин­һар. Мин си­нең белән ул ка­ба­хәт­кә ярар өчен сөй­ләш­мим бит, си­не мәгъ­нә­сез, уй­лан­ма­ган адым­нан сак­лап ка­ла­сым ки­лә. Ни­чек ке­нә кы­ен бул­са да, ху­җа куш­кан­нар­ны үтәр­гә ты­рыш. Әгәр син аның дус­ты­на ярый ал­ма­саң, яз­мыш жи­рә­бә­се ку­лың­нан мәң­ге­гә ки­тә­чәк. Ул һәр­ва­кыт үзе кул­лан­ган ха­тын-кыз­ны баш­та бай­лар­га кыйм­мәт бә­я­гә сат­мак­чы бу­ла. Әгәр бу эше ба­рып чык­ма­са, алар­ны ти­ен-ми­ен­гә те­лә­сә кем­гә та­га. Ә алар ке­ше тү­гел ин­де, ка­бе­рең якын бул­ма­сын андый­лар бе­лән. Шу­шы ки­ңәш­тән баш­ка, мин си­ңа бер­нәр­сә бе­лән дә бу­лы­ша ал­мыйм. Си­не чит ил бае яны­на алып ба­ра­чак­лар. Мон­да яшә­гән­дә, син аның бе­лән яшәр­сең, әгәр бик оша­саң, ул си­не, без­нең шә­һәр­дә бул­ган­да, гел кай­гыр­тып то­рыр. Әгәр оша­ма­саң, син кул­дан-кул­га йө­рү­че зи­на­чы­га әйләнә­чәк­сең. Кя­ти­рис, хә­зер яше­реп то­ру­дан ни мәгъ­нә, ха­тын-кыз­лар­ча ир­кә­ли-наз­лый бел­сәң, бө­те­не­се си­нең кул­да бу­лыр. Алар си­не кул­ла­на икән, ни­гә әле си­ңа да фай­да күр­мәс­кә?! Әгәр син бай Сап­пы­я­лах­ның олы ки­ле­не Та­ты­йа­ас­ны күр­сәң, аны кай­чан­дыр Кар­пов сат­кан, дип уй­ла­мас идең. Хангалас­тан алып кайт­ты ул аны. Бер ел­дан, үзе­нең ту­га­ны дип ал­дап, кия­ү­гә бир­де. Та­ты­йа­ас бик җи­тез һәм кыю кыз иде, ху­җа­ның ба­шын әй­лән­де­реп, тә­ки үзе­не­кен эш­лә­де. Си­нең аңар­дан бер ким җи­рең дә юк, ки­ре­ле­гең ге­нә ко­ма­чау­лый. Яла­гай­ла­ныр урын­да, гел чә­неч­ке­лә­рең­не чы­га­ра­сың. Ир-ат халкы кай­чак­та ба­ла­лар ке­бек бер­кат­лы бу­ла, фай­да­ла­на бел. Исең­дә тот: арт­ка юл юк... – Кич буе үзе­нең шун­дый үгет-нә­сый­хәт­лә­ре бе­лән Ню­ку­лай туй­ды­рып бе­тер­де.
– Ню­ку­лай, син аны шул­хәт­ле кү­рал­ма­гач, бу көн­гә чак­лы кач­мый­ча ник аның ко­лы бу­лып яши­сең?
– Мин ир-ат бит, ми­не бер­кем дә са­тар­га да, са­тып алыр­га да җы­ен­мый. Кол ба­ла­сы­ның ту­мыш­тан ук му­е­нын­да – чыл­быр, кул-ая­гын­да бо­гау бу­ла, шу­ңа кү­рә кый­на­ган са­ен ул ар­ка­сын куя. Алай ит­мә­сә, аны эт­тәй сы­тып үте­рә­чәк­ләр... – дип, ярым пы­шыл­дап җа­вап бир­де бөк­рәй­гән Ню­ку­лай һәм, тың­лап тору­чы юк­мы ди­гән­дәй, як-ягы­на ка­ран­ды. – Сез ме­нә зат­лы нә­сел­дән бул­са­гыз да, үзе­гез­гә тиң ке­ше­дән хур­лык кү­реп ята­сыз, бу бит рә­хим­сез­лек. Ме­нә шу­лай... Нык бул, бү­ре кө­тү­ен­дә бү­ре ка­нун­на­ры бу­ен­ча яшә­сәң ге­нә исән ка­лып бу­ла. Бу сүз­ләр­не дус бу­ла­рак әй­тәм, ки­ре­лек ях­шы­лык­ка илт­мә­гә­нен бик ях­шы бе­ләм мин.
Ул, үз сүз­лә­ре­нә үзе ышан­ма­ган­дай, кур­кы­нып Кя­ти­рис­ка ка­ра­ды. Аның бал­ты­рын­нан кү­зен дә ал­ма­ган кыз­ны кү­реп, кур­кып әй­теп куй­ды:
– И-и бә­хет­сез, ми­нем пы­чак си­нең ми­ең­не кай­на­та, ди­мәк... Бик кыз­га­ныч, ми­нем сүз­лә­рем си­не аз гы­на да йом­шарт­ма­ды­мы­ни? Ха­тын-кыз да кур­кы­ныч ни­я­тен итәк ас­тын­да нык­лап яше­реп то­та ала икән. Ал­лаһ сак­ла­сын... Нәр­сә­гә әзер­лән­гә­нең­не бел­сәң иде, – дип, ул бо­ры­лып утыр­ды.

V

Икен­че көн­не кич­кә та­ба Кар­пов, пар ат­ка җи­гел­гән ма­тур ча­на­да җил­де­реп ки­леп тук­та­ды, үзе куп­шы ки­ен­гән иде. Зат­лы, зә­вык­лы  ки­ен­гән үтә дә ты­ныч кы­я­фәт­тә Кя­ти­рис чык­кач, ул аның ти­рә­ли бәя би­реп әй­лә­неп чык­ты, әм­ма га­дәт­тә­ге­чә оят­сыз­ла­нып ку­лын озайт­ма­ды, бик ка­нә­гать бу­лып ба­шын гы­на сел­ке­де.
– Йә Кя­ти­рис, әгәр дә син Вульф­сон әфән­де­гә оша­саң, ба­ры­быз өчен дә зур уңыш бу­ла­чак; шу­ңа кү­рә тың­лау­чан бул. Мин аңа га­ди ха­тын-кыз тү­гел, ә си­не ил­тәм. Си­не хөр­мәт итәм һәм ка­дер­лим. Әгәр сы­нат­саң, үзе­ңә үп­кә­лә... – һәм аңа чә­неч­ке­ле ка­раш таш­лап өс­тәп куй­ды: – То­тыл­ма­ган кыз ке­бек ялындырып, тыр­нак­ла­рың­ны күр­сә­теп то­ра­сы тү­гел ан­да. Мин си­ңа ыша­нам, си­нең яз­мы­шың­ны көй­ли­сем ки­лә, шу­ңа да үзем бе­лән алам, син ми­ңа рәхмәт­ле бу­лыр­га ти­еш.
Ул үзен иге­лек күр­сәт­кән ке­ше ке­бек тот­ты. Шар­кыл­дап кө­лә-кө­лә, ял­чы­сы­на эн­дәш­те:
– Ну нәр­сә, Ню­ку­лай, ки­леш­ле бул­ган­мы бу? Ха-ха-ха... Мин кул­ла­нып кы­на кал­мыйм, фай­да да ки­те­рәм бит. Кя­ти­рис, үзең дә ми­ңа го­мер буе рәх­мәт укырсың әле...
Кыч­кы­рып кө­лә-кө­лә, кыз­ны чы­гу ягы­на этәр­де.
Ка­раң­гы көз­ге кич иде. Сәү­дә­гәр­нең куп­шы ча­на­сы Вульф­сон­ның зур йор­ты яны­на ки­леп тук­та­ды. Кап­ка ачы­лу­га, Ню­ку­лай ат­лар­ны ише­гал­ды­на бор­ды. Би­ек бас­кыч­ның бас­ма­ла­ры буй­лап өс­кә кү­тә­рел­де­ләр, һәм ку­нак­лар ал­дын­да зур ишек­ләр ачыл­ды, алар йорт эче­нә үт­те­ләр. Мон­дый мә­һа­бәт, як­ты, зиннәт­ле йорт­ка бе­рен­че тап­кыр ат­лап кер­гән Кя­ти­рис кау­шап кал­ды. Шул ара­да нин­ди­дер рус ха­ты­ны ки­леп, ку­лын­нан җи­тәк­ләп, озын ко­ри­дор башындагы як­ты, ир­кен, җый­нак бүл­мә­гә алып кер­де, ти­ен эч­ле ту­нын сал­ды­рып, ыр­гак­ка элеп куй­ды. Ан­на­ры, ку­лын­нан наз­лы гы­на то­тып, би­ек ко­мод янын­да­гы йом­шак кә­нә­фи­гә утырт­ты. Ко­мод өс­тен­дә­ге зур трю­мо көз­ге, бу мин бу­лам ди­гән ке­бек, як-як­ка ачы­лып то­ра иде.
– Иль­ю­ша ал­да­ма­ган, син дө­рес­тән дә якут чи­бәр­кәе икән­сең... Мин чәч­лә­рең­не бе­раз рәт­лим һәм бит­лә­рең­не бу­яп җи­бә­рәм, – дип, со­рап та тор­мый­ча, Кя­ти­рис­ның то­лым­на­рын сү­теп та­рый баш­ла­ды. Кыз­ның кур­ку­дан кал­ты­рый баш­ла­га­нын кү­реп, якут­ча әй­теп куй­ды:
– Ма­тур­ка­ем, ты­ныч­лан әле, бор­чыл­ма. Эд­гард – бик ях­шы ке­ше, ул си­ңа бер­нин­ди дә на­чар­лык кыл­мас. – Кя­ти­рис­ның чәч­лә­рен­нән бө­тер­кә­ле га­җәп матур­лык ясап куй­ды. Кыз­ны сал­мак кы­на үз ягы­на ка­ра­тып, ко­мод өс­те­нә те­зел­гән хуш ис­ле кер­шән­ле, сөр­мә­ле са­выт­лар­ны ачып җи­бәр­де һәм, би­тен буяш­тыр­гач, ка­нә­гать йөз бе­лән кыз­ны көз­ге ягы­на бор­ды. Көз­ге­дә­ге су­рәт бик ма­тур чи­бәр­кәй порт­ре­ты­на ох­шап кал­ган иде. Кя­ти­рис аһ ит­те.
– Син үзең бик гү­зәл, мин тө­зәт­кә­ләп ке­нә җи­бәр­дем, – ди­де дә ха­тын ка­я­дыр юк­ка чык­ты. Ни эш­ләр­гә дә бел­мә­гән Кя­ти­рис, яр­сы­ган ат ши­кел­ле, бүл­мә буй­лап бик озак йө­рен­де. Ко­ри­дор­да аяк та­выш­ла­ры ише­те­лү­гә, ул, үз-үзен бе­леш­тер­ми­чә кар­га чум­ган ас ши­кел­ле, тиз ге­нә ак­ка бу­ял­ган ишек ар­ты­на яше­рен­де.
– Син кай­да, җан­ки­сә­гем? Шун­дый кыр­гый бул­ма ин­де... Әфән­де кө­тә... – ди­де ха­тын бәр­хет та­вы­шы бе­лән һәм ишек ар­ты­на ку­лын су­зып кы­на кыз­ны эләк­те­реп ал­ды. Кя­ти­рис ки­ре­лә­неп ма­таш­кан иде дә, те­ге­се аны, кап­кын­да­гы кур­как ку­ян­ны тот­кан ке­бек, ка­ты итеп тар­тып чы­гар­ды. Бай өс­тә­ле­нә 
ку­яр­га җы­ен­ган кө­меш са­ма­выр­ның ту­за­нын сөрт­кән ке­бек, тиз ге­нә кыз­ның күл­мәк­лә­рен, чәч­лә­рен рәт­ләп куй­ды.
– Хо­дай­га тап­шыр­дык... – ди­де һәм һу­шы­на ки­лер­гә дә өл­гер­мә­гән кыз­ны үзе бе­лән алып чы­гып кит­те. Ике як­ка ачы­лыш­лы агач ишек яны­на ки­леп туктагач, ха­тын та­гын бер кат Кя­ти­рис­ның ки­ем­нә­рен рәт­лә­де. Уку­чы­сы­ның уңы­шын кү­реп сө­ен­гән укы­ту­чы ке­бек ба­шын ка­гып ал­гач, ишек­не ач­ты. Люстра­ның көч­ле як­ты­лы­гын­нан күз­лә­ре ча­гыл­ган Кя­ти­рис чел­тәр­ле җиң­нәр­гә яше­рен­гән тар гы­на ку­лы бе­лән күз­лә­рен кап­ла­ды. Йө­рә­ге то­тыл­ган көртлек­не­ке ке­бек ка­га баш­ла­ды. Ка­чып бер­кая да ки­тә ал­мый иде ул – ха­тын ар­ка­сын­нан төрт­те.
– Ка­те­ри­на Дмит­ри­ев­на, үте­гез... – То­йон­ның та­вы­шы бө­тен­ләй икен­че төр­ле, ясал­ма эч­кер­сез­лек бе­лән яң­гы­ра­ды. Дө­рес­тән дә, аңа та­ныш ке­ше мон­да ул гы­на иде. Кя­ти­рис чай­ка­лып арт­ка ки­тә баш­ла­ган иде, те­ге ха­тын аңа егы­лыр­га ирек бир­мә­де, кул­тык ас­тын­нан то­тып, бүл­мә ур­та­сы­на алып кит­те. Кыз, аяк ас­ты­на гы­на ка­рап ат­ла­ган­га, бүл­мә­дә кем­нәр ба­рын күр­мә­де дә. Кем­нең­дер авыр­лы­гын­нан утыр­гыч­ның ти­мер­лә­ре шы­гыр­дап куй­га­нын гы­на ишет­те. Ха­тын тук­тал­ды. Ал­дын­да­гы зур кү­лә­гә­не абай­лап, аның кем бу­лу­ын аң­ла­ды Кя­ти­рис.
– Мин бик шат­мын... Ис­кит­кеч... – ка­ян­дыр би­ек­тән кай­та­ваз ке­бек та­выш ише­тел­де. Ку­рык­са да, кыз ба­шын кү­тәр­де, ал­дын­да ике са­жин буй­лы, бик ях­шы ки­ен­гән си­мез ке­ше ба­сып то­ра иде. Аның ит­ләч, май­лы ка­мыр­дан ясал­ган ке­бек си­рәк ке­нә са­ры төк­ләр бе­лән кай­ма­лан­ган ак чы­ра­ен күк йө­зе тө­сен­дә­ге шар күз­лә­ре һәм кәк­ре бо­ры­ны «би­зи» иде. Ул ке­ше аңа ку­лын суз­ды. Бай­ның ягым­лы ка­ра­шын­нан бе­раз ты­ныч­лан­ган Кя­ти­рис җа­вап­ка кал­ты­рап тор­ган учын бир­де. Әфән­де, йом­шак, кү­пе­реп тор­ган ку­лы бе­лән кыз­ның бар­мак оч­ла­рын гы­на то­тып:
– Бик күр­кәм, – дип, наз­лы гы­на эн­дәш­те, ан­на­ры аны кә­нә­фи­гә утырт­ты.
– Та­ныш бу­лы­гыз, ми­нем дус­тым, ке­нәз Дмит­рий Ива­но­вич Афа­нась­ев­ның кы­зы Ка­те­ри­на Дмит­ри­ев­на. Ә бу – Эд­гард Вульф­сон әфән­де. – Кар­пов­ның күп итеп ара­кы эчү­дән тир­ләп чык­кан чы­рае якын­да гы­на «бал­кый» иде. Ул ин­де Кя­ти янын­да әшә­ке­лән­гән ке­бек, маң­гай ас­тын­нан кур­кы­ныч итеп ка­ра­ма­ды, мы­гыр­дан­ма­ды.
– Бик ях­шы... Без Ка­те­ри­на Дмит­ри­ев­на бе­лән ур­так тел та­бар­быз, дип уй­лыйм. Мо­ңа тик­лем кай­да яше­реп тот­ты­гыз бу ма­тур чә­чәк­не? Сез­нең кыр­гый яклар­га ка­ян кил­гән бу ис­кит­кеч ро­за? Шак­ка­тыр­ды­гыз сез ми­не, дус­тым... – ди­де Вульф­сон, кыз­га сок­ла­нып.
– Бу ми­нем се­рем бу­лып кал­сын. Ул сез­гә ошый икән, сөй­лә­шү­не шу­шын­да тук­та­тыйк. «Дус­тың өчен ая­гың­ны сын­ды­ру да жәл тү­гел», – ди­гән­нәр без­нең ата-ба­ба­лар... – дип мак­та­на баш­ла­ган сәү­дә­гәр­не Вульф­сон ал­тын бал­дак­лы бар­ма­гы бе­лән үз яны­на дә­шеп ал­ды һәм ко­ла­гы­на нәр­сә­дер пы­шыл­да­ды. Те­ге­се­нең йө­зе та­гын да бал­кып кит­те, Кя­ти­рис­ка мәгъ­нә­сез итеп күз кыс­ты да чы­гар­га ашык­ты.
Кя­ти­рис Вульф­сон әфән­де бе­лән икәү­дән-икәү ге­нә ау­лак­та кал­ды. «Хә­зер ми­ңа таш­ла­на», – дип уй­лап, ку­ы­ры­лып кил­де ул. Ир-ат озак кы­на эн­дәш­ми тор­ды, ан­на­ры: «Ә­йе-е...» – дип ки­сәк ке­нә то­рып бас­ты. Кя­ти­рис, чи­нап, ишек­кә та­ба атыл­ды.
– Йа Хо­дам... Нәр­сә бул­ды сез­гә, ка­дер­лем? Сез­гә бер­кем дә ти­яр­гә җы­ен­мый бит... Фёк­ла!!! – дип, те­ге ха­тын­ны яр­дәм­гә ча­кыр­ды ап­ты­рап кал­ган Вульфсон. Аны­сы, әки­ят­тә­ге ке­бек, күз ачып йом­ган ара­да бүл­мә ур­та­сын­да пәй­да бул­ды. – Ека­те­ри­на Дмит­ри­ев­на­ны үз бүл­мә­се­нә алып ки­те­гез. Һәм тыныч­лан­ды­ры­гыз... Нәр­сә соң бу аның бе­лән? – ти­ле­ләр­чә кыч­кы­рып ка­чар­га җы­ен­ган Кя­ти­рис­ны кыз­га­нып ка­рап куй­ды ул. Вульф­сон рус­ча ка­тыш якутча­ны ва­тып сөй­лә­шә иде. – Мин аның бе­лән соң­рак сөй­лә­шер­мен.
Ишек янын­да­гы киң ко­лон­на ар­ты­на ке­реп пос­кан кыз­ны Фёк­ла, бе­лә­ген­нән эләк­те­реп, ки­ре алып кит­те. «Мин оша­ма­дым, ах­ры­сы... Кай­та­рып җи­бә­рер­ләр ин­де яңа­дан. Ни­чә ке­ше­нең се­бер­ке­се бу­лыр­га яз­ган икән ми­ңа, бе­рәү җит­кән иде бит ин­де...» – дип уй­ла­ды Кя­ти­рис, һәм аяк­ла­ры хәл­сез­лә­неп кит­те.
– Җа­ным, син нәр­сә?! Авы­рып кит­тең­ме әл­лә? Си­ңа шун­дый зур ке­ше игъ­ти­ба­рын күр­сәт­те, шат­ла­на­сы урын­га, син кур­ку­дан кал­ты­ра­нып то­ра­сың? – дип сөй­лән­де Фёк­ла, әл­лә әр­ләп, әл­лә ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­ры­шып.
– Хә­зер... То­рам да ки­тәм... – мес­кен­кәй­гә бу сүз­лә­рен­нән соң та­гын да авыр­рак бу­лып кит­те. Яңак­ла­ры буй­лап күз яшь­лә­ре тә­гә­рә­де.
– Син кая җы­ен­дың, ка­лыр­га ту­ры ки­лә­чәк! – Фёк­ла аны усал итеп тот­ты да, би­лен­нән ко­чып, бүл­мә­гә алып ке­реп, кә­нә­фи­гә ур­наш­тыр­ды.
– Бе­ләм. Уй­ла­га­ным­ны гы­на сөй­лим, – дип, ярым­пы­шыл­дап, күз­лә­рен йом­ды кыз. Аның озын кер­фек­лә­ре ара­сын­нан чык бөр­тек­лә­ре­дәй саф чис­та тамчылар кү­рен­де. Буй­сы­ну­ын күр­сәт­кән ке­бек, ул си­зе­лер-си­зел­мәс ке­нә ел­ма­еп куй­ды.
– Сә­ер ту­таш син. Аң­ла­вы кы­ен... – дип сөй­лән­де Фёк­ла, фар­фор кур­чак ке­бек ма­тур кыз­га ап­ты­рап ка­рап. – Ба­шың­да нәр­сә кай­на­га­нын Хо­дай бел­сен. Әм­ма ерак ки­тәр­сең син...
– Мин – Хо­дай­ның үги ба­ла­сы. Ул ми­не гел рән­җе­тә, гәр­чә ми­нем бер га­е­бем бул­ма­са да... – Кя­ти­рис бо­ры­лып ят­ты.
– Ар­тык бер­кат­лы син. Хо­дай си­не бик ир­кә­лә­гән, шу­ңа кү­рә син бо­зау ке­бек ки­ре, – ди­де дә Фёк­ла ки­сәк ке­нә көз­ге­гә күз тө­ше­реп ал­ды. Кам­чы ке­бек кибеп бет­кән буй-сы­ны, кар­га том­шы­гы­на ох­ша­ган зур бо­ры­ны, ит­ләч ирен­нә­ре, эч­кә бат­кан төс­сез күз­лә­ре аның өчен бер дә сө­е­неч ки­тер­ми иде. Ан­на­ры: – Күп­ме ха­тын-кыз си­нең тә­нең­дә бу­лыр­га хы­ял­ла­на, җү­ләр, – дип, чы­гу ягы­на бо­рыл­ды.

VI

Ир­тә бе­лән Фёк­ла Кя­ти­рис­ны куп­шы би­зәл­гән аш бүл­мә­се­нә алып чык­ты, әфән­де ир­тән­ге аш­ны га­дәт­тә мон­да ашый икән. Эд­гард озын өс­тәл­нең бер башын­да уты­ра иде ин­де. Ку­нак бүл­мә­гә ки­леп ке­рү­гә, ул, уры­нын­нан то­рып, юан гәү­дә­сен тиб­рән­де­реп, аның яны­на ки­леп бас­ты.
– Ми­нем бе­лән ир­тән­ге аш­ны ашар­га рә­хим ите­гез, – дип, йом­шак кы­на эн­дә­шеп, кыз­ның бар­мак оч­ла­рын­нан то­тып ал­ды. Җа­вап­ны да кө­теп тор­мый­ча, аны өс­тәл­нең икен­че ба­шы­на утырт­ты.
Уры­ны­на утыр­гач, сүз баш­ла­ды:
– Ека­те­ри­на Дмит­ри­ев­на, зин­һар, мин­нән ку­рык­ма­гыз, мин сез­гә на­чар­лык те­лә­мим һәм баш­ка­лар­га да җә­бер­ләр­гә рөх­сәт бир­мәм. Мон­да яшә­гән­дә, йортым­ның ху­җа­би­кә­се бу­лы­гыз. Мин яшь­тән чи­бәр ха­тын-кыз­лар бе­лән ара­ла­шыр­га яра­там. Нәр­сә те­ли­сез, шу­ны эш­ли ала­сыз. Зат­лы ки­ем яки тәм-том те­лә­сә­гез, ми­ңа яки Фёк­ла­га тар­тын­мый­ча әй­те­гез. Бер ха­тын­ны гы­на ки­ен­де­рер­гә дә, аша­тыр­га да ми­нем ак­чам җи­тәр­лек. Сез­нең эш – ми­нем буш йортым­ның би­зә­ге бу­лу. Якут­лар­да мон­дый чи­бәр­ләр бар­лы­гын бел­ми дә идем. Дус­тым Кар­пов­тан, ша­я­рып кы­на, бе­рәр­се бе­лән та­ныш­ты­ру­ын со­ра­дым. Үзе­мә ге­нә мон­да яман­су. Аның әй­тү­ен­чә, ул сез­не әти­е­гез­нең рөх­сә­те бе­лән алып кил­гән, һәм сез­нең яз­мы­шы­гыз өчен мин җа­вап­лы. Ата-ана­ла­ры­гыз каршы бул­ма­са, ми­нем кү­ңел­сез тор­мы­шым­ны би­зә­гез ин­де...
Ул бо­лар­ны бик җит­ди сөй­лә­де. Кя­ти­рис бер сүз дә эн­дәш­мә­де. Ху­җа, җа­вап көт­кән ке­бек бе­раз тын тор­гач, җиң­нә­рен сыз­га­нып, ашар­га ке­реш­те. Биш-алты та­за яшь егет ашап бе­те­рер­лек ри­зык­ны ул бер уты­ру­да, кыз­ның күз ал­дын­да авы­зы­на озат­ты. Ан­на­ры ак тас­ты­мал бе­лән май­лы ирен­нә­рен, кулларын сөр­тә-сөр­тә әй­теп куй­ды:
– Ә хә­зер, сез кар­шы бул­ма­са­гыз, при­каз­чик­лар кил­гән­че, мин сез­гә фак­то­ри­ям­не күр­сә­тәм. Бәл­ки, сез­гә нәр­сә бул­са да ошар. Мин күп­тән тү­гел Па­риж салон­на­рын­да гы­на са­ты­ла тор­ган эш­лә­пә­ләр алып кайт­тым, алар сез­гә бик тә ки­ле­шер­гә ти­еш.
Кя­ти­рис ки­ре­лә­неп тор­ма­ды, яны­на ки­леп бас­кан Эд­гард­ның зур ка­ба­рын­кы уч­ла­ры­на ба­ла­лар­ча нә­фис ку­лын суз­ды.

VII

Яз­гы юл­лар өзел­гән­че, Вульф­сон Якутс­ки­дан кит­мә­де. Кя­ти­рис аның өен­дә ты­ныч кы­на кыш­ны уз­дыр­ды. Аны ке­ше­ләр бе­лән та­ныш­тыр­ган­да: «Бу ми­нем гү­зәл ком­пань­он­кам», – дия иде сәү­дә­гәр. Дус­лык­тан баш­ка бер нәр­сә дә та­ләп ит­мә­гәч, Кя­ти­рис аның янын­да бе­раз ты­ныч­ла­на төш­те. Кар­пов­ның әшәкелек­лә­рен дә оныт­кан ке­бек бул­ды. «Гү­зәл ком­пань­он­ка» һәм аның зат­лы ки­ем­нә­ре бе­лән сок­ла­ныр­га Эд­гард­ның дус­ла­ры еш кил­гә­ләп йөр­де­ләр. Әфән­де ак­ча­сын бер дә кыз­ган­ма­ды. Кя­ти­рис кы­зык­сы­нып күз таш­ла­ган әй­бер кич­кә аның кар­шы­сын­да ята иде. Тиз­дән Ека­те­ри­на Дмит­ри­ев­на бик данлык­лы га­и­лә­ләр­гә ге­нә ку­нак­ка йө­ри баш­ла­ды. Аның үз-үзен то­ты­шын, зат­лы би­зә­нү әй­бер­лә­рен, ки­ем­нә­рен кү­рер өчен, ха­тын-кыз­лар аның ар­тын­нан кал­мый, ул бул­ган урын­нар­га йө­реп, аның төс­ле ки­е­нә баш­ла­ды­лар. Тис­кә­ре фи­кер­ләр дә ише­тел­де, лә­кин Кя­ти­рис, ул сүз­ләр­нең аңа бер­нин­ди дә катышы юк ке­бек, үз-үзен го­рур тот­ты.
Вульф­сон ту­ган җи­ре­нә кай­тып ки­лер­гә җы­ен­ды. Ча­на юл­ла­ры төш­кән­че, Кя­ти­рис аның йор­тын­да ху­җа­би­кә бу­лып то­рыр­га ти­еш иде. Ә бер­көн­не әфән­де, дус­ла­рын сау­бул­ла­шу ки­чә­се­нә ча­кы­рып, мәҗ­лес оеш­ты­ра­ча­гы ту­рын­да хә­бәр ит­те. Ха­ты­ны һәм ул­ла­ры бе­лән Кар­пов та ки­лә­сен ишет­кәч, кә­е­фе кит­кән Кя­ти­рис ир­тән­ге аш ва­кы­тын­да:
– Ба­шым авыр­тып то­ра, ки­чә­дә бу­ла ал­ма­сам, сез үп­кә­лә­мәс­сез бит? – дип со­рап куй­ды. Кар­пов кил­гән чак­та Кя­ти­рис­ның бер дә чы­гар­га те­лә­ми­чә гел бүл­мә­сен­дә бик­лә­неп уты­ру­ын бе­лә иде Вульф­сон.
– Кар­пов – әти­ең­нең дус­ты, ни өчен син аңар­дан һа­ман ка­ча­сың? Ул си­не кы­ер­сы­та икән, ми­ңа әйт. Әгәр шу­лай бул­са, мин аны бик тиз уры­ны­на утыртырмын, – ди­де әфән­де. Бу ке­ше­нең кы­ю­лы­гы кыз­ны сок­лан­дыр­ды. Ню­ку­лай­ның ха­тын-кыз хәй­лә­се ту­рын­да­гы ки­ңә­шен дә ис­кә тө­ше­реп, Кя­ти­рис бер­ни­чә тап­кыр «ә­йе, ул ка­бә­хәт ке­ше» дип әйт­мәк­че иде дә, лә­кин аның «мин үзем» ди­гән яше­рен уй­ла­ры те­лен теш­ләр­гә мәҗ­бүр ит­те.
– Бү­ген кич ми­нем мон­да­гы бар­лык дус­ла­рым да без­гә җы­е­ла­чак, ху­җа­би­кә­сез кү­ңел­сез бу­лыр, син бар кө­чең­не җый ин­де, ка­дер­лем. Үте­неп со­рыйм, – һәм ул наз­лы ка­ра­шы бе­лән Кя­ти­рис­ны ир­кә­ләп ал­ды. Дө­ре­сен әйт­кән­дә, Эд­гард бу күп сөй­ләш­мәү­чән, го­рур кыз­га бик тиз ия­ләш­те, аның буй­дак тор­мы­шы­ның бер би­зә­ге­нә әй­лән­де ул. Ак аю ке­бек дәү бул­са да, ас ши­кел­ле кеч­ке­нә ге­нә якут кы­зы­ның чә­неч­ке­ле ка­ра­шын­нан ут­тан ку­рык­кан ке­бек кур­ка иде. Ә ин­де кыз ур­ман ко­шы ке­бек чыр­кыл­дый баш­ла­са, кә­е­фе кү­тә­ре­лә. Яңа күл­мәк ки­еп аның ал­дын­да бө­те­рел­гән­дә, ко­чак­лап алып үбә­се кил­сә дә, үз-үзен тыя килде. Ир-ат­лар­дан аз гы­на игъ­ти­бар бу­лу­га де­рел­ди баш­ла­ган бу кыз­ның яз­мыш та­ра­фын­нан нин­ди­дер авыр сы­нау­га ду­чар бул­ган­лы­гын ул аң­лый иде. Кай­чан бул­са да алар­ның мө­нә­сә­бәт­лә­ре ти­рән­гә­рәк ки­тәр ди­гән өмет аны ты­ныч­лан­ды­ра кил­де, әле­гә кыз­га би­ре­дә ныг­рак төп­лә­нер­гә һәм ия­лә­шер­гә ки­рәк.

VIII

Кө­теп алын­ган ки­чә­гә шә­һәр­нең кү­ре­нек­ле ке­ше­лә­ре җы­ел­ды. Кя­ти­рис, ба­шын го­рур то­тып, Вульф­сон бе­лән рәт­тән йом­шак ди­ван­да утыр­ды. Иң зат­лы кием­нәр­гә тө­рен­гән Кар­пов­лар­га ул кү­зен дә йом­мый­ча үт­кен ка­раш таш­ла­ды. Зә­һәр­ле ел­ма­еп, Ылд­жа Кя­ти­рис­ның ку­лын үп­те:
– Бу – ми­нем тор­мыш ип­тә­шем Сте­па­ни­да Сте­па­нов­на, – дип та­ныш­тыр­ды ул янын­да ба­сып тор­ган ак йөз­ле та­за ха­тын бе­лән.
Аны­сы, Кя­ти­ны ярат­мый­ча баш­та­на­як тик­ше­реп чык­кач, теш ара­сын­нан гы­на:
– Бу Мит­рәй Ны­сар­ның кы­зы бу­ла­мы­ни ин­де? Аң­ла­шыл­ды... – дип сү­зен әй­теп тә бе­тер­ми­чә ки­тү ягын ка­ра­ды.
– Ә мо­ны­сы – ке­че Ылд­жа, ми­нем өл­кән улым, – Кар­пов өч егет­нең бер­се­нә төр­теп күр­сәт­те. Әти-әни­се­нә ох­ша­ма­ган тый­нак, ка­ра бөд­рә чәч­ле, куе кашлары ас­тын­нан бик җит­ди ка­рап то­ру­чы ка­ра кар­лы­ган­дай күз­ле, ту­ган­на­рын­нан бер баш­ка би­ег­рәк егет­не күр­гәч, Кя­ти­рис­ның йө­рә­ге дерт итеп куй­ды. Кыз­ның ку­лы­на сак кы­на ка­гыл­ган егет үзе дә кы­зар­ды. Бу кич­не аның бе­лән күп ке­ше кү­реш­те, лә­кин Иль­я­ның ку­лын­нан то­тып җи­ңел ге­нә кү­ре­шүе аны кич буе рә­хәт җы­лы­тып тор­ды. Бу хис­не югал­та­сы кил­мә­гән Кя­ти­рис күз­лә­ре бе­лән зал­дан егет­не эз­ләп тап­ты, ан­на­ры үзе­нең учын би­те­нә кы­сып үбеп алды. Көт­мә­гән­дә би­ләп ал­ган яңа, көч­ле хис­лә­рен­нән ары­ныр өчен, янын­да ба­сып тор­ган Эд­гард­ның йом­шак ку­лын кы­сып куй­ды. Ир, шат­лы­гын­нан кызның кеч­ке­нә ку­лын уч­ла­ры­на алып, дым­лы, кү­пе­реп тор­ган ирен­нә­ре­нә ти­дер­де. Кыз, үзе дә сиз­мәс­тән, җи­рән­гән ке­бек, ки­сәк ке­нә ку­лын тар­тып ал­ды. Те­ге­се, мо­ны ха­тын-кыз көй­сез­ле­ге дип аң­лап, ап­ты­рап ел­ма­еп куй­ды. Кя­ти­рис ха­лык ара­сын­нан та­гын яшь Ылд­жа­ны эз­ли баш­ла­ды. Ә егет бик якын­да гына ан­нан күз­лә­рен ала ал­мый­ча ба­сып то­ра иде. Кыз, ты­ны бу­ы­лу­дан тон­чы­га язып, чы­гу ягы­на йө­гер­де.
«А­кыл­дан яз­дым­мы икән әл­лә? Ю-ук, бо­лай яра­мый... Тик ул гы­на тү­гел. Йа Хо­дам, ми­нем бе­лән күп­ме ша­яр­тыр­га бу­ла соң? Ни өчен ке­че Ылд­жа ми­ңа шул­тик­лем ягым­лы ка­рый соң? Юк, юк, ки­рәк­ми! Хә­зер чы­гам да сал­кын һа­ва су­лыйм, ба­ры­сы да уза­чак... Ул чын кү­ңел­дән ми­нем ку­лым­ны кыс­ты, күңелен­дә нин­ди­дер ти­рән той­гы­ла­ры бар ши­кел­ле ка­рап тор­ды... Ниш­лим соң әле мин? Кан дош­ма­ным­ның улы бит ул... Аны ни­чек итеп уем­нан чы­га­рып таш­лар­мын соң?..» – дип үр­сә­лән­де ул. Мен­дәр­гә кап­ла­нып ела­ды, әм­ма бу­тал­чык уй­ла­рын­нан ары­на ал­ма­ды.
– Нәр­сә, Кя­ти­рис, ми­ңа рәх­мәт әй­тә­сең кил­ми­ме? – ко­ла­гы тө­бен­дә Кар­пов­ның әшә­ке та­вы­шы яң­гы­рау­га, ул си­ке­реп то­рып утыр­ды, аның ал­дын­да исе­рек ир­нең ше­шен­гән кыр­гый чы­рае то­ра иде.
– Та­гын да чи­бәр­лән­гән­сең син, һәр­бер ир-ат си­не те­ләр иде. Күр­сәт әле, ми­не ни­чек наз­лар­сың икән? – Иң­баш­ла­рын­нан эләк­те­реп, ул Кя­ти­рис­ны карават­ка ау­дар­мак­чы бул­ды. Кя­ти­рис бар кө­че­нә аның яңа­гы­на тон­дыр­ды, лә­кин те­ге­се сел­кен­мә­де дә.
– Яра­там да ин­де яр­су ха­тын-кыз­лар­ны. Мин бит си­не һа­ман оны­та ал­ма­дым, Кя­ти­рис... Әл­лә кем бу­лып ма­таш­ма, ке­ше юк­та бер­гә чак­лар­ны ис­кә төшереп алыйк...
– Чы­гып кит, хай­ван!!! Хә­зер ху­җа­ны ча­кы­рам... – дип, усал итеп ысыл­да­ды Кя­ти­рис.
– Кем ас­тын­да ят­саң да, си­ңа ба­ры­бер тү­гел­ме­ни? Мин бит бе­рен­че идем, оныт­ма­ган­сың­дыр... Әй­дә, ки­ре­лә­неп ма­таш­ма... Бер­гә рә­хәт иде бит без­гә! – Һәм ул аны бар җи­рен­нән үбә баш­ла­ды.
– Ка­ба­хәт, ми­нем бө­тен тор­мы­шым­ны җи­мер­дең, оят­сыз­лар­ча та­гын ми­не мыс­кыл­лар­га те­ли­сең­ме? Син ми­не үтер­дең! Хә­зер ми­нем си­нең соң­гы үлем гырыл­ды­гың­ны ише­тә­сем ки­лә!!! – шу­лай ди­де дә Кя­ти­рис, мен­дәр ас­тын­нан үт­кен оч­лы озын пы­чак тар­тып чы­гар­ды. – Си­ңа хө­кем дә, ка­нун да юк икән, үзең тап­та­ган чә­чәк­нең чә­неч­ке­сен­нән дө­мек! – дип, ачу ту­лы кис­кен та­выш бе­лән кыч­кыр­ды да Кя­ти­рис, кур­ку­дан ага­ры­нып кал­ган ир­гә нык итеп ки­зә­неп пы­чак бе­лән ка­да­ды. Кар­пов, яра­сын то­тып, баш­та си­ке­реп тор­ды, ан­на­ры, бу хәл­гә ышан­ма­ган ке­бек, кул­ла­рын як-як­ка җәй­де. Кул­ла­ры кап-ка­ра кан килеш тез­лән­де, күз­лә­рен акай­тып:
– Атаң «ул – гөл­җи­меш чә­чә­ге» дип ки­сәт­кән иде бит югый­сә. Чә­неч­ке­лә­рең зә­һәр икән... – кал­ты­ран­ган ирен­нә­рен­нән өзел­гән соң­гы сүз­ләр шул бул­ды, ул йөз­тү­бән ау­ды. Агач идән­гә аның гәү­дә­сен­нән ча­ма­сыз күп кан җә­ел­де. Тет­рән­гә­неп кал­ган Кя­ти­рис баш­та бик җен­тек­ләп кан­га бат­кан пы­чак­ны тик­шер­де, ан­на­ры сә­ер чат­кы­лар ял­ты­ра­ган күз­лә­ре бе­лән Кар­пов­ның мә­е­тен ка­рый-ка­рый аның ти­рә­ли әй­лән­де. Йө­рәк яр­суы та­гын куз­гал­ды, ачу­лы ана аю ырылда­вы­на ох­ша­ган та­выш бе­лән кыч­кы­рып җи­бәр­де. Шул­ва­кыт кем­дер ишек ша­кы­ды. Кя­ти­рис се­ләү­сен тиз­ле­ге бе­лән ишек ар­ты­на кач­ты.
– Ка­те­ри­на Дмит­ри­ев­на, сез ник кыч­кыр­ды­гыз? – та­выш ия­се ка­раң­гы бүл­мә­гә аты­лып кер­де. Кыз җи­тез ге­нә аның ар­ты­на си­кер­де. Ул бо­ры­лып өлгергәнче, пы­ча­гы бе­лән ки­зә­неп, ку­нак­ның бө­е­ре­нә ка­да­ды. Кя­ти­рис ал­ды­на, әк­рен ге­нә бо­ры­лып, ке­че Ылд­жа тез­лән­де.
– Ни өчен? Мин бит си­не кот­ка­рыр­га кер­гән идем... – дип, кул­ла­ры бе­лән Кя­ти­рис­ның аяк­ла­рын ко­чак­ла­ды һәм мәң­ге­лек­кә күз­лә­рен йом­ды. Кан­лы пы­чак тот­кан кал­ты­ран­ган кул­ла­ры бе­лән кыз егет­нең куе чәч­лә­рен­нән сый­па­ды. Үлеп ба­ру­чы егет­нең ирен­нә­рен­нән ие­леп үп­те:
– Гөл­җи­меш чә­чә­ге­нең го­ме­ре кыс­ка бул­са да, чә­неч­ке­лә­ре озын го­мер­ле шул. Без си­нең бе­лән ба­ры­бер бер­гә бу­ла ал­мас идек. Га­фу ит. Ише­гем­не вакытсыз ша­кып, әҗә­лең­не тап­тың... – ди­де ул үзе­нә ят ка­ты та­выш бе­лән. Егет­не идән­гә сал­гач, ты­ныч кы­на то­рып бас­ты да ишек­не эч­тән бик­ләп куй­ды. Кан­га бат­кан күл­мәк­лә­рен са­лып, ка­ра­ват­ка ыр­гыт­ты. Эд­гард ат­та йө­рер өчен дип бү­ләк ит­кән чал­бар­ны, ка­лын йон­нан бәй­лән­гән кыс­ка күл­мә­ген ки­де. Бе­раз уй­лап тор­гач, кан­лы пы­чак бе­лән чәч­лә­рен ки­сеп ал­ды да егет­нең күл­мә­ге­нә бәй­ләп куй­ды. Бу аның соң­гы мә­хәб­бәт бү­лә­ге иде. Ан­на­ры, тарт­ма­дан нин­ди­дер төр­гәк алып, учы­на кыс­ты. Чай­ка­ла-чай­ка­ла ко­ри­дор­га чык­ты. Аңа бер­кем дә игъ­ти­бар бир­мә­де, ял­чы ма­лай дип уй­ла­ды­лар, ах­ры­сы. Ишек буен­да­гы эл­геч­тән кем­нең­дер пәл­тә­сен эләк­те­реп, тиз-тиз өй­дән чы­гып кит­те. Ярат­кан атын аб­зар­дан алып, аны ияр­ләп тә тор­мый­ча сыр­ты­на ме­неп атлан­ды да көн­чы­гыш­ка та­ба то­мы­рыл­ды...

IX

На­чар үлем бе­лән үл­гән ке­ше­ләр­не, биг­рәк тә яшь­ләр­не, зин­нәт­ле әй­бер­ләр бе­лән кү­мәр­гә яра­ма­ган­лы­гын бе­лә идем. Яман шау­кы­мы бу­лыр­га мөм­кин, ди­ләр. Ти­еш­ле йо­ла­лар­ны үтәү­нең дә үз кар­шы­лы­гы бу­ла шул. Шу­ңа кү­рә мин җа­вап бир­мә­дем. Төн­лә бе­лән уй­лар­мын әле, дип ка­рар кыл­дым. Кур­кы­ныч үлем бе­лән кит­кән Кя­ти­рис­ны кыз­га­нып, ми­нем Аа­на ир­тән­гә чак­лы елап чык­ты. Үзем дә, Мит­рәй ши­кел­ле, ба­ла­ла­рым­ны яз­мыш ха­та­ла­рын­нан сак­лап калал­ма­я­ча­гым­ны аң­лап, ха­фа­ла­нып, йө­рә­гем авыр­тып, тө­не буе кер­фек тә как­ма­дым. Ир­тә бе­лән эн­дәш­ми­чә ге­нә мин­нән җа­вап көт­кән ку­нак­ка сүз башла­дым:
– Дус­кай, үте­не­чең бе­лән ми­не авыр хәл­дә кал­дыр­дың. Мон­дый хез­мәт­нең нәр­сә бе­лән бе­тә­сен аң­лый то­рып, га­и­лә баш­лы­гы­на кил­гән­сең! Бу эш­не башкар­ган ке­ше­гә дә гө­наһ тө­шә­чә­ген бе­лә­сең­дер. Шу­ңа кү­рә, бо­рын­гы га­дәт бу­ен­ча, ала­чык­тан өч көн чык­мый­ча эш­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк ми­ңа. Үзең­нең авыр уй­ла­рың­ны без­нең йорт­тан алып кит әле син. Күз ал­дым­нан югал! Әй­бер­ләр­не алыр­га үзең кил­мә, баш­ка ке­ше­не җи­бәр...
Бо­рын­гы га­дәт бу­ен­ча, үз-үзе­нә кул сал­ган ке­ше­нең ту­га­нын бер ке­ше дә өе­нә керт­ми, әгәр кер­сә, кам­чы йә та­як бе­лән ку­ар­га ки­рәк. Мин, ки­сәү ага­чы булып тор­ган та­як­ны алып, ку­нак­ка сук­мак­чы идем, ти­де­рә ал­ма­дым. Бу га­дәт­не бел­гән ку­нак чы­гып ки­тәр­гә ашык­ты, урам­да куз­га­лып ки­тәр­гә әзер тор­ган ча­на­сы­на си­кер­де дә кам­чы бе­лән аты­на сук­ты. Кос­те­кюн бе­лән ике­без­нең рә­хим­сез янау­лар­ны да ише­теп, ки­тү ягы­на ыр­гыл­ды.
Үл­гән кыз өчен зин­нәт­ле би­зән­де­рү әй­бер­лә­рен ни­чек яса­га­ным­ны сөй­ләп тор­мыйм, сөй­ли дә ал­мыйм. Өч тәү­лек­тән соң дөм су­кыр ка­лып ала­чык­тан чыктым да кар көр­те­нә ау­дым. Ми­не шун­нан та­бып ал­ган­нар. Те­ге дөнья көч­лә­ре ми­нем күз­лә­рем­не ко­рыт­кан иде. Шул ва­кыт­тан бир­ле ка­раң­гы­лык­та яшим. Әм­ма бә­хет­сез кыз­га соң­гы зәр­кән әй­бер­лә­ре яса­вым­ны зур гө­наһ­ка са­на­мыйм, үкен­мим дә. «Як­лау­чы­сы бул­ма­ган ке­ше кү­рен­мәс то­зак­лар­га ки­леп элә­гә» ди­гән сүз­ләр дө­рес алар. Ми­нем Аа­на исә го­ме­ре­нең соң­гы көн­нә­ре­нә ка­дәр, ур­ман бу­ен­да үс­кән гөл­җи­меш чә­чәк­лә­рен күр­сә, күз яшь­лә­рен тыя ал­мый­ча ела­ды да ела­ды...

Еле­на СЛЕП­ЦО­ВА-КУ­ОР­СУН­НА­АХ

(Гөл­фия СОЛ­ТА­НО­ВА тәр­җе­мә­се.)

Еле­на Ва­силь­ев­на Слеп­цо­ва-Ку­ор­сун­на­ах (14.06.1964) ша­гыйрь, про­за­ик, пуб­ли­цист, тәр­җе­мә­че, Са­ха (Яку­ти­я) Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты. Са­ха (Яку­ти­я) Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Пла­тон Ойунс­кий исе­мен­дә­ге дәү­ләт, Ам­ма Ач­чы­гы­йа (Н. Е. Мор­ди­нов) исе­мен­дә­ге (ба­ла­лар әдә­би­я­тын­да­гы ка­за­ныш­ла­ры өчен) пре­ми­я­лә­ре лау­ре­а­ты, Нам­жил Ним­бу­ев исе­мен­дә­ге. Ха­лы­ка­ра шигъ­ри ярыш­ның (Бу­ря­ти­я) Гран-при ия­се. Рос­сия һәм Са­ха (Яку­ти­я) Язу­чы­лар бер­лек­лә­ре әгъ­за­сы. Егер­ме­ләп ки­тап ав­то­ры.

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 8, 2024 ел

Комментарийлар