Логотип «Мәйдан» журналы

Юк, тыналмыйм

Йөз ел бугай —Шигырь язганым юк,Ни булды соң әле күңелгә?Элеккедәй нигә янганым юк,Тәгәриме җырым... Үлемгә?Гомер алып килгән сөенечләр,Юанычлар инде... Үттеме?Сөю арты — ачы көенечләр,Суыну...

Йөз ел бугай —
Шигырь язганым юк,
Ни булды соң әле күңелгә?
Элеккедәй нигә янганым юк,
Тәгәриме җырым...
 
Үлемгә?
Гомер алып килгән сөенечләр,
Юанычлар инде...
 
Үттеме?
Сөю арты — ачы көенечләр,
Суынулар хәтта беттеме?..
Җан өшетер гадәтләр дә
Юылдымы яшәү күгеннән?
Куанырлык олы сәбәпләр дә,
Яшь тә юкмы күздән түгелгән?
 
Ник әле мин
Авызга су каптым?
Җыр тавышым әллә чиклеме?
Сукмаклары әллә малай чакның
Кыйссаларга алып киттеме?..
 
Юк, берсе дә
Аклый алмый болар,
Мөмкин түгел моңсыз яшәргә.
 
Битарафлык саклый алмый җырлар,
Җырның көче —
Тынмый яшьнәүдә.
 
Газраилне хәтта күргәндә дә
Дәшми калсам,
Көләр сабыйлар.
Тик куяннар гына күләгәдән
Бүреләргә бармак яныйлар...
 
Җаваплы мин
Кеше каршысында:
Аның уе,
Эше,
 
Язмышы,
Мәхәббәте,
Кайгы-сагышы —
Борчылдыра мине барсы да!
 
Юк тыналмыйм җырсыз.
Бу дөньяның
 
Буш булачак миңа бар җире.
Уртасына басып давылларның,
Җырлап үлгән татар шагыйре.
 

Шәйхи МАННУР


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions

Комментарийлар