Логотип «Мәйдан» журналы

Юк

Ник борчылам?! — димә бер дә, —Вөҗданлы кешенең җирдәБорчусыз булганы юк.Сиздермәскә теләп тыштанКүпме кыланма, сагыштанКотылу юллары юк.Масаясың икән данга, —Бел, беркемнең, беркайчан даМактанып уңга...

Ник борчылам?! — димә бер дә, —
Вөҗданлы кешенең җирдә
Борчусыз булганы юк.
Сиздермәскә теләп тыштан
Күпме кыланма, сагыштан
Котылу юллары юк.
Масаясың икән данга, —
Бел, беркемнең, беркайчан да
Мактанып уңганы юк.
Патшалар да дәүран сөргән...
Тик беркем кеше гомереннән
Артыгын торганы юк.
Аягыңны суз чамалап,
Тормышның аякка карап
Юрганнар сырганы юк.
Җан — җан инде, күпме янсын —
Талпынмасын, нишли алсын?!
Аягы-куллары юк...
Бәхетем минем бер яклы:
Булса да күкләрем якты, —
Ае бар, чулпаны юк.
Күз яшьләрем, таммасана,
Яңгырлар күпме яуса да
Диңгезләр тулганы юк.
Көннәре үтте язымның,
Шулай да күңел сазымның
Кыллары тынганы юк.
Хикмәт тә килми иптәшкә,
Инде җитәм җитмеш яшькә —
Акылның кунганы юк.
 

Нури АРСЛАНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар