ҖЫРНЫҢ – ҖИРЕ...
Рәдиф Гаташ шигыре.
«Кешенең иле булсын! Җырның – җире...
Үксез булмасын җан!
Уйга Ватан булсын», – дигәннәр.
Ә нигә соң шундый мәкаль:
— Һичкем
Үз илендә булмый пәйгамбәр!
Булмый?
Үз җирендә? Өндәүләрең синең
Салкын мыскыл, көлү көтәме?
Кеше үзен аңлаталмый, сүрелә
Яки беркөн читкә китәме?
Эмигрантлар. Ятлар... аерылганнар
Бәхетеннән – җире, халкыннан,
Уйлыйлармы авазлары беркөн
Ишетелер дип диңгез артыннан?
Бәхетсезлек – җырда зимагорлык,
Уйда дезертирлык. Зур хата!
Кешелекнең үзе, илең белән
Бәхетең бәйләү, нәрсә булса да.
Туган туфрагыңнан аерылсаң,
Гомереңнән синең ни мәгънә?!
Илем – ул бар: җырның туган җире;
Ә пәйгамбәр... булмам. Бигайбә!
Рәдиф ГАТАШ
Фото: Татар-информ
Комментарийлар