Логотип «Мәйдан» журналы

Яшьлегемдә кунакта

Ни исертә мине,Әсир итә, –Әллә чәчәк исе, әллә әрем?Яшәгәнгә бу төбәктән читтә,Аңлашылыр минем хәлләрем…Шул ук алан,Шул ук юкә, балан…Таныш бер көй өзә үзәкне…Кай тарафка баксам, шунда табамҖан сусага...

Ни исертә мине,
Әсир итә, –
Әллә чәчәк исе, әллә әрем?
Яшәгәнгә бу төбәктән читтә,
Аңлашылыр минем хәлләрем…
Шул ук алан,
Шул ук юкә, балан…
Таныш бер көй өзә үзәкне…
Кай тарафка баксам, шунда табам
Җан сусаган тәүге бизәкне.
Чия, бөрлегән дә
Шул бер хәлдә
Саклаганнар төс һәм тәмнәрен.
…Еллар үткән саен, минем менә
Ник артадыр борчу-гамьнәрем?!
 

Рифкать ЗАКИРОВ


Фото: JACK REDGATE: Pexels 

Комментарийлар