Логотип «Мәйдан» журналы

Яшен суы

Кырык эшем тора кулга сорап,Ник берсен дә булмый күтәреп?Читлектәге усал җәнлек кебек,Үз-үземә йөрим үртәлеп.Чыгып китәм кинәт тар бүлмәдән,Кулым селтәп китәм барсына.Йөргәнмени көтеп якын дустын, –Ко...

Кырык эшем тора кулга сорап,
Ник берсен дә булмый күтәреп?
Читлектәге усал җәнлек кебек,
Үз-үземә йөрим үртәлеп.
Чыгып китәм кинәт тар бүлмәдән,
Кулым селтәп китәм барсына.
Йөргәнмени көтеп якын дустын, –
Кояш баса көлеп каршыма.
Явып киткән йомшак, җылы яңгыр,
Күл җыелган яшел болында,
Түгә-түгә дымсу чәчәкләргә,
Битем юам яшен суында.
Җиңеләеп кала сулышларым,
Җиләс җилләр үтә кагылып...
Җитә кайчак тере бер чаткы да,
Китсен өчен йөрәк кабынып.
 

Әдип МАЛИКОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

Комментарийлар