Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа юл

Мәд­рә­сә ише­геАл­дым­да ачыл­ды.Коръ­ән­нән: «У­кы!» – дип,Ал­ла­һым бо­ер­ды. Гый­лем­гә су­са­ганКү­ңел­ләр яшәр­де,Нә­фес­ләр иман­лыГа­кыл­га ияр­де. Зы­я­лы га­лим­нәрАң-бе­лем бир­де...

Мәд­рә­сә ише­ге
Ал­дым­да ачыл­ды.
Коръ­ән­нән: «У­кы!» – дип,
Ал­ла­һым бо­ер­ды.
 
Гый­лем­гә су­са­ган
Кү­ңел­ләр яшәр­де,
Нә­фес­ләр иман­лы
Га­кыл­га ияр­де.
 
Зы­я­лы га­лим­нәр
Аң-бе­лем бир­де­ләр
Там­чы­лап, ка­шык­лап:
«Э­че­гез!» – ди­де­ләр.
 
Бул­ды­ра ал­ган­ча
Гый­лем­гә тук­лан­дык.
Һәр адым, уңыш­ка
Бер­гә­ләп ку­ан­дык.
 
Өй­рән­дек Коръ­ән­не,
Тәҗ­вид­не, им­ла­не.
Га­кый­дә һәм фикһ
Кө­чәйт­те иман­ны.
 
Хә­дис­не, си­ра­ны,
Әх­лак­ны өй­рән­дек.
Га­рәп­чә тел­дә дә
Җөм­лә­ләп сөй­лә­дек.
 
Бу уку, дә­рес­ләр
Тат­лы­дан да тат­лы!
Ачыл­ды кү­ңел­ләр:
Са­ми­ми, бер­кат­лы!
 

Мөс­ли­мә ГАЙ­ФЕТ­ДИ­НО­ВА


Фото:https://ru.freepik.com/


«Мәйдан» № 9, 2022 ел

Комментарийлар