Логотип «Мәйдан» журналы

Хат

Айрат Суфиянов шигыре.

1

Утыз биш ел элек

Әнкәй язган хатны

Кулъязмаларымны

Барлаганда таптым.

Укып чыктым. Тынга

Гүя, ялкын капты,

Һәр хәрефтән әнкәм

Мәхәббәте бакты.

Яңакларым буйлап

Кайнар яшем акты.

Күбәләкләр булып,

Күк киңлеге тулып,

Әнкәйле чор кайтты…

Йөрәк дөп-дөп какты.

 

2

Яңа яссылыкта

Ачтым әнкәм хатын.

Бизмәннәргә салып

Үлчәп булмый хакын.

Миндә дә ваемсызлык

Һәрбер баладагы…

Иләс күңелем дә

Йөргән даладамы?

Хатлар сирәк яздым…

Соңлап җаным каный…

Уянулы язның

Үкенече камый…

Бүген җавап язсам –

Кем тапшырыр аны?

Күкләр хозурында

Әнкәемнең җаны…

Бәхет, тәүфыйк теләп

Рухы дәшеп тора.

Баскан юлларыма

Нур өләшеп тора.

Артка, алга карыйм

Башны бора-бора.

Миннән тәүбә көтеп,

Вакыт ашыктыра…

 

3

Утыз биш ел элек

Әнкәй язган хатта,

Искәртелгән иде

Миңа шушы хакта…

 

Айрат СУФИЯНОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

«Мәйдан» № 3, 2024 ел

Комментарийлар