Хәмит Латыйф шигырьләре
Шигырьләр.
Терелү
Күңелдә яз, урамда яз бүген,
Язларымның бүген тантанасы!
Үзем белән ялгыз гына калып,
Язларымда килә җанланасы.
Җанланасы килә шушы хәлдә −
Йөрәк туктап, сүнеп беткән мәлдә.
Язлар килсен, гөрләп килсен җиргә –
Шул да җитә миңа терелергә
Яңгыр
Яңгыр килә, дөнья бөтерелә,
Күңел тула ялкын-хис белән.
Гүя җанга яңа өмет иңә,
Дөнья туа яңа көч белән.
Печән исе булып актарылып,
Күкрәүләрне алып җил килә.
Ал күкрәүләр булып килә дә ул,
Уңыш булып җиргә түгелә.
Ярсый-ярсый кинәт көчен коя,
Күрсәткәндәй бөтен җегәрен.
Җир өсләре сулар белән тула,
Кузгаткандай җирнең күчәрен.
Кояш чыккач, гүя көн елмая,
Бөтен дөнья көлә яңарып.
Күңелләрдә шатлык җыры туа,
Мәңгелектән иңеп, яралып.
Ак болан даласы
Китәрмен ерак-еракка –
Ак болан даласына;
Хыялда булса да, беләм,
Даламны табасыма.
Ак болан көтәдер мине
Күзләрен ачкан килеш;
Балачагың монда, диеп,
Чакыра мине, имеш!..
Белмидер, сизмидер бәлки
Җиткәнен язмыш көзем;
Ак болан балачагымда
Йөридер сөеп үзен.
Күңелдә бәхет уянгач,
Карыйм шул чакка үзем:
«Ак болан, бәхил бул», − диеп,
Әйтәсе − калган сүзем.
Балачагы кадерледер
Һәр адәм баласына.
Китәрмен ерак-еракка –
Ак болан даласына.
Үткәнне үземчә сагыну
Дуга, камыт, йөгән һәм ыңгырчак,
Дүрт тәгәрмәч, арба, дилбегә...
Шулар искә төшә – балачакның
Бизәкләре җитми күңелгә.
* * *
Җилләрме, читләрме –
Кем анда ишек шакый?
Исеме хәтергә уярлык
Кайсыгыз бакый?
* * *
Бу җирдә мең ел язлар булган,
Кемнәрдер янып-сөеп йөргәндер.
Бу җирдә мең ел базар булган,
Кемнәрдер чабата үргәндер...
Җайдак
Мин – бер җайдак,
Алда – төнге дала,
Ә йөрәктә бер моң тынмады.
Күктә йолдыз яна.
Моңсу тынлык.
Уйларымны нидер тырнады.
Алда – утлар,
Шул утларга барам.
Җирдә гүя берни булмады:
Әллә тынлык шомын,
Әллә йөрәк моңын
Күңелләрем сызып тыңладым…
* * *
Язмышларың вакыт агышында
Калмаенча йөри сагышы да.
Бабаңнарның авазларын ишет
Яшәүләрнең бөек алышында.
* * *
Көннәр уза, еллар уза, чорлар уза,
Сак-сокларың кайчан очрашырлар?
Хыялыңда әкиятләрдә яшисең дә
Фанилыкта кала хушлашулар...
* * *
Уйлар диңгезендә йөзәмен,
Җилләр даласында җиләмен.
Ялгышларда яшәп өйрәндем дә,
Язмышларым белән түләдем.
Түгел
Тормыш һәрвакыттагыча
Ал да гөлле генә түгел.
Һәрбер уйлый алган кеше –
Аллаһы колы гына түгел...
* * *
Колак белән ишетмәсәң,
Күзең белән ишет;
Күзең белән ишетмәсәң,
Йөрәк белән ишет;
Йөрәк белән ишетмәсәң,
Күңелең белән ишет...
Ачы язмыш китәр берчак,
Хыялыңны ишеп, –
Хәле авыр җан дустыңа
Бир йөрәгең кисеп...
Чит кеше
Коштай гына өмет җылытканда,
Өзелердәй чакта җелекләр,
Коры җаны белән күренер дә
Юк-бар сөйләп читтән үгетләр.
Туңган ишегемә күз салыр да,
Ниндидер сүз әйтер мыгырдап.
Күңелемдәй шәрран ачык капкам
Искән җилдән куяр шыгырдап.
Ялганчы яз
Озаккарак китте шул, әй, озаккарак...
Мөдәррис Әгъләм
Канатлы ат кебек яз килде дә
Чалкан салып екты карлы кышны.
Түбәләрне ачты кояш нуры,
Кары эреп акты,
Һәм бер көнне кинәт, көтмәгәндә,
Суыклары кинәт китереп сукты.
Ә кешеләр торды көнгә карап.
Әйе, җылы көннәр әле ерактарак...
Көтелмәгән иде суыклары.
Алдап җирне, кешеләрне гүя
Язлар көлде ул чак.
Яз килгәнгә карап
Шатланса да җаннар,
Суык торды,
Язны куды.
Әйе, җылы көннәр иде ерактарак...
...Бозлы тәрәзәдән илгә карап,
Сызландылар картлар.
Әйе, җылы көннәр әле ерактарак...
***
Киләчәкнең җыры – юлларымда,
Уйларымда үткәннәрем ята.
Борынгыдан бабам рухы кайта,
Хыялымда ирек чәчәк ата.
Вакыт куа галәм төпкеленнән
Хәтерләрдә кайтыр борынгыны.
Акыл белән тыеп җан сызлавын,
Яшәвеңдә үлчә үз чорыңны.
Үткәннәрдән вакыт, юлың кайта,
Хыялыңда онык йоклап ята.
Язлар килә, гөлләр чәчәк ата,
Тамчы тама, тамчы ташны вата…
Хәмит Латыйфның башка шигырьләрен «Мәйдан» журналының март (2024 ел) саныннан укый аласыз.
Комментарийлар