Логотип «Мәйдан» журналы

Вакыт җәнапләре

Шабыр тирдә Кеше – дөнья куа,Кызулана һаман Җир күчәре:Беләбез бит күбекләнеп чапканАтның беркөн янып үләчәген...Тик сөялеп әлиф-таягына,Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,Юл читендә басып карап калаКарт моса...

Шабыр тирдә Кеше – дөнья куа,
Кызулана һаман Җир күчәре:
Беләбез бит күбекләнеп чапкан
Атның беркөн янып үләчәген...
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир – Вакыт җәнапләре.
Этә-төртә һәркем, уза, туктый,
Светофорның сары төсе – алга!
Төннән дә көн ясый неон утлар –
Чабыш яңабаштан кабатлана.
Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир – Вакыт җәнапләре.
Ашыгырга ашыкмыйбызмыни? –
Барыр җир бер – шунда бетәр эзләр:
Шикләнмәгез – соңгы тукталышка
Соңармыйча барып җитәрбез лә...
Һәм сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап калыр
Карт мосафир – Вакыт җәнапләре.
 

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН


Фото: Business фото создан(а) photoangel - ru.freepik.com

Комментарийлар