Логотип «Мәйдан» журналы

Үзгә җыр

Яз турында җырлый моңлы тургай,Күбәләкләр кунган гөленә…Язлар саен һаман исем китәТабигатьнең камиллегенә.Һәр гөл үзгә, һәр яфрак үзгә,Һәр кош сайрый үзгә моң белән.Һәр ел саен кабатланган яздаКүпме ү...

Яз турында җырлый моңлы тургай,
Күбәләкләр кунган гөленә…
Язлар саен һаман исем китә
Табигатьнең камиллегенә.
Һәр гөл үзгә, һәр яфрак үзгә,
Һәр кош сайрый үзгә моң белән.
Һәр ел саен кабатланган язда
Күпме үзгәлекләр мин күрәм.
Юл буена үскән ак каеннар
Туган якка кайта җәяүләп.
Мин дә кайтам:
Язда аеруча
Сагындыра икән туган як.
 

Зөләйха МИНҺАҖЕВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller

Комментарийлар