«....Үтте гомер йолдыз атылгандай...»
Әхмәт Дусайлы шигыре.
Үтте гомер йолдыз атылгандай,
мәңгелеккә калды эзе генә.
Сөялмадым аны шашып-шашып,
күз алдымда бары йөзе генә,
елмаюлы якты йөзе генә.
Гомеремнең язы булмады да,
яфракларын коя көзе генә.
Бәхетемне һаман ятлар өзде,
миндә калды бары күзе генә,
мөлдерәмә моңлы күзе генә.
Гомер арбам һаман кыеш-мыеш,
утыралмадым аның төзегенә.
Гомер буе бер җылы сүз көттем,
тик бер генә сүзе уелып калды:
“Мин башканы...“ дигән сүзе генә.
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар