Логотип «Мәйдан» журналы

Уртак итеп яши белгәнгә

Кешеләрдә күз яшьләре күрсәм,Гамьсез генә үтеп китмәдем,Булмаса да, кулъяулыгым беләнМин аларның яшен сөрткәнем.Гамьсез генә үтеп китмәдем.Мин аларның авыр кайгыларынУртак итеп алдым үземә,Үземдә дә а...

Кешеләрдә күз яшьләре күрсәм,
Гамьсез генә үтеп китмәдем,
Булмаса да, кулъяулыгым белән
Мин аларның яшен сөрткәнем.
Гамьсез генә үтеп китмәдем.
Мин аларның авыр кайгыларын
Уртак итеп алдым үземә,
Үземдә дә алар күп булса да,
Сала килдем һаман иңемә,
Уртак итеп аны үземә.
Кеше еламыйча торамыни?-
Яшь койганым булды минем дә,
Кайнар яшем битне телгән чакта
Дуслар кулын тойдым иңемдә,
Яшь койганым булды минем дә.
Ямьне генә түгел, кайгыны да
Уртак итеп яши белгәнгә,
Кайгы нуры түгел, шатлык нуры
Көлеп тора минем күземдә.
Уртак итеп яши белгәнгә.
 


Әзһәр ГАБИДИ


Комментарийлар