Ул Тукайны сагына
Мәхмүт Хөсәенов шигыре.
Бишегемдә чакта мине әнкәм
Тукай җыры белән тирбәткән.
Тукай җыры белән, кулдан тотып,
Тәпи йөрергә дә өйрәткән.
Тел ачылгач, сорау биргәнмен мин:
— Кем була ул Тукай, әнием?..
— Авылдашың, Апуш абыең ул.
— Казаңда ул,— дигән әбием.
Коеп яуган җылы яңгырдан сон
Авыл буйлап сулар акканнар.
Дус-ишләрем минем яланаяк
Су чәчрәтеп уйнап чапканнар.
Ә шул чак мин — авыл сабые —
Гел көткәнмен Апуш абыйны...
Җәй башыңда Кырлай тупыллары
Мамыкларын җилгә койганнар.
Дус-ишләрем минем бергәләшеп
Урманнарда җиләк җыйганнар.
Ә шул чак мин —авыл сабые —
Гел көткәнмен Апуш абыйны...
Юк, кайтмаган, күренмәгән якташ,
Сагынуым баса алмаган.
Ә беркөнне кинәт шул абыем
Әлифбадан миңа караган...
Еллар үтте.
Мәктәп тәмамладым.
Каршы алды Казан үземне.
Мин студент хәзер.
Тукай җыры
Гел иркәли минем күңелне!..
Комментарийлар