Укучылар күчтәнәче: Зәлифә КАШАПОВА
ҖәйСахраларга алып китәМоңга уралган юлым,Үзем – пешкән тансык җиләк,Дөньям – чәчәкле болын.Пар җиләкләр уралышып,«Өзеп кап!» – диеп дәшә,Җәй ямьнәренә коенып,Балкып яшә дә яшә! Мин яратам...
Җәй
Сахраларга алып китә
Моңга уралган юлым,
Үзем – пешкән тансык җиләк,
Дөньям – чәчәкле болын.
Пар җиләкләр уралышып,
«Өзеп кап!» – диеп дәшә,
Җәй ямьнәренә коенып,
Балкып яшә дә яшә!
Мин яратам сине, тормыш!
Мин яратам сине, тормыш,
Өмет йолдызым күктә.
Хыял кошыдай талпынып,
Канатлы көннәр үтә.
Хисле күңел – күбәләктәй,
Очыйм яшел тугайга.
Халкым моңын мин кушармын
Алтын таҗлы курайга.
Дәртле җилләргә ияреп,
Меним кыя башына.
Җаным, Урал бөркетедәй,
Зәңгәр күккә ашкына.
Ярсу дулкынга әйләнеп,
Үбим биек ярларны.
Җиһан төреп юрган сырыйм,
Җыеп йомшак карларны.
Көчсезләргә гайрәт өстим,
Юл салыйм адашканга.
Изге фәрештәдәй булыйм
Кыек юлга басканга.
…Мин яратам сине, тормыш,
Шатмын бар бүләгеңә.
Тормыш – көрәш,
«Алга!» – диеп,
Ирешәм теләгемә.
Җырлап яшик
Күңел күгем гел кояшлы,
Булганда якын дуслар.
Киң Җиһаннан нур коела,
Күңелдә сайрый кошлар.
Туган халкымнан сут алып
Бөреләнә яңа моң.
Иле, теле, дуслар барда,
Сайрар кош тынамы соң?!
Җәйгор төсләрендә балкып,
Дәрт-илһам ишек кага.
Халкым өчен йөрәгемнән
Җыр-моң чишмәсе ага.
Җан кузымны таратамын,
Яшәү ямен бүлешәм.
Илем, телем, дуслар барда,
Мин горур таудай үсәм.
Җыр-моң сарган рухым көчле,
Килсә дә авырлыклар.
Иҗат тулпарын йөгәнләп,
Җыр белән яшик, дуслар!
Бәхет – үземдә икән
Бәхет артыннан йөгерәм,
Кем азаккы чиратта?
Бәхет кошын тотарга дип,
Очыйммы тулпар атта?!
Көне-төне бәхет эзләп,
Нигә баш ватам әле?
Асыл кошның булды бит ул
Каурыен койган мәле.
Шул каурыйны минме инде
Көтеп, җыеп алмаган?
Алтын бөртегенә тиңләп,
Җан түремә салмаган?!
Бер каурые – әткәм-әнкәм,
Икенчесе – туганнар.
Таяныр ир, балаларым
Бәхет таҗы булганнар.
Туган туфрак, тыныч тормыш, –
Санап китсәң, күп икән!
Бәхет – эчкән саф суларым,
Бәхет – аяз күк икән.
Көттерсә дә, килгән бит ул,
Мин шуны сизмәгәнмен.
Бәхет кошым кулда булган,
Тик таный белмәгәнмен.
Чын бәхетем читтә түгел,
Бәхет – үземдә икән.
«Яшәү – үзе бәхет», – дигән
Халкым сүзендә икән.
Ак чәчәкләр
Хушбуй сипкән көяз кыздай
Авылым урамнары.
Хисләр ташкынын кузгата
Ак чәчәк бураннары.
Йолдыз яңгыры астында
Язгы моңнар ташыйлар,
Күңел баскан сагышларны
Йолкып алып ташлыйлар.
Гашыйк кошчыктай җилкенеп,
Җаным оча күкләргә,
Җем-җем иткән йолдызларны
Их, дим, учка чүпләргә!
Ак чәчәкләр назлап кына
Чәчләремә куналар,
Күбәләктәй канат җилпеп,
Биттән үбеп узалар...
Очратырга иде сине
Шушы тылсымлы кичтә.
Бүләгем күптән төрелгән
Ак чәчәкле саф хискә.
Комментарийлар