Үкенәм
Сәйфи Кудаш шигыре.
Үтмәс төсле булды бер чак гомер,
Ә ул сине һич көтеп тормый икән.
Инде шуңа өзгәләнә карт күңел,
Шул гамьсезлек өчен бүген үкенәм!
Хезмәт икән барлык яме гомернең,
Тик моны беразга соңлап төшендем.
Хәзер әрнеп шуңа чын күңелемнән,
Эшсез үткән көннәремә үкенәм!
Тормышыңның ярты яме яр икән,
Булса ярың, канатларың пар икән.
Нишләп шуны элек белмәдем икән?
Ялгыз үткән көннәремә үкенәм!
Алтын икән туган җирнең туфрагы,
Ширбәт икән чишмәләрнең сулары.
Инде шуны бүген килеп төшенәм,
Шулай сонлап төшенгәнгә үкенәм!
Иң изгесе кешенең — әни икән,
Ул синең өчен генә яши икән.
Тик шуны син аңлап җитмисен икән,
Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм!
Дус булмаган кебек һәрбер мактаган,
Дошман булмый икән һәрбер әрләгән.
Кайчак күңел шуны аңлый белмәгән,
Инде бүген шуның өчен үкенәм!
Җирдә кеше тик бер кат тора икән,
Ни чәчсә, тик шуны ура икән.
Ни күрсә дә үзеннән була икән,
Шуны алдан белмәгәнгә үкенәм!
Әгәр дә мин тагын бер кат яшәсәм,
Иҗат юлын өр-янадан башласам,
Карт йөрәкне болай яндыртмас идем,
Үкенергә урын калдырмас идем!
Сәйфи КУДАШ
Комментарийлар