Логотип «Мәйдан» журналы

Тыныч кич

Кичне көтәм, тыныч җилсез кичне,Зәңгәр шәлен ябар кырларга.Рәхәт тә соң, үзем генә калып,Сихри галәм җырын җырларга.Күккә карыйм, күктә чиккән яулык,Йолдызларның төрле төсләре.Күзнең явын ала йолдыз җ...

Кичне көтәм, тыныч җилсез кичне,
Зәңгәр шәлен ябар кырларга.
Рәхәт тә соң, үзем генә калып,
Сихри галәм җырын җырларга.


Күккә карыйм, күктә чиккән яулык,
Йолдызларның төрле төсләре.
Күзнең явын ала йолдыз җиле,
Тоясың син сихри көч барын…Талгын гына кичке җил искәндә,
Ишетелә гармун тавышы.
Тулган ай да, җирне нурга күмеп,
Мең исбатлый гомер агышын.
Тирә-якта тынлык, тыңлап туймыйм,
Тынлык микән, бәлки алданам?
Төннәрен дә яшәү дәвам итә,
Кемдер үлә, туа яңадан.
Ай-йолдызлы күлдә камышлар да,
Тирбәләләр җилдә җай гына.
Күңелемә тыныч, йөрәгемә
Кичке күренеш – сары май гына.


Фәния ХАРИСОВА
Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) kjpargeter - ru.freepik.com

Комментарийлар