Логотип «Мәйдан» журналы

Тыңладым җирнең йөрәген

Мин исәм Көз­ге җил­ләр, куп­та­ры­лып,То­тын­ды ил ги­зәр­гә.Мин дә исәм ва­кыт буй­лап,Бә­ре­леп миз­гел­ләр­гә.Ак­та­ра җил өн-оя­ны,Ас­тын өс­кә туз­ды­ра.Уй-җил­кә­нем тиз­лек бе­ләнҖил­ләр­...

Мин исәм
 
Көз­ге җил­ләр, куп­та­ры­лып,
То­тын­ды ил ги­зәр­гә.
Мин дә исәм ва­кыт буй­лап,
Бә­ре­леп миз­гел­ләр­гә.
Ак­та­ра җил өн-оя­ны,
Ас­тын өс­кә туз­ды­ра.
Уй-җил­кә­нем тиз­лек бе­лән
Җил­ләр­не дә уз­ды­ра:
Үт­кән­нәр­не ак­та­рам да
Бү­ген­ге­не туз­ды­рам.
Ки­лә­чәк ел­лар­га исеп,
Пә­ри туе уз­ды­рам...
Ка­бат би­ре исеп кай­там
Янар­тау өс­лә­рен­нән,
Хуш­ла­ну­ым­ны са­гы­нып
Чәч­кә­ләр ис­лә­рен­нән.
То­таш­ты­рып чор агы­шын,
Га­ләм буй­лап мин исәм.
Янар­тау­лар­ны кич­кән­дә,
Кү­мер­лән­сәм дә... исән!
 
Рә­сем ясыйм
 
Мин Га­ләм­не сал­дым ак кә­газь­гә –
Йол­дыз, ай­ны, күк­нең зәң­гә­рен.
Ке­ше­ләр­не?.. Юк, юк, яса­ма­дым,
Ни­чек бел­гер­тим соң гамь­нә­рен?
 
Кем кай­гы­да бү­ген, кем шат­ла­на.
Ә ир­тә­гә бул­са ки­ре­се?
Чы­тыр­ман­лык ара­сын­нан юл­ны
Әле күп­ме эз­ләп йө­ри­се...
 
Ак кә­газь­гә бө­те­не­се сый­ды:
Ай, йол­дыз­лар. Ко­яш – офык­та.
Ә ке­ше­сез Га­ләм шун­дый кот­сыз,
Ник бе­рә­ве чык­мый ышык­тан?
 
Бу йол­дыз­лар, ко­яш, күк гөм­бә­зе
Иң­рәп елый ап-ак кә­газь­дә.
Кү­бә­ләк­ләр әл­лә ясыйм ми­кән –
Ке­ше җа­ны шу­лар ни­гез­дә...
 

Зимфира ИСЛАМОВА


Зимфира Исламованың шигырьләрен  «Мәйдан» журналының апрель саныннан укый аласыз.


 
 

Комментарийлар