«Тылмач кирәк түгел татарга!..»
ВАТАНЫМИлкәемдә мең тавым бар,Мең күлем бар – утравым. Шатлык биргән мең таңым бар,Мең гүзәлем – мең ярым.Язылачак мең китабым,Җанга дәва – мең язым.Мең шатлыгым, мең кайгым бар,Моңнарга бай мең...
ВАТАНЫМ
Илкәемдә мең тавым бар,
Мең күлем бар – утравым.
Шатлык биргән мең таңым бар,
Мең гүзәлем – мең ярым.
Язылачак мең китабым,
Җанга дәва – мең язым.
Мең шатлыгым, мең кайгым бар,
Моңнарга бай мең сазым.
Мең дошманым, мең дустым бар,
Күкләрдә – мең йолдызым.
Чылтыраган мең чишмәнең
Мең тамчысы – мин үзем!
Мең шагыйрем – мең җырчым бар,
Язам мең кат мактанып.
Бары да мең! Тик бердәнбер –
Сулмас гөлем – Ватаным!
Сөембикә манарасы
Тарихның бер сакчысыдай
Бик биектә тора ул.
Европадан Азиягә
Моннан үтә урау юл.
Казанның җан ярасыдай,
Йөрәккәе кебек ул.
Алтыннан түгел түбәсе,
Тәреләрдән биек ул.
Кызыл каннан – кызыл кирпеч,
Яраланган тәнкәе.
Яралы булса да тәне,
Уяу саклый илкәен.
СОЮЗДАШ!
Үзгәреш җилләре исә,
Апрель җиле... Уяу яз!
Яз җилләре хәбәр итә
Татарстан – Союздаш!
Кояшлы күк безгә юлдаш,
Галәмдәш без, кояшташ.
Хокукыбыз безнең тигез –
Без күптәннән Союздаш!
Канэчкеч Грозный хәтта
Бик эзләгән чын юлдаш.
Бездән башка Русия юк! –
Без күптәннән Союздаш!
Беркемгә кол булмаганбыз,
Тездән булса да кан, яшь.
Дусларны без дус иткәнбез,
Без күптәннән Союздаш!
Канкаев һәм Пугачевлар
Көрәштәш булган, җырдаш!
Союзлык тамыры тирән –
Без күптәннән Союздаш!
Безнең нефть, газдан башка
Тормыш фәкыйрь тоелгач,
Илдәшләр без, халыкташлар,
Без күптәннән Союздаш!
Рейхстагка ал байракны
Заһитов кадап куйгач,
Җиңү тәмен тойды илләр...
Без күптәннән Союздаш!
Һәр халыкны тигез күрә,
Халкым сортка аермас.
Дусларга җылылык бирә,
Без күптәннән Союздаш!
Шовинист фәлсәфә сата...
Булмакчы ул безгә баш.
Союздаш кына түгел без,
Галәмдәш без, дөньядаш!
Эгоистлыкта гаепли
Халкыбызны кызу баш.
Безсез Союз яши алмый,
Без күптәннән Союздаш!
Халкым очарга өйрәнгән,
Канатлары каерылгач.
Бөркет чыпчыкка әйләнмәс,
Без күптәннән Союздаш!
Ак, караны аерабыз,
Аек акыл, аек баш.
Халыклар Союзында без,
Без күптәннән Союздаш!
1989.
ТАТАРСТАН КЫШЫ
Нинди купшы Татарстан кышы!
Әйтерсең лә, туйга бизәнгән.
Ап-ак күлмәк кигән яшел чыршы,
Охшап калган көләч гүзәлгә.
Нинди самимилек, нинди сафлык,
Ак теләктә яшәр чак кына.
Җирдә халкым күңеледәй сафлык,
Сакла аны, Кешем, сак кылан!
Ак кышлары белән ямьле илем,
Ак күңелләр белән дан тота.
Ак канатлы аккош – Татарстан –
Киләчәккә юлым яктырта.
Нинди купшы Татарстан кышы!
Яшь чибәрләр миңа кар ата.
Үлемсезлек дигән илгә очам
Тукайлардан килгән пар атта.
ТЫЛМАЧ КИРӘК ТҮГЕЛ ТАТАРГА
Татарга тылмач кирәкми!
Халык мәкале
Бар халыкның телен белмәсә дә,
Тиз аңлаткан сүзен ятларга.
Җанкаенда аның намус – патша!
Тылмач кирәк түгел татарга.
Милләтне һәм телне сөймәүчеләр
Өндәгәндә илне сатарга:
– Китмибез! – дип өзеп әйткән халкым,
Тылмач кирәк түгел татарга.
Гильотина башын кискәндә дә,
Сер бирмәгән татар ятларга.
Кан тамчысы белән шигырь язган,
Тылмач кирәк түгел татарга!
Ят илләрдә йолдыз сугышына
Өндәп торган залим затларга:
– Дуслык йолдызлары сүнмәс! – дигән,
Тылмач кирәк түгел татарга.
Сугышларны җаны сөймәсә дә,
Өйрәнгән ул төп-төз атарга.
Рейхстагка Байрак кадап куйган,
Тылмач кирәк түгел татарга!
Җир исемле Илне телгәләргә
Ирек бирмәс халкым ятларга.
Галәм теле – аның туган теле,
Тылмач кирәк түгел татарга!
1985.
Авторның калган шигырьләрен журналның июнь (№6, 2017) саныннан укый аласыз.
Комментарийлар