Логотип «Мәйдан» журналы

Тузган күләгәмә егылганда

Ләис Зөлкарнәй шигыре.

Иртәнге сүз кичкә һич ярамый... – 
Бакый бер сүз эзлим мин – шашкан.
Кешеләрдән эзлим, ә кешеләр
Фанилыкка кереп адашкан.
Заманыннан эзлим, ә заманы 
Мордар киткән – канлы чигәсе...

Бакый бер сүз кирәк!
Аннан башка
Гомер ни йөз белән чикләнсен? 

Тузган күләгәмә егылганда,
Эзләүләрдән арып, сулыгып,
Тыны кысылган рух бәргәләнер,
Бакый бер сүз сорап, – 
Соңгы сулулык...

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
 

«Мәйдан» № 4, 2024 ел

Комментарийлар