Логотип «Мәйдан» журналы

Тутый кош

Тутый кош ул – тел бистәсе, һәркем белә.Кемдер аны мактап-мактый, кемдер көлә.Хуҗасы кол-кошыннан бик тә риза,Ит бүлгәндә симез калҗа аңа бүлә.Беркөн шулай төшкән чакта ит ашына,Бик хәтәр бер план кил...

Тутый кош ул – тел бистәсе, һәркем белә.
Кемдер аны мактап-мактый, кемдер көлә.
Хуҗасы кол-кошыннан бик тә риза,
Ит бүлгәндә симез калҗа аңа бүлә.
Беркөн шулай төшкән чакта ит ашына,
Бик хәтәр бер план килде кош башына.
Шагыйрь булып таныла ич телчән затлар,
Аның да бит күкрәгендә хис талпына.
Тиктән тиккә тел чарлавын хәзер ташлар,
Гел сатирик шигырьләр ул яза башлар,
Утлы табага бастырыр угрыларны,
Коррупционер түрәләрне үтереп фашлар...
Тик... Тутый кош, дертләп китеп, кагынып куйды,
Бикле читлек ишегенә кагылып куйды.
Һич ваемсыз яшәгән вакытларын
Искә алып, капыл гына сагынып куйды.
Фашлауларын бур Хуҗасы ошатмас бит,
Моннан ары симез калҗа ашатмас бит.
Алтын читлек вәгъдә итте йөз яшенә,
Нәфрәтләнгәч анысын да ясатмас бит...
Планының хилафлыгын тәмам аңлап,
Икенче көн йокысыннан торып таңлап,
Илһамланып эшкә тотынды Тутый кош:
Язды... мәдхия, Хуҗасының исемен данлап.
 

Закир ӘКБӘРОВ


Фото: https://ru.freepik.com 


«Мәйдан» № 11, 2022 ел

Комментарийлар