«Туп кебек тәгәрәп, кечкенәң туды...»
Шәрәф Мөдәррис шигыре.
Туп кебек тәгәрәп, кечкенәң туды,
Кычкырып, дөньяга бирде сәламен.
Ул бүген каршыңда – киләчәк нуры,
Ул – синең мәңгелек тормыш дәвамың.
Бишектән кулларын сузса «эттә» дип,
Мәхәббәт утыннан яралган бала, –
Белеп тор ул безгә рәхмәт әйтә дип,
Ул, шулай тирбәлеп, тормышка бара.
Чикләнсә берзаман юлыңда офык,
Юл ачар ераграк синең яшь онык
Һәм атлар чорларда синең үзеңсез...
Нәрсә бар дөньяда туудан бөек?
Ул яшәр тормышны, ватанны сөеп, –
Һәм, димәк, мәңгегә син дә үлемсез!
Шәрәф МӨДӘРРИС
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от v.ivash
Комментарийлар