Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай

Шигырьдәге өлкән байракчыбыз,Тел сафында уяу сакчыбыз,Шигъриятнең Президенты итепБашын ия Сиңа халкыбыз.Х. ТуфанГасырларны кичте, исән калдыТуган телебез булган бу алмаз.Чабаталы,Чабаталы чакта югалма...

Шигырьдәге өлкән байракчыбыз,
Тел сафында уяу сакчыбыз,
Шигъриятнең Президенты итеп
Башын ия Сиңа халкыбыз.
Х. Туфан
Гасырларны кичте, исән калды
Туган телебез булган бу алмаз.
Чабаталы,
Чабаталы чакта югалмады,
Татарстанлы чакта югалмас!
Х. Туфан
 
Өченче Тау, шундый урам булган
Син яшәгән чорда Казанда.
Сине бүген шулай атадым мин,
Шушы поэмамны язганда.
 
Өченче Тау – урам гына түгел,
Әүлия Син, Тукай, Пәйгамбәр!
Милләтем, дип, татарым, дип яши
Синең шигыреңдәге гамьнәр.
 
Юк, ялгышам бугай, кичерә күр –
Син – беренче түбә, өстәрәк!
Туфан белән Такташ шигърияттә
Синең энеләрең төстәрәк.
 
Алар синнән чыккан, шигыреңнән,
Чыккан синең «Туган тел»еңнән.
Чыккан кебек урыс әдипләре
Николай Гоголь «Шинел»еннән.
 
Алар гынамы соң? Без һәммәбез
Чыктык Синең «Туган тел»еңнән.
Алып калса калыр тик «Туган тел»
Югалудан безне, үлемнән.
 
Син халкыңа җанын фида кылган
Милләтпәрвәр булдың иң элек.
Милләтем дип яндың, баш очыңда
Торганда да элмәк эленеп.
 
Курыкмадың татар булуыңнан,
Татар бәхте өчен җан аттың.
Милләтеңне сөйгәнеңдәй күреп,
Мәҗнүн гыйшкы белән яраттың.
 
«Безнең милләт үлгәнме, – дип, – әллә
Йоклап кына бары ятамы?» –
Син булдың бит, Тукай, чаң сугучы,
Инкыйлабка дәшеп татарны.
 
Пуришкевич кебек депутатлар
Төркиягә безне куганда,
«Китмибез! – дип, – если лучше, туда
Сами пожальте, – дип, – господа!» –
 
Курыкмыйча, сүзен әйтә белгән,
Туры Тукай, тугры Тукай Син!
Пәйгамбәргә лаек шагыйрьләрнең
Җирдә бердәнбере бугай Син!
 
Син – пәйгамбәр! Хәдисләргә тора
Һәр шигырең синең, һәр җырың.
Сабыйларга язган әкиятләрең
Баласына газиз һәр чорның.
 
Ә «Туган тел»? «Туган тел»ең бүген
Милли гимн булып җырлана.
Югалтмыйча газиз телебезне,
Илтә безне килер чорларга.
 
Чабаталы чакта югалмаган
Телебезгә яный куркыныч.
«Туган тел»ең булган чакта, Тукай,
Югалтмабыз аны, бул тыныч!
 
Тел сагында уяу сакчыбыз Син!
Кушып җырга йөрәк ялкынын,
Тел сагында торган фидакарьләр –
Шагыйрьләре татар халкының.
 
Сакта торган Такташ, Туфаннары,
Җәлилләре, Нәкый, Хәкиме.
Саклый аны уяу: «Теле барда –
Көне бар» дип, халык әйтеме.
 

Рафис КОРБАН


Фото: vk.com



«Мәйдан» №3, 2022 ел.



Комментарийлар