Логотип «Мәйдан» журналы

Туган яклар, туып-үскән төбәк

Туган яклар, туып-үскән төбәк,Аяз көнгә якты караш төбәп,Дөнья буйлап горур атлап барсын –Күңелләрдә безнең шулай теләк!Без теләсәк – томшыгына салып,Шатлык ташып очар асыл кошлар.Без теләсәк – бәхет...

Туган яклар, туып-үскән төбәк,
Аяз көнгә якты караш төбәп,
Дөнья буйлап горур атлап барсын –
Күңелләрдә безнең шулай теләк!
Без теләсәк – томшыгына салып,
Шатлык ташып очар асыл кошлар.
Без теләсәк – бәхет белән бергә
Гел янәшә йөрер бу язмышлар.
Кояш үзе балкып-көлеп торыр,
Теләкләрнең яктыруын теләп.
Гөлләр үскән җирдә Ил яшәрсен –
Әнә шундый безнең якты теләк!


Каюм ШӘРӘФ


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар