Логотип «Мәйдан» журналы

Туган як нинди була?

Әткәйле-әнкәйле дөньяХәстәрле, ашлы була,Иң беренче тез канатканКырчынлы, ташлы була.Туган як нинди була?Аксакаллы, АкъәбилеИманлы, нурлы була,Ак алъяпкычлы мәхәббәт,Канатлы, кошлы була,Авыл курайлы,...

Әткәйле-әнкәйле дөнья
Хәстәрле, ашлы була,
Иң беренче тез канаткан
Кырчынлы, ташлы була.
Туган як нинди була?
Аксакаллы, Акъәбиле
Иманлы, нурлы була,
Ак алъяпкычлы мәхәббәт,
Канатлы, кошлы була,
Авыл курайлы, күперле,
Гармунлы очлы була.
Туган як нинди була?
Язмышлар да төрле була –
Кырык та кыллы була,
Челпәрәмә килгән бәхет,
Бормалы юллы була.
Туган як нинди була?
Уңган киленле яңа йорт
Токмачлы, онлы була,
Табын мул куллы була,
Җанында иярле ат яткан
Гайрәтле уллы була.
Туган як нинди була?
Җитез һәм эшле була,
Хәләленә тугры яр һәм
Гаилә ишле була.
Туган як нинди була?
Талантлы, җырлы була,
Дошман килсә, илгә терәк,
Батыр һәм көчле була.
Туган як нинди була?
Ата-ана каберендә
Күзләре яшьле була.
Үзәк өзеп үзенә тарткан
Туган як шушы була,
Тамырлар күчле була!
 
Халисә Мөдәррисова – шагыйрә. 1953 елның 25 апрелендә Башкортостанның Ишембай шәһәрендә дөньяга килә. «Көмеш дага», «Җәй уртасы», «Былтыргы көз», «Шәмәхә төн» һ.б китаплар авторы. Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортостан республикасында яши. 
 

Халисә МӨДӘРРИСОВА


Фото: оk.ru


«Мәйдан» №2, 2021 ел.


 

Комментарийлар