Туган як кадере
Туган як кадере Исә җилләр, исә җилләр, исә җил. Җил иссә дә, искә төшә туган җир. Туган як дип җыр ише...
Туган як кадере
Исә җилләр, исә җилләр,
исә җил.
Җил иссә дә, искә төшә
туган җир.
Туган як дип җыр ишетсәм,
Үзәгем өзгәләнә.
Чит җирдә аның җылысын
Тапмассың – эзләмә дә.
Туган җирең – тәүге бишек,
Сине үстергән карап.
Моңлы җырларны көйлисең,
Туган ягыңа карап.
Хыял канатлары белән
Туган яктан кителгән.
Туган җир, үксез бала күк,
Шулай ятим ителгән.
Туган төбәктән аерган
Озын юл, ерак ара.
...Киткәннәр хәлен белерсең,
Читләрдә яшәп кара?!
Булмады...
Туган-үскән җирләреңдә
Гомер кичерсәң иде...
Җыр
Җил иссә дә, кош очса да –
Моңсу була чит тараф.
Туып-үскән җирләреңә
Булалмыйсың битараф.
Әллә илдән үзең бизгәч,
Эчәр суың саега?
Әллә язмыш җиле шулай
Туган җирдән аера?
Туган якта җыр җырладым
Камыш шаулаган чакта.
Мин киттем... Яшьлек күлемдә
Камышлар калды сакта.
Исте җилләр, акты сулар,
Су юллары бормалы.
Туган якта сайрар коштай
Яшәп кенә булмады...
Хәтеремдә тотам сине
Бер уч туфрак – минем өчен,
Авылкаем, бер уч бирнә.
Мин ризамын шунысына да,
Миңа башка берни бирмә.
Хәтеремдә тотам сине,
Каен-имән урманнарын.
Кайткан саен басып торам,
Танымыйча урамнарың.
Бер уч туфрак шаһитым ул:
Ышанычың акладым мин.
Туган авылым! Намусымны
Күз карамдай сакладым мин.
Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның 20 июнендә Зәй районының Имәнлебаш авылында туа. Әсәрләре республика газета-журналларында һәм күмәк җыентыкларда 1975 елдан бирле басыла. Берничә китап авторы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны. Җәлил бистәсендә яши.
Исә җилләр, исә җилләр,
исә җил.
Җил иссә дә, искә төшә
туган җир.
Туган як дип җыр ишетсәм,
Үзәгем өзгәләнә.
Чит җирдә аның җылысын
Тапмассың – эзләмә дә.
Туган җирең – тәүге бишек,
Сине үстергән карап.
Моңлы җырларны көйлисең,
Туган ягыңа карап.
Хыял канатлары белән
Туган яктан кителгән.
Туган җир, үксез бала күк,
Шулай ятим ителгән.
Туган төбәктән аерган
Озын юл, ерак ара.
...Киткәннәр хәлен белерсең,
Читләрдә яшәп кара?!
Булмады...
Туган-үскән җирләреңдә
Гомер кичерсәң иде...
Җыр
Җил иссә дә, кош очса да –
Моңсу була чит тараф.
Туып-үскән җирләреңә
Булалмыйсың битараф.
Әллә илдән үзең бизгәч,
Эчәр суың саега?
Әллә язмыш җиле шулай
Туган җирдән аера?
Туган якта җыр җырладым
Камыш шаулаган чакта.
Мин киттем... Яшьлек күлемдә
Камышлар калды сакта.
Исте җилләр, акты сулар,
Су юллары бормалы.
Туган якта сайрар коштай
Яшәп кенә булмады...
Хәтеремдә тотам сине
Бер уч туфрак – минем өчен,
Авылкаем, бер уч бирнә.
Мин ризамын шунысына да,
Миңа башка берни бирмә.
Хәтеремдә тотам сине,
Каен-имән урманнарын.
Кайткан саен басып торам,
Танымыйча урамнарың.
Бер уч туфрак шаһитым ул:
Ышанычың акладым мин.
Туган авылым! Намусымны
Күз карамдай сакладым мин.
Рухия АХУНҖАНОВА
Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның 20 июнендә Зәй районының Имәнлебаш авылында туа. Әсәрләре республика газета-журналларында һәм күмәк җыентыкларда 1975 елдан бирле басыла. Берничә китап авторы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны. Җәлил бистәсендә яши.
Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com
Комментарийлар