Логотип «Мәйдан» журналы

Туган ил

Туган ил ул — алтын арышлар,Туган ил ул — зифа камышлар.Туган ил ул — иркен болыннар,Болыннарда нәни колыннар.Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр,Туган туфрак, үскән нигезләр.Туган илдә — барыбыз бертуган,...

Туган ил ул — алтын арышлар,
Туган ил ул — зифа камышлар.
Туган ил ул — иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә — барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
 

Зәкия ТУФАЙЛОВА


Фото:https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар