Логотип «Мәйдан» журналы

Төшләремә керә балачак

Бармы икән читтә яхшы, диеп,Кайтмый йөргән туган ягына?Балык сөзгән чагы искә төшеп,Ашкынмаган елга ярына?.. Юктыр, юктыр, ул чак кайтмаганныңТаш булырга тиеш йөрәге.Ә таш йөрәкленең – авылындаБе...

Бармы икән читтә яхшы, диеп,
Кайтмый йөргән туган ягына?
Балык сөзгән чагы искә төшеп,
Ашкынмаган елга ярына?..
 
Юктыр, юктыр, ул чак кайтмаганның
Таш булырга тиеш йөрәге.
Ә таш йөрәкленең – авылында
Беркемгә дә юктыр кирәге.
 
Түзми йөрәк, кайтыр юлга чыгам
Көтеп тормый җәйләр җиткәнен.
Әллә каян сизеп тора күңел
Авылымның сагынып көткәнен.
 
Әллә авыл, әллә мин сагынам.
Икебез дә, ахры бер чама.
Капка ачканымны күреп алып,
Әнкәй чыга йөгереп каршыма.
 
Кайтам әле кайта алган чакта,
Кайтам әле әнкәм көткәндә.
Бәлки балачагым очрап куяр
Таныш урамнардан үткәндә...
 
Төшләремә керә шук балачак,
Уйнап йөри бик еш уйларда.
Мин үзем дә әзер рәхәтләнеп
Аның белән бүген уйнарга.
 

Галия ГАЙНЕТДИНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com



«Мәйдан» № 06, 2022 ел

 

Комментарийлар