Тормыш юлы
Мирһади Разов шигыре.
Безнең тормыш юлы киң булса да
Көннәр үткән саен тарая.
Искән җилләр кебек үтә гомер,
Шуны уйлап күңел моңая.
Сагындырып килгән кунагың да
Вакыт җиткәч китә өенә.
Тыңлаганда кәккүк тавышларын
Ник сөенми йөрәк, көенә.
Күбәләкләр очкан болыннарда
Чәчәкләрне кыя чалгылар.
Матурлыктан гына тормый гомер,
Кайчак була кайгы-давыллар.
Тәкъдирләрдә безнең язылганны
Үзгәртерлек көчләр юк җирдә.
Үз баласын танымаган кәккүк
Язмышларын, Ходай, син бирмә.
Берсен-берсе өзелеп сөйгәннәр
Була кайчак Сак-Сок хәлендә.
Бу җырымны кинәт өзсәм дә мин,
Җанда моңы калыр мәңгегә.
Мирһади РАЗОВ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller на Freepik
«Мәйдан» журналы архивыннан
Комментарийлар