Логотип «Мәйдан» журналы

Томрап ага шигырь

Шундый көнем бүген, ташый күңелемнән,Җаннан ташый шигырь елгасы.Өлгералмый каләм, ак кәгазьгә барынНичек кенә җыеп аласы? Ургый-ургый, җырлый-җырлый агаДәрья булып уйлар, фикерләр.Вулкан сыман ка...

Шундый көнем бүген, ташый күңелемнән,
Җаннан ташый шигырь елгасы.
Өлгералмый каләм, ак кәгазьгә барын
Ничек кенә җыеп аласы?
 
Ургый-ургый, җырлый-җырлый ага
Дәрья булып уйлар, фикерләр.
Вулкан сыман кайнар, ярсу алар,
Җилдән җитез, уктан үткеннәр.
 
Хисләремне эчкән шигырь томрап ага
Дулкын ялларына тагылып.
Йөрәгемне куйдым агым уртасына.
Тик арадан бары берсе генә
Йөрәгемә калды абынып.
 
 
 
    Булсаң гел янәшәмдә
 
Җир читенә китәм, – дисең, җаным, –
Синең белән, әгәр син китсәң.
Мин бәхетле булыр идем, – дисең, –
Синең белән бер юлдан үтсәм.
 
Кирәк түгел, иркәм, җир чите дә,
Ил чите дә сөю булганда.
Беребез өчен ныклы терәк булып,
Икенчебез өзелеп торганда.
 
Юлыбыз бер, хисләр уртак чакта
Яшьлек дәрте сүнмәс йөрәктә.
Сүнмәс сөю, сулмас сөю гөле
Беребезгә беребез кирәктә.
 
Тәүге очрашудан гашыйк булып,
Гомерлеккә сине яраттым.
Син булсаң гел әгәр янәшәмдә,
Талмас мәңге очар канатым.
 
Туймас җаным синең карашыңнан,
Туймас җаным синең назыңнан.
Гомер көзләренә ашыкмыйча
Яшик бергә аның язында.
 
Кеше гомере бер саплам
 
Бер саплам җеп. Озын итеп аны
Алып булмый ике сапламлык.
Ул барыбер үз юлында, әгәр
Озын булса, кала буталып.
 
Кеше гомере дә шул бер саплам
Җепне хәтерләтә түгелме?
Ике гомер килми беркемгә дә,
Язмыш саплаган бер гомерне.
 
Каты тартсаң, шартлап өзелергә
Тора гомер җебе, ул бик нечкә.
Шул җеп буйлап кемнәр ничек үтә?
Кеше гомерләре мең төстә.
 
Кылган хата, ялгышулар җепне
Вакытыннан алда кыскарта.
Гомер җебе бары бер саплам бит,
Онытмасак иде бу хакта.
 
 
Ык буенда
 
Ык буенда йөрдем илһам эзләп
Май аеның җылы кичендә.
Ямьнәренә коенып, табигатьнең,
Матур җырлар көйләп эчемнән.
 
Гашыйк булып Мөслим төбәгенең
Әкияттәй гүзәл җиренә.
Мөслим икән, диеп, ямь бирүче
Уйлап куйдым татар иленә.
 
Тырыш халык яши икән монда
Хезмәт сөеп, җирен яратып.
Бик күп төбәкләргә үрнәк булып,
Нурын сибеп, данын таратып.
 
Насыйп булды миңа килеп күрү
Гөлләр иле – бәхет утравын.
Кичләрен дә утлар яктысында
Гөрләп торган матур Ык ярын.
 

Галия ГАЙНЕТДИНОВА


«Мәйдан» № 6, 2022 ел

Комментарийлар