Логотип «Мәйдан» журналы

«Тауга карап тау булмадым...»

Тауга карап тау булмадым,Тауларны тик яраттым.Таудай башны горур тотыпЯшәргә дип җан аттым.Тауга менеп моңнарымны,Җырларымны яңгыраттым.Башкаема сагыш төшсә,Чатыртауда тараттым.Бу тормышның авырлыгынЙ...

Тауга карап тау булмадым,

Тауларны тик яраттым.

Таудай башны горур тотып

Яшәргә дип җан аттым.


Тауга менеп моңнарымны,

Җырларымны яңгыраттым.

Башкаема сагыш төшсә,

Чатыртауда тараттым.


Бу тормышның авырлыгын

Йөгәнләргә тырыштым.


Әй син, дөнья, гүзәл дөнья,

Сине өзелеп яраттым...



Рөстәм ЗАКУАН


Фото: https://ru.freepik.comИзображение от boyarkinamarina

Комментарийлар