Логотип «Мәйдан» журналы

Таң ата…

Таң ата…Нур булып күзләргә куна да,Җыр булып җиһанга тарала…Гšнаһсыз сабыйдай көн туа,Җаныңны хатадан арала…Узышып биешкән энҗеләр –Керфегең очында чык кына…Күзгә күз терәшеп күк белән,Ут биләп кабыны...

Таң ата…
Нур булып күзләргә куна да,
Җыр булып җиһанга тарала…
Гšнаһсыз сабыйдай көн туа,
Җаныңны хатадан арала…
Узышып биешкән энҗеләр –
Керфегең очында чык кына…
Күзгә күз терәшеп күк белән,
Ут биләп кабыныр чак кына…
Таулардан үрмәләп таң туа,
Каршылыйк елмаеп бу көнне!
Күктәге юраулар шикелле,
Бу яшәү башлана бүгенме?!.
Кочаклап үкседем күгемне…
 

Резеда ГОБӘЕВА


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар