Тәлгәш-тәлгәш миләш
Нури Арсланов шигыре.
Миләшләрем минем тәлгәш-тәлгәш,
Оешканнар кызыл мәрҗәннән.
Баш ияләр алар мине күргәч,
Якын алар миңа бар ямьнән.
Тәрәзәмнән карап көндез-кичен,
Сүзсез генә нидер серләшеп,
Җыр чыгара алар минем өчен...
Башка таллар тора көнләшеп.
Миләшләрдән кызлар колагына
Ике бөртек алып тагасы! —
Янсын иде алка булып кына...
Кызык та син адәм баласы! —
Миләшне дә, назлы кызларны да,—
Яратканга бөтен хәятны,—
Гел төшәсең бәхет тозагына.
Бүтәннәргә әллә бу ятмы?
Ят түгел! Бар тормыш кадерен белеп
Яшәүчеләр, Хәйям шикелле:
Аларга җир җәннәт булган кебек,
Алар белән җир дә сөйкемле.
Нури АРСЛАНОВ
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар