Логотип «Мәйдан» журналы

Тагын кердек көзләргә

Уйландыра көзгә кергәчЯфракның сарылары.Әллә соң агачлар шулайСагыштан арынамы? Утлы күмергә охшаганЯфракның кызыллары.Нигәдер кадерлерәк күкГомернең узылганы. Барсына да битараф күкЯфракның...

Уйландыра көзгә кергәч
Яфракның сарылары.
Әллә соң агачлар шулай
Сагыштан арынамы?
 
Утлы күмергә охшаган
Яфракның кызыллары.
Нигәдер кадерлерәк күк
Гомернең узылганы.
 
Барсына да битараф күк
Яфракның яшелләре.
Әллә сагыш-моң дигәнен
Алар соң яшергәнме?
 
Туктаттым да, беркөн шулай
Сорадым ил картыннан:
«Ник моңаеп карыйсың, – дип,
Киткән кошлар артыннан?»
 
– Төгәл генә җавап юктыр,
Җиңел(е)рәген сора.
Яшәгән саен, үткәннәр
Ныгырак сагындыра.
 

Рифкать ИМАЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар